Джордж Вашингтон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Джордж Вашингтон latin yazuında])
Джордж Вашингтон
Туган телдә исем George Washington
Туган 22 февраль 1732(1732-02-22)
Бриджс-Крик, Виргиния
Үлгән 14 декабрь 1799(1799-12-14) (67 яшь)
Маунт-Вернон, Виргиния
Үлем сәбәбе epiglottitis[d][1]
Күмү урыны Washington's Tomb[d][2][3][4][…]
Яшәгән урын Филаделфия
Вестморленд
Нью-Йорк
Маунт-Вернон[d]
Милләт америкалы
Ватандашлыгы  Бөекбритания короллеге[d]
Америка Кушма Штатлары
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка бәйсез[d]
Җефет Марта Вашингтон[d][5]
Ата-ана
Кардәшләр Бетти Вашингтон Льюис[d][6], Сэмюэл Вашингтон[d][6], Джон Огастин Вашингтон[d][6], Чарльз Вашингтон[d], Милдред Вашингтон[d], Butler Washington[d], Лоуренс Вашингтон[d], Огастин Вашингтон[d] һәм Jane Washington[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар АКШ бәйсезлеге өчен сугыш, Филаделфия кампаниясе[d], Французларга һәм индейцларга каршы сугыш[d], Бостон кампаниясе[d], Форт-Несессити бәрелеше[d], Нью-Йорк һәм Нью-Җерсидәге кампания[d], Төньяк-көнчыгыш индей сугышы[d], Экспедиция Брэддока[d], Мононгаһела бәрелеше[d], Грейт-Мидоуз алышы[d] һәм Йорктаун кампаниясе[d]
Бүләк һәм премияләре Конгрессның Алтын Медале, Конгресстан Рәхмәт
Хәрби дәрәҗә генерал-майор[d], генерал-лейтенант[d], АКШ армияләре генералы[d] һәм полковник

 Джордж Вашингтон Викиҗыентыкта

Джордж Ва́шингтон (ингл. George Washington; 22 февраль 1732, Бриджс-Крик, Виргиния — 14 декабрь 1799, Маунт-Вернон, Виргиния) — Америка дәүләт эшлеклесе, АКШ-ның беренче президенты, Континенталь гәскәр башидарәчесе, АКШ азатлыгы өчен сугышта катнашучы, АКШ президентлык институтын төзүче.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джордж Вашингтон 1732 елның февра­лендә дөньяга килгән.

12 яшеннән җир үл­чәүче булып эшли башлый. Хәрби хезмәт үтә.

Америка колонияләрен азат итү өчен Бөекбританиягә каршы оешкан континенталь армия белән җитәкчелек итә.

Американың беренче Президенты була, икенче срокка да сайлана.

1775 елда Континенталь конгресс Вашингтонны Америка революцион гаскәре башлыгы итеп билгели. Бостонны камаудан алып 1781 елда британ гаскәре Йоклауда җиңелүенә кадәр ул Континенталь гаскәр башында тора. 1783 елда, сугыш тәмамланып, Париж килешүе Кушма Штатларның үзаллылыгын таныгач, Вашингтон шәхси тормышына әйләнеп кайта һәм үзенең Маунт-Веронадагы өязендә яши башлый.

1787 елда Филадельфиядә үтә торган Конституцион җыелышта Кушма Штатлар Конституциясен төзүдә катнаша. 1789 елдан ул Кушма Штатларның президенты вазифасын били. Ул Британия һәм Франция арасында барган сугыш аркасында җәпләкәле дөньяда авырлыкларга каршы тора алырлык көчлә дәүләт булдырырга тырыша. 1793 елда нейтральлек игълан итүе чит ил бәрелешләренә җәлеп ителмәскә мөмкинлек бирә. 1795 елда Британия белән Джей килешүе дип исемләнгән килешү төзелүе ике ил арасында сәүдә үсешүенә булышлык итә. Рәсми рәвештә бер фиркагә дә кермәсә дә, Вашингтон федералистлар фиркасе тәкъдим иткән программаларны яклап чыга. Шулай, бу фирка кушуы белән милли банк булдырыла, салып системасы яйга салына һәм башка финанс мәсьәләләр хәл ителә. Вашингтонның саубуллашу мөрәҗәгате Американың киләсе сәясәтенә зур йогынты ясый.

Өченче тапкыр сайланудан баш тарта [8].

1799 елда үзенең биләмәләрен карап йөргәндә, карлы яңгыр астында калып, суык тидерә һәм озак та тормый, шул өзлегүдән вафат була. Аны җирләгән вакытта генерал Генри Микән телмәрендә әйтеп үтелүенчә, Вашингтон «сугыш вакынтында — тәүгеләрдән, тынычлык вакытында — тәүгеләрдән һәм якташларының йөрәгендә — тәүгеләрдән».

Джордж Вашингтон күренекле хәрби җитәкче һәм сәясәтче булу белән бергә, илдә аның кешелек сыйфатлары турында да бик күп тарихлар яши. Шуларның берсендә аның бала чагындагы чия тарихы телгә алына. Аңа караганда, әтисе Джорджка уенчык балта бүләк итә. Малай аның белән әтисенең яраткан чия агачын кисә. Атасы, ачуланып, гаеплене эзли башлагач, малай: «Мин алдаша белмим, агачны мин кистем», — дип җавап бирә. Бу аның туры сүзле, намуслы булуы турында сөйли[9].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://gwpapers.virginia.edu/history/articles/illness/Washington Papers.
  2. 2,0 2,1 https://www.mountvernon.org/the-estate-gardens/location/washington-tomb
  3. 3,0 3,1 OpenStreetMap — 2004.
  4. 4,0 4,1 Geographic Names Information System
  5. Lundy D. R. The Peerage
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 Kindred Britain
  7. 7,0 7,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #11876439X // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  8. Кызыл тан, archived from the original on 2016-04-23, retrieved 2016-02-20 
  9. Кызыл тан, archived from the original on 2016-04-23, retrieved 2016-02-20