Ширин Эбади

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ширин Эбади latin yazuında])
фар. شیر
Сурәт
Имза
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Иран
Туу датасы 21 июнь 1947(1947-06-21)[2][3][4][…] (76 яшь)
Туу урыны Һәмәдан, Иран
Һөнәр төре хөкемче, язучы, хокук яклаучысы, антивоенный активист, адвокат, борец за права женщин, сәясәтче, хокук белгече
Эш урыны Тәһран үнивирситите[d]
Башкарган вазыйфа хөкемче[d]
Әлма-матер Тәһран үнивирситите[d]
Катнашучы Dialogue for Catalonia[d]
Әгъзалык Nobel Women's Initiative[d][5]
Бүләкләр
 Ширин Эбади Викиҗыентыкта

Ширин Эбади (фарс. شیرین عبادی — Širin Ebâdi; 21 июнь 1947 ел) — Иран хокук яклаучысы, юрист. Профессор Торолф Рафто истәлеге премиясе лауреаты (2001), «демократия һәм кеше хокуклары, аеруча Иранда хатын-кызлар һәм балалар хокуклары өчен көрәшкә керткән өлеше өчен» тынычлык буенча Нобель премиясе лауреаты (2003).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ширин Эбади Хамадан шәһәрендә аның элекке баш нотариусы, сәүдәгәрлек хокукы профессоры Мөхәммәт Али Эбади гаиләсендә туа. Британника буенча[7], Ширин Эбади иран чыгышлы. Нобель лекциясендә милли чыгышы турында ул болай әйткән: «Мин — иран. Мин — Бөек Кир токымыннан[8]».

Тәһран университетының хокук факультетын тәмамлый (1969), ярты ел тәҗрибә үткәч, судья була. 1971 елда диссертация яклый, ә 1975 елда Иранда урындагы суд (Тәһранның шәһәр суды) җитәкчесе итеп куелган беренче хатын-кыз була. Әммә Ирандагы ислам инкыйлабыннан соң ул, хөкем системасындагы башка хатын-кызлар кебек, хөкем секретаре вазифасына күчерелә, чөнки хөкүмәткә килгән исламчылар фикеренчә, ирләр мәҗбүри үтәргә тиешле карарларны хатын-кызлар чыгарырга тиеш түгел. Эбади отставкага китә һәм 10 елдан артык үзенең юридик специальносте буенча эшли алмый. 1993 елда гына ул юридик консультация ачырга рөхсәт ала. 1980 нче елларда Эбади башлыча китаплар һәм мәкаләләр яза, алар аны Иранда чагыштырмача билгеле итә.

Хокук яклау эшмәкәрлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 елларда Эбадига Тәһран университетында уку форсаты чыга. Ул шул чорда Иран җәмгыятендә уртача либераль тенденцияләрнең көчәюенә этәргеч ясый. Ә Иранның иҗтимагый тормышында хатын-кызлар ролен арттыру буенча агитациясе 1997 елда президент сайлауда Мөхәммәт Хатаминың җиңүе өчен уңайлы була.

Адвокат сыйфатында Эбади 1990 нчы еллардагы Иранның мөһим хөкем процессларында катнаша. Мәсәлән, ул оппозицияда торган Иран интеллигенциясе вәкилләренең үтерелүе буенча берничә эштә һәлак булганнарның мәнфәгатен яклаучы була. Шушындый процесларның һәркайсында 2000 елда Эбади Иранның консерватив дини лидерлары ягыннан Хатами яклы сәясәтчеләрне үтертүгә заказлар ясалуы турында шаһит Әмир Фәрхәд Ибраһиминың видеоязмаларын күрсәтә. Бу дәлилләрне халыкка билгеле иткәне өчен Эбадины 5 елга төрмәгә ябу турында хөкем карары чыгарыла (соңыннан карар көченнән чыгарыла). Эбади шулай ук Иран гәҗитләрен тыю турындагы эшләрне карый, эзәрлекләнгән Бахаи динен тотучыларны яклый.

Ширин Эбади Иранның ике хокук яклау оешмасын оештыра һәм аларның җитәкчесе була. Бу оешмалар — Иран бала хокукларын яклау җәмгыяте һәм Хокук яклау үзәге.

Эбадига Нобель премиясе бирелүе турындагы яңылыкка (2003) Иранда мөнәсәбәт ике төрле була. Иран җәмәгәтчелеге бу яңалыкны кайнар хуплый, дигән хәбәрләр тарала[9]. Шул ук вакытта Иран президенты Хатами бик тыйнак сөйләм белән чыгыш ясый, сөйләүеннән аңлашылуынча, тынычлык буенча Нобель премиясе — күп җәһәттән теге яки бу илгә сәяси басым ясау коралы ул.

Лауреатлыгы турында белдерелгәч, Эбади үзенең чыгышларында ислам диненә тугры булуын һәм илсөярлеген аерым билгеләп була. Ул чит дәүләтләрнең Иран эшләренә кысылуына каршы булуын белдерә, Иранда кеше хокуклары өчен көрәшне ираннар үзләре алып барырга тиешлеген билгели[10]. Эбади шулай ук Иран үзәк программасын да яклап чыга[11].

2009 елның ноябрендә Иран хакимияте хокук яклаучының Нобель премиясе медален һәм дипломын тартып ала[12][13].

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эбадиның инглиз телендәге китаплары:

  • «Бала хокуклары. Иранда бала хокукларының хокуки якларын карау» (ингл. The Rights of the Child. A Study of Legal Aspects of Children's Rights in Iran; Тегеран, 1994),
  • «Иранда кеше хокуклары тарихы» (ингл. History and Documentation of Human Rights in Iran Нью-Йорк, 2000),
  • «Иран уяна: Ихтилал һәм өмет турында таныклык» (ингл. Iran Awakening: A Memoir of Revolution and Hope; Нью-Йорк, 2006).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Эбади көнбатышның күп университетларының, шул исәптән Торонто, Британ Колумбиясе, Йорк, Австралия католик университетларының мактаулы докторы.
  • 2003 елда Ширин Эбадига тынычлык буенча Нобель премиясе бирелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. Internet Movie Database — 1990.
  3. FemBio database
  4. Брокгауз энциклопедиясе / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  5. https://nobelwomensinitiative.org/laureate/
  6. https://www.nobelprize.org/nobel_prizes/about/amounts/
  7. Britannica. Shirin-Ebadi. «Ebadi was born into an educated Iranian family»
  8. Shirin Ebadi’s Nobel lecture. I am an Iranian. A descendent of Cyrus The Great. The very emperor who proclaimed at the pinnacle of power 2500 years ago that „… he would not reign over the people if they did not wish it.“ And [he] promised not to force any person to change his religion and faith and guaranteed freedom for all. The Charter of Cyrus The Great is one of the most important documents that should be studied in the history of human rights.
  9. Safa Haeri. Iranians celebrated with joy Ebadi’s Nobel Peace prize 2019 елның 28 февраль көнендә архивланган. // Iranian Press Service, October 2003. (ингл.)(инг.)
  10. David Ignatius. Nobels With a Message // The Washington Post, October 14, 2003. (ингл.)(инг.)
  11. Paul McGeough. Sunnis fear US missteps will bolster Tehran’s influence // The Sydney Morning Herald, March 1, 2006. (ингл.)(инг.)
  12. Иранские власти отобрали Нобелевскую премию у правозащитницы // Новости Полит.ру, 26 ноября 2009 г(үле сылтама). — 26.11.2009.
  13. Иран протестует: у Ширин Эбади не отняли Нобелевскую премию, а лишь временно «заморозили». newsru.com, 27 ноября 2009 г. 16:47

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]