Руя Садат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Руя Садат latin yazuında])
Руя Садат
Туган телдә исем пушту رویا سادات
Туган 8 март 1983(1983-03-08) (41 яшь)
Һәрат, Әфганстан[1]
Ватандашлыгы  Әфганстан
Әлма-матер Университет города Герат[d]
Һөнәре кинопродюсер, кинорежиссёр, кинематографист, сценаричы
Кардәшләр Alka Sadat[d]

 Руя Садат Викиҗыентыкта

Руя Садат (перс. رویا سادات;[2][3] 1981, Герат, Әфганстан) — әфган кинорежиссёры һәм кинопродюсер. Ул талиблардан соңгы чорда хатын-кызларга карата газелсезлек һәм чикләүләр темасына нәфис һәм документаль фильмнар төшерергә җөрьәт иткән афган кинематографиясе тарихында беренче хатын-кыз-режиссёр. Талиблар режимы колатылганнан соң ул үзенең тулы метражлы беренче «Өч нокта» фильмын төшерә[4][5], аның өчен шактый наградаларга лаек була[6]. Руя Садат 2003 елда сеңлесе Алка белән Руя Кино Йортына нигез сала, аның башлангычы астында 30 дан артык документаль һәм нәфис фильм чыгарыла башлый[7][8].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Руя Садат әфган шәһәре Гератта[4] 1981 елда совет-әфган сугышы вакытында туган. Ул Герат шәһәрендә Университетта политология һәм хокук өйрәнә һәм 2005 елда сәнгать бакалавры дәрәҗәсе ала. 2006 елда Садат Пусанда Азия академиясында кинорежиссура курсында укый[9]. Аның яшлеге елларында Әфганстанда талиблар хаким итә, һәм хатын-кызларга белем алу тыела. Ул һәм аның биш кыз туганы әнисе җитәкчелегендә йорт белеме ала. Руя үз аллы укый, фарсы телләрендә тәрҗемәдә Син Филдның китапларын укып белем ала[4]. Аны фильмнар җитештерү сәнгате нык арбый, әммә талиблар режимы вакытында репрессив атмосфераны исәпкә алып, ул пьесалар һәм фильмнар өчен сценарийлар яза[10][11]. 1999 елда, талиблар идарәсе вакытында ук ул әфган хатын-кызлары төркеме оештырган театрда кую өчен пьеса яза[12]. Талиблар режимы колатылганнан соң Садат фильмнар төшерә башлый, һәм аның продюсер һәм режиссёр чиратындагы беренче фильмы тулы метражлы «Өч нокта» картинасы була, ул Әфганстанда «Күп нокта» кебек билгеле[13][4]. Ул бу фильмны санлы видеоформатта кәмендә ике атна эчендә төшерә. Фильм көнбатыш тамашачысына Әфганстанда хатын-кызларның хәле турында күзаллау бирә[4]. Анда төп рольне актёрлык белеме булмаган Гөл Афроз уйный. Ире һәм аның гаилә әгъзалары Арфрозга фильмда төшергә камачауларга маташкач, ул үзенә кул салу белән яный[4]. «Өч нокта» бөтен дөньяда сокланулы бәя ала[14].

Садатның беренче тулы метражлы фильмына кадәр булган «Усама» документаль тасмасы өчен әфган режиссеры һәм продюсеры Сиддик Бармак аңа 2000 доллар түли, шулай ук аны ике кыска метражлы фильм һәм япон телевидениесында эшләр өчен сценарий язарга яллый[4]. Ул «Өч, ике, бер» документаль фильмын төшерүдә катнаша, бу фильм әфган хатын-кызлары арасындагы наданлык турында сөйли, фильмны сеңлесе Алка төшерә. Фильм 2007 елда әфган парламентында хатын-кыз белеме мәсьәләсе буенча законнар кабул ителү чикләрендә күрсәтелергә тиеш була.

«Тарала уен» нәфис фильмы Азия хатын-кыз IAWRT кинофестивалендә 2011 елда күрсәтелә, анда үзеннән артык зур яшьтәге иргә кияүгә чыккан 17 яшьлек кызның михнәтләре турында сөйләнелә. Ул шулай ук Кабулда кеше хокукларына багышланган Беренче көзге кинофестивалдә демонстрацияләнә, һәм тамашачыларның югары бәясен ала[15]. Үзенең эшләрендә һәм музыка белән башка кино җитештерү өлкәләрендә Садат гадәттә сценарийчы, режиссёр, актриса сыйфатында чыгыш ясый. 2007 елда Руя Садат Tolo TV әфган телевидениесендә популяр «Бу йортның серләре» мелодрамасы өстендә эшли, ул 50 сериядан тора һәм Әфганстанда көндәлек тормошто сүрәтли.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 حوار مع رؤيا سادات، المخرجة الأحدث سناً في أفغانستان:"عرض الواقع بدلاً من تمثيله" // Qantara.de — 2005.
  2. Nili, Hadiنام رویا سادات در فهرست 'زنان شجاع' وزارت خارجه آمریکا.BBC Persian(24 марта 2018).Дата обращения: 17 марта 2021.
  3. Meet the 2018 International #WomenofCourage.Государственный департамент США(21 марта 2018).Дата обращения: 17 марта 2021.Архивировано 22 марта 2018.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 Graham, 2010
  5. Nagarajan, Saraswathy. Voice of the silenced (17 декабря 2014). 17 марта 2021 тикшерелде.
  6. Nawa, Fariba New Voices New Afghanistan. Aramco World(2007).Дата обращения: 17 марта 2021.
  7. Roya Sadat: 'She even changed her name to Sohrab, a boy's name'(4 мая 2014).Дата обращения: 17 марта 2021.
  8. International Jury.Roya Sadat. International Film Festival of Kerala 2015. Дата обращения: 17 марта 2021.
  9. Roya Sadat: 'She even changed her name to Sohrab, a boy's name'(4 мая 2014).Дата обращения: 17 марта 2021.
  10. Roya Sadat: 'She even changed her name to Sohrab, a boy's name'(4 мая 2014).Дата обращения: 17 марта 2021.
  11. Ways Of Seeing: Rhetoric And Reality Report on the 7th IAWRT Asian Women's Film Festival, Seminar and Exhibitions India International Centre, New Delhi March 5, 7 and 8, 2011(pdf). The Network of Women in Media, India(2011).Дата обращения: 17 марта 2021.
  12. International Jury.Roya Sadat. International Film Festival of Kerala 2015.Дата обращения: 17 марта 2021.
  13. Roya Sadat: 'She even changed her name to Sohrab, a boy's name'(4 мая 2014).Дата обращения: 17 марта 2021.
  14. International Jury.Roya Sadat. International Film Festival of Kerala 2015.Дата обращения: 17 марта 2021.
  15. They question with their camera.