Валерий Шатерников

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Валерий Шатерников latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of the Soviet Union.svg СССР
Туу датасы 8 март 1930(1930-03-08)
Туу урыны Мәскәү, СССР
Үлем датасы 8 гыйнвар 1986(1986-01-08) (55 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Һөнәр төре тереклек химиясе, физиялугия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә профессор
Академик дәрәҗә биология фәннәре докторы[d]

Шатерников Валерий Андреевич (1930—1986) — ССРБ галим-биохимигы һәм физиологы, биология фәннәре докторы (1970), профессор (1973), ССРБ ФА әгъза-корреспонденты (1980). ССРБ ФА Туклану институты директоры (1978-1983).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Валерий Андреевич Шатерников 1930 елның 8 мартында Мәскәүдә туган.

1948-1953 елларда Мәскәү дәүләт университетының биология факультетында укый.

1953 елдан 1960 елга кадәр Биофизика фәнни-тикшеренү институты гыйльми-тикшеренү эшендә кече тикшеренүче һәм ординатор сыйфатында. 1960 елдан алып 1962 елга кадәр фәнни эшләр буенча спортның медицина-биология проблемаларның Үзәк фәнни-тикшеренү институтында өлкән тикшеренүче сыйфатында эшли.

1960 елдан 1966 елга кадәр һәм 1978 елдан 1986 елга кадәр ССРБ ФА туклану институтының гыйльми-тикшеренү эшендә клиник-биохимик лаборатория мөдире, 1978 елдан 1983 елга кадәр — бу гыйльми-тикшеренү институтының директоры, 1983 елдан алып — 1986 елга кадәр аш сеңдерүнең физиология һәм биохимия лабораториясе мөдире. 1966 елдан алып 1978 елга кадәр Л.А.Тарасевич исемендәге медицина һәм биология препаратларын стандартлаштыру һәм контрольда тоту Дәүләт фәнни-тикшеренү институтында фәнни абыну бу институтның директоры урынбасары булып эшли[1].

Гыйльми-педагогик эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В. А. Шатерников төп гыйльми-педагогик эшмәкәрлеге биохимия һәм физиология, атеросклерозны, постгастрорезекцион катлауланулар, хроник панкреатит, ашказаны асты бизен диагностикалау һәм дәвалау, өлкәсендәге мәсьәләләр белән бәйле. В. А. Шатерников ашказаны асты бизендә ферментларын һәм ашказаны асты бизенең ферментлы дару препаратларын аларның составында файдаланганда бәяләү критерийлары өлкәсендә эзләнү белән шөгыльләнә. В. А. Шатерников Бөтен Союз һәм берничә чит ил биохимиклары җәмгыяте президиумы әгъзасы булып тора.

1958 елда биология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, «Влияние рентгеновского облучения на всасывание гликокола в тонком кишечнике» темасына диссертация яклый, 1970 елда биология фәннәре докторы дәрәҗәсенә «Исследование ферментов поджелудочной железы и их ингибиторов в норме и при ряде заболеваний органов пищеварительного тракта» темасына диссертация яклый, 1973 елда ул гыйльми профессор исеме бирелә. 1980 елда ССРБ ФА әгъза-корреспонденты итеп сайлана. В. А. Шатерников җитәкчелегендә йөз дә җитмештән артык фәнни хезмәт, шул исәптән монографияләр языла, ул Зур медицина энциклопедиясенең «Питание» мөхәрририят бүлегенең җаваплы мөхәррир урынбасары һәм «Вопросы питания» фәнни-гамәли журналының баш мөхәррире була[1].

1986 елның 8 гыйнварында Мәскәүдә вафат була.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Актуальные проблемы гигиены питания : (Тез. докл.) 28-30 сент. 1981 г. / [Гл. ред. В. А. Шатерников]. - Тбилиси : Б. и., 1981. - 216 с.
  • Михаил Николаевич Шатерников, 1870—1939 / В. А. Шатерников, Л. Е. Горелова. - М. : Наука, 1982. - 144 с.
  • Актуальные проблемы науки о питании / В. А. Шатерников. - М. : Центр междунар. проектов ГКНТ, 1984. - 24 с.
  • Микотоксины иммунитет, иммунологические методы исследования / В. А. Шатерников, И. Н. Марокко. - М. : Центр междунар. проектов ГКНТ, 1984. - 26 с.
  • "...От семи недуг" : [О рацион. питании] / В. А. Шатерников. - М. : Сов. Россия, 1986. - 79 с.
  • Как правильно питаться / И. М. Скурихин, В. А. Шатерников. - 2-е изд., перераб. и доп. - Москва : Агропромиздат, 1986. - 256 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 . — Т. 27.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Большая медицинская энциклопедия / гл. ред. Б.В. Петровский - 3-е изд. - М.: Советская энциклопедия, 1986. - Т.26. - 576 с.
  • Физиологические науки в СССР: становление, развитие, перспективы / Н. А. Агаджанян, Ю. П. Голиков, Т. И. Грекова и др.; Редкол.: Н. П. Бехтерева (отв. ред.) и др.; Предисл. Н. П. Бехтеревой; АН СССР, Отд-ние физиологии. - Л. : Наука : Ленингр. отд-ние, 1988. - 479 с. — ISBN 5-02-025630-7
  • 400 биографий ученых : О сер. "Науч.-биогр. лит.", 1959—1986 : Библиогр. справ. / З. К. Соколовская; Отв. ред. А. Я. Яншин [АН СССР]. - М. : Наука, 1988. — 509 с. — ISBN 5-02-001369-2