Мәрзия Давытова
Мәрзия Давытова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Mərziyyə Yusif qızı Davudova |
Туган | 8 декабрь 1901 Әстерхан, Россия империясе |
Үлгән | 6 гыйнвар 1962 (60 яшь) Азәрбайҗан ССР |
Күмү урыны | Шәрәфле каберләр аллеясе[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе![]() |
Һөнәре | актриса |
Эш бирүче | Азербайҗан дәүләт академия драма театры |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Аббас-Мирза Шәрифзадә |
Балалар | Фирәнгиз Шәрифова |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() |
Мәрзия Йосыф кызы Давытова-Әдһәмова (әзери. Mərziyyə Davudova) — танылган совет актрисасы, ССРБ халык артисты. Милләтенә килгәндә, аның әстерхан татары[1][2][3] да әзәри дә[4] булуы турында мәгълүматлар бар.
Ул 1901 елда Әстерханда туа. 1917 елда беренче итеп Әстерхан татар драма театры сәхнәсенә аяк баса. Шуннан бирле күпсанлы рольләр башкара. 1920 елда Бакы театры труппасына алына. Азәрбайҗан актеры Аббас-Мирза Шәрифзадәгә кияүгә чыга. Аббас-Мирза әфәнде 1938 елда Сталин золымы корбаны була. Мәрзия ханым берничә тапкыр Азәрбайҗан Югары шурасына депутат булып сайлана. 1962 елның 6 гыйнварында Бакыда вафат булган.
Аның оныгының улы Эльдар Касыймов Евровидение 2011 бәйгесендә җиңү яулый.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Марзия Давудова (Merziyye Davudova)(ингл.) Internet Movie Database сайтында
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Азәрбайҗан сәнгатенә хезмәт иткән татар хатын-кызлары: