Эчтәлеккә күчү

Салават Кусыймов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салават Кусыймов latin yazuında])
Салават Кусыймов
Туган телдә исем баш. Күсимов Салауат Таһир улы
Туган 8 март 1942(1942-03-08) (82 яшь)
Гәнҗә, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Әзербайҗан
Әлма-матер Мәскәү энергетика институты[d]
Һөнәре галим
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Салават Кусыймов (8 март 1942 ел, Кировабад, ССРБ) — Уфа дәүләт авиация техник университеты[1][2] президенты, 1992—2003 елларда Уфа дәүләт авиация техник университеты ректоры, 20032008 елларда Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты[3], Россия галиме, техник фәннәр докторы, профессор.

Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Герое генерал-майор Таһир Кусыймовның улы.

Белеме, гыйльми эшчәнлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү энергетика институтын тәмамлаган (1965), инженер-электрик. Техник фәннәр кандидаты (1971, профессор (1991).

ССРБ-ның уйлап табучысы (1985), Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1998), Россия табигый фәннәр академиясенең (1993), Югары мәктәпнең халыкара фәннәр академиясенең (1994), Петровск фән һәм сәнгать академиясенең (1994), Россия Федерациясенең сыйфат проблемалары Петровск академиясенең (1995)тулы хокуклы әгъзасы, Россия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәге президиумы, Башкортстан Республикасының Фән һәм һөнәри белем бирү буенча дәүләт контроле коллегиясе, Башкортстан Республикасының Президент советы әгъзасы, Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай Рәисе урынбасары, Вәкиллек палатасы депутаты. «Хөрмәт билгесе» ордены (1985), медальләр белән бүләкләнгән.

1965—1967 елларда — «Башкирэнерго» берләшмәсе инженеры; 1970—1974 елларда — Уфа авиация институтында (Уфа дәүләт авиация техник университетында): ассистент, өлкән укытучы, «Электротехниканың теоретик нигезләре» кафедрасы доценты; Б19741981 елларда — «Электр машиналары һәм аппаратлары» кафедрасы мөдире, «Электротехниканың теоретик нигезләре» кафедрасы мөдире, укыту эше буенча проректор, 1992 елдан — ректор.

Катлаулы техник объектлар, оптика-механика системалары, адаптив лазер оптикасы белән идарә итү өлкәсе белгече. Көчле лазер нурланышының параметрлары белән идарә итүнең фәнни юнәлешенә нигез салучы. Фәнни тикшеренүләре нәтиҗәләре аэрокосмос сәнәгатендә кулланыла.

Салават Кусыймов 98 авторлык танытмасына һәм патентына ия. Аның җитәкчелегендә җиде кандидатлык диссертациясе яклана.

"Бердәм Россия" бөтенрусия сәяси фиркасе әгъзасе.

Кусыймов Салават Таһир улы — 200-дән артык басма хезмәт, шул исәптән 3 монография авторы.

С. Кусыймов «Җиһанда кулланылган оптик системаларда модельләр һәм сурәтләрне эшкәртү». М.: наука, 1991. (автордаш).

С. Кусыймов «Автоматлаштырылган идарә итү системасының һәм аларның элементларының модельләре». М.: Машиналар эшләү, 2003 (автордаш).

«Авиациядә нейрокомпьютерлар». Мөхәррире: Владимир Васильев, Барый Ильясов, Салават Кусыймов. Издательство: Радиотехника ISBN 5-93108-055-0; 2004 г.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Хөрмәт билгесе» ордены (1985)
  • «Хезмәт фидакарьлеге өчен» медале (1981)
  • ССРБ ВДНХ-сының алтын, көмеш һәм бронза медальләре
  • Россия Федерациясе югары профессиональ белем бирүнең мактаулы хезмәткәре
  • Башкортстан Республикасының Мактаулы Грамотасы
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе
  • Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы

Өйләнгән, хатыны профессор, театр белгече, театр эшлеклесе Кусыймова Суфия Гыйльман кызы

Бер ул үстергәннәр.