Рональд Рейган

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Рональд Рейган
Official Portrait of President Reagan 1981.jpg
Туган телдә исем Ronald Wilson Reagan
Туган 6 февраль 1911(1911-02-06)
Тампико, Иллинойс, АКШ
Үлгән 5 июнь 2004(2004-06-05) (93 яшь)
Лос-Анджелес, Калифорния, АКШ
Үлем сәбәбе Пневмония һәм Альцһеймер авыруы
Яшәү җире Rancho del Cielo[d]
Ватандашлыгы Flag of the United States.svg Америка Кушма Штатлары
Альма-матер Диксонская старшая школа[d] һәм Колледж Эврики[d]
Һөнәре сәясәтче, актер
Сәяси фирка AQŞ Respublika firqäse һәм AQŞ Demokratik firqäse
Җефет 1) Джейн Уайман
2) Нэнси Рейган
Балалар уллары: Маурин, Пэти һәм Рон
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы
Ronald Reagan Signature2.svg
Рональд Рейган Викиҗыентыкта

Ро́нальд Ре́йган (инг. Ronald Wilson Reagan; 1911 елның 6 феврале2004 елның 5 июне) — АКШ сәясәтчесе, илнең 40 нчы президенты (19811989 еллар), Республикан фиркасе әгъзасы. Калифорния штатының 33 нче губернаторы (19671975).

Рональд Рейган АКШның иң популяр президентларыннан санала[1].

1930 елларда Лос-Анджелеска килеп, актерлык карьерасын башлый. Соңрак General Electric ширкәтендә сәяси эшчәнлегенә керешә. Башта АКШның Демократик фиркасендә әгъза булса, 1962 елда исә Республикан фиркасенә керә. 1966 һәм 1970 елларда Калифорния штаты губернаторы сайлауларында җиңү яулый.

1968 һәм 1976 елларда АКШ президенты вазифасына намзәтлек кыла, ләкин фирка эчендә сайлауларда җиңелә. 1980 елда рәсми төстә Республикан фиркасеннән президентлыкка кандидат була. Сайлауларда ул җиңә. 1981 елда аның гомеренә уңышсыз һөҗүм ясала. Байтак сәяси һәм икътисади реформалар инициаторы була.

1985 елда кабат сайланганда Американың 49 штаты аны хуплап тавыш бирә[2]. Икенче срокта, беренчедән аермалы буларак, СССР белән уртак тел табуга омтыла. Рональд Рейган берничә мәртәбә Советлар Берлегендә була һәм дистәләрчә тапкыр Михаил Горбачев белән очраша.

1994 елда аның Альцһеймер чире белән авырганы билгеле булгач, Рейган халык алдына бик чыкмый башлады. Әлеге авырудан ул 2004 елда вафат булды [3].

Фотосурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]