Рәсүл Хәмзәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәсүл Хәмзәтов latin yazuında])
Рәсүл Хәмзәтов
Расул Гамзатов.jpg
Туган телдә исем Расул XIамзатов
Туган 8 сентябрь 1923(1923-09-08)
Дагстан
Үлгән 3 ноябрь 2003(2003-11-03) (80 яшь)
Мәскәү, Россия
Милләт авар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия[1]
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре шагыйрь, язучы, публицист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Ата-ана
  • Хәмзәт Цадасы (әти)
Бүләк һәм премияләре ССРБ дәүләт премиясе — Сталин премиясе, 1952, ССРБ дәүләт премиясе — Ленин премиясе, 1963

Commons-logo.svg Рәсүл Хәмзәтов Викиҗыентыкта

Рәсүл Хәмзәт улы Хәмзәтов (авар. Расул XIамзатов; 1923 елның 8 сентябре2003 елның 3 ноябре) — мәшһүр авар шагыйре, язучы, публицист, сәясәт эшлеклесе. Дагстан АССР халык шагыйре. Сталин (1952) һәм Ленин (1963) премияләре лауреаты. 1944 елдан ВКП(б) әгъзасы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсүл Хәмзәтов 1923 елның 8 сентябрендә Дагстан Республикасының Хунзах районына керүче Цада авылында халык шагыйре Гамзат Цадаса (1877-1951) гаиләсендә дөньяга килә. 1939 елда Авар педучилищесын тәмамлый. 1941 елга кадәр авылда укытучы булып эшли, аннары — театрда режиссер ярдәмчесе буларак, газеталарда һәм радиода журналист буларак хезмәт күрсәтә. 1945 елдан 1950 елга кадәр Мәскәүдә А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтында укый.

2003 елның 3 ноябрендә Мәскәүдә Үзәк клиник шифаханәдә вафат була. Махачкалада иске мөселман зиратында, Тарки-Тау тавы итәгендә, хатыны Патимат кабере янында җирләнгән.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче шигырьләрен 1932 елда иҗат итә, 1937 елда басыла башлый. Авар телендә беренче китабы 93 елда чыга. Авар теленә классик һәм заманча әдәбиятны тәрҗемә итә, шулар арасында Пушкин, Лермонтов, Маяковский һәм Есенин.

Расул Гамзатовның күп шигырьләренә җырлар язылган.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Патимат (2000 елда вафат), өч кызы һәм дүрт кыз оныгы.

Атасы 1951 елда вафат, анасы — 1965тә.

Ике олы абыйсы Бөек Ватан сугышында һәлак була.

Кече энесе Гаджи Хәмзәт улы Хәмзәтов — Россия фәннәр академиясе академигы.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Wikiquote-logo.svg
Викиөзек эчендә Расул Гамзатов темасы буенча бит бар
  1. SELIBR — 2013.