Джимми Картер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Джеймс Эрл Картер-кече
James E. Carter - portrait.jpg
Туган телдә исем James Earl Carter, Jr.
Туган 1 октябрь 1924(1924-10-01) (92 яшь)
Плэйнз, Джорджия, АКШ
Ватандашлыгы АКШ байрагы АКШ
Альма-матер Georgia Southwestern State University[d], Технологический институт Джорджии[d], Военно-морская академия США[d] һәм Юнион-колледж[d]
Һөнәре сәясәтче
Эш бирүче Университет Эмори[d]
Сәяси фирка AQŞ Demokratik firqäse
Җефет Розалин Картер
Ата-ана
  • Джеймс Эрл Картер (әти)
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы
Бүләк һәм мөкәфәтләре Нобель премиясе — 2002 Тынычлык өчен Нобель премиясе (2002 ел)
JimmyCarterSignature commons.png
Джеймс Эрл Картер-кече Викиҗыентыкта

Джи́мми Ка́ртер (ингл. Jimmy Carter), тулы исеме Джеймс Эрл Картер-кече (ингл. James Earl Carter Jr.) — АКШ сәясәтчесе, илнең 39 нчы президенты (19771981). АКШның Демократик фиркасе вәкиле.

1924 елның 1 октябрендә фермер гаиләсендә туа. Бала чагыннан баптизм яклы. Джорджия штатындагы Технологик институтны һәм Хәрби диңгез академиясен тәмамлый. 7 ел су асты көймәсендә офицер булып хезмәт итә.

1962 һәм 1964 елларда Джорджия штаты сенатына сайлана. Шул ук штатның губернаторы вазифасына да тәкъдим ителә, ләкин 1966 ел сайлауларында җиңелә. 1970 елда исә ул бу вазифага сайлана. 1976 елда Джимми Картер Демократик фирка тарафыннан президент мөддәтенә тәкъдим ителә һәм бу вазифага 1977 елда керешә.

Президент буларак Джимми Картер либерал-демократик реформалар үткәргән. Тышкы сәясәттә дә активлык күрсәткән. Мәсәлән, Совет гаскәрләренең Әфганстанга керүен ул «халыкара канунны һәм БМО хартиясен тупас рәвештә бозу» дип атаган[1].

Президентлыктан соң да актив эшчәнлек алып бара[2][3].

2002 елда, президент вазифасыннан киткәннән соң ике дистә ел үткәч, аңа Тынычлык өчен Нобель премиясе бирелде[4]. TED конференциясендә чыгыш ясаганы бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Джеральд Форд
АКШ президенты
19771981
Аннары:
Рональд Рейган