Хәмзә Мөхәммәдиев
Википедиядә шундый исемле башка кешеләр турында да мәкаләләр бар. Аларны карау өчен Хәмзә (мәгънәләр) битенә күчегез.
Хәмзә Мөхәммәдиев | |
---|---|
Туган | 2 (15) гыйнвар 1907 Уланский район[d], Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе |
Үлгән | 8 сентябрь 1997 (90 яшь) Новосибирск, Россия |
Күмү урыны | Заельсовски зираты[d] |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | (1943) |
Хәмзә Нурсәлим улы Мөхәммәдиев (1907 елның 2 гыйнвары, Таргын авылы, Казакъстан — 1997 елның 8 сентябре, Новосибирск, Россия) — Үзәк фронтның 13 нче армиясенең 70 нче гвардия укчылар дивизиясенең 205 нче гвардия укчылар полкы взводы командиры ярдәмчесе. Гвардия старшина. Советлар Берлеге каһарманы
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәмзә Мөхәммәдиев 1907 елның 2 гыйнварында Таргын авылында (хәзер Казакъстанның Көнчыгыш-Казакъстан өлкәсе) хезмәткәр гаиләсендә туа. Татар[1]. 1944 елдан СБКФ әгъзасы. Башлангыч белем алган. Кемерово өлкәсендә эшләгән.
Кызыл Армиядә 1928—1929 елларда һәм 1941 елдан бирле. 1943 елның маеннан гамәлдәге армия сафларында.
205 нче гвардия укчылар полкының взводы командиры ярдәмчесе СБКФ әгъзасына кандидат өлкән гвардия сержант Хәмзә Мөхәммәдиев һәлак булган взвод командирын алмаштыра һәм 1943 елның 6 июленнән 15 июленә кадәр барган сугышларда Курск өлкәсенең Самодуровка авылы янында сигез танкка ут төртә.
ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1943 елның 27 августындагы указы белән командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк үтәгәне һәм гвардия өлкән сержанты Хәмзә Мөхәммәдиевка Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә[2].
1945 елда старшина Хәмзә Мөхәммәдиев демобилизацияләнә. Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә сугымчы булып эшли. Новосибирск шәһәрендә яши.
1997 елның 8 сентябрендә вафат була. Новосибирск Зельцово зиратының 72 нче кварталында җирләнгән.
Новосибирскида вокзал магистрале буенча 5 нче номерлы йортта (1968—1990 елларда Хәмзә Мөхәммәдиев яшәгән) мемориаль такта урнаштырылган[3][4].
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1943 — «Батырлык өчен» медале[5];
- 1943 — Ленин ордены;
- 1943 — «Алтын Йолдыз» медале;
- 1985 — 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены[6].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Хамза Мусалимович Мухамадиев / warheroes.ru
- ↑ Мухамадеев Хамза Мурсалимович. Герой Советского Союза (Орден Ленина и медаль «Золотая звезда»)
- ↑ Мухамадиев Хамза Мурсалиевич. Мемориальные доски Новосибирска.. әлеге чыганактан 2018-04-27 архивланды. 2018-04-27 тикшерелгән.
- ↑ О согласовании размещения мемориальной доски, посвященной памяти Мухамадиева Х. Н.
- ↑ Мухамадеев Хамза 1907г.р. Медаль «За отвагу»
- ↑ Мухамадиев Хамза Мусалимович 1907г.р. Орден Отечественной войны I степени
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 15 гыйнвар көнне туганнар
- 1907 елда туганнар
- Көнчыгыш Казакъстан өлкәсендә туганнар
- 8 сентябрь көнне вафатлар
- 1997 елда вафатлар
- Новосибирскида вафатлар
- Советлар Берлеге Каһарманнары
- Ленин ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Pages to import images to Wikidata
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казакъстан Советлар Берлеге Каһарманнары
- Казакъстанда туганнар
- «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүчеләр