Василий Осипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Осипов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Василий Осипов
Туган 1912
Кулай вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 8 март 1944(1944-03-08)
Подволочиск районы[d], Тернополь өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Күмү урыны Подволочиск[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Commons-logo.svg Василий Осипов Викиҗыентыкта

Васили Осипов (рус. Василий Иванович Осипов, 1912, Кулай вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе8 март 1944(1944-03-08), Подволочиск районы[d], Тернополь өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР) — Советлар Берлеге каһарманы (1943).

Сугыш хәрәкәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Курск дугасындагы сугышта җиңгәннән соң, Совет гаскәрләренең актив һөҗүмгә күчә. Алар Украинага аяк басалар һәм оккупацияләнгән районнарны бер-бер артлы азат иттәләр. Василий Осипов та шушы солдатлар арасында була, Деснага һөҗүм итәргә әзерләнүче сугышчылар арасында. Елга кичү өчен тар, ләкин немецлар аның көнбатыш ярын ныгыталар һәм сугышка үзләренең резерв көчләр тартып китерәләр.[1]:

Осипов Десна аркылы 11 сентябрьдә, иртәнге томаннан файдаланып, укчылар отряды белән чыга. Көймәдән төшеп, гитлерчыларның алгы постларын туздырыл ташлагач, сугышчылар окоплар казып позициягә урнашалар. Озакламый җил иртәнге томанны таратса да, полк подразделениеләре елганы кичүләрен дәвам итәләр. Полк икенче көнне фашистларны яр буеннан чигенергә мәҗбүр итә һәм аны елгадан ерак булмаган авылда һөҗүм ясый. Осипов үзенең штурм группасы белән ишек аллары һәм бакчалар аша авылның үзәгенә барып җитеп, гранаталар ярдәмендә немец пулеметларын тынарга мәҗбүр итәләр. Десна буенда көрәш берничә тәүлеккә сузыла. Совет частьлары көн саен дошманның танклары һәм пехотасының бишәр-җидешәр контратакасын кире кайтаралар. Фашистларның 15—20 самолеттан торган группалары күперләрне һәм совет подразделениеләре позицияләрен өзлексез бомбага тоталар.

Осипов хезмәт иткән полк һөҗүм итә торган юнәлештә Десна белән Днепр арасы ерак түгел иде. Ләкин укчылар бу бөек елгага тик 22 сентябрьдә генә барып җиттеләр. 23 сентябрь көнне Осипов десант отряды белән Днепрның уң як ярына чыга. Ярга аяк басу белән, взвод командиры сугышчыларны немецлар траншеясына таба алып китә. Сугышчылар траншеягә барып җитеп, кул сугышы башлана. Осиповка пуля тия, тик ул яндагы траншеягә граната ыргыта һәм взвод командирының, «алга» дигән тавышын ишетеп, траншея буйлап алга йөгерә. Сугыш беренче траншеядән икенчесенә күчте, һәм ул траншея да алына. Аннары немецлар контрһөҗүмгә күчә. Әмма яңа подразделениеләрнең елганы уңышлы кичүләре совет сугышчыларын һәлакәттән коткара. Немецлар, яр буендагы обороналарының өзелгән урынын ялгарга ашыгып, анда броневикларын, автомашиналарга төялгән пехоталарын китерәләр. Ләкин елганы кичкән совет частьларының да саны артканнан-арта бара. Бер көн үткәч, немецларны Припять елгасы тамагына алып ташлыйлар һәм, Киевка һөҗүм итәргә әзерләнеп, партизаннар ядәмендә плацдармны киңәйтәләр. Шушы плацдармны киңәйтү сугышларының берсендә Василий Осипов һәлак була.[2][3]

Хат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елның көзендә Совет гаскәрләре, Днепрдагы сугышлардан соң немец гаскәрләрен куып, көнбатышка таба хәрәкәт итәләр.

Полк командиры Татарстанның Питрәч районында яшәүче Осиповларга улларының һәлак булуы һәм аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында хәбәр итә. Сугышның өч елы эчендә Иван Ефимович һәм Анисья Сидоровна өченче улларын югалталар. Шуннан алда гына алар Василийга абыйсы Афанасийның һәлак булуы турында язганнар һәм аңардан Курск янындагы сугышларда фашистлардан Афанасий өчен үч алуы хакында язган хатын алган булалар. «Соңгы сугышта көчемне кызганмый сугыштым, сөекле абыемны үтергән өчен гитлерчыларны дистәләп кырдым», - дигән ул. Бу - Василийдан туган якларга килгән соңгы хат була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. Вершигора П. П., Зеболов В. А. Партизанские рейды (из истории партизанского движения в годы Великой Отечественной войны в Советском Союзе, 1941—1945 гг.). — Кишинёв: Штиинца, 1962. — С. 59.
  2. Э. Манштейн. Утерянные победы. Москва. АСТ 2002.
  3. Hero of the Soviet Union medal.png  Василий Осипов «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә