София Адлерспаре
София Адольфина Адлерспаре (швед. Sophie Adlersparre; 6 март 1808 ел — 23 март 1862 ел) — Швеция рәссамы.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]София Адольфина Адлерспаре 1808 елның 6 мартында швед коммунасы Мёрбюлонгта туган. София Адлерспареның атасы — лютеран дворяны, Аксель Адлерспарре (1763-1838), Эланд утраулары губернаторы, әнисе — Каролина фон Арбин. Кызларының сынлы сәнгатькә кызыксынуы бала чагыннан ук күренә. Элек кыз сынлы сәнгатькә Эланд утравына кораб һәлакәтеннән соң килеп эләккән рәссам К. Ф. Педерсеннан өйрәнгән. 1830 елда гаилә Стокгольмга күчеп килгән. София рәссамнар Карл Густав Кварнстремнан (1810-1867), Йохан Густав Сандбергтан һәм Олаф Йохан Седермарктан (1790-1848) сәнгать белеме алган.
1836 елда беренче тапкыр, тәхеткә утырырга тиешле принцесса, булачак Швеция королевасы Жозефина Лейхтенбергская аңа үзенең портретын төшерергә заказ биргәннән соң, ул рәссам буларак таныла.
Сынлы сәнгатне өйрәнү максатында, Адлерспаре Германиягә берничә сәяхәт кыла. Адлерспаре Алмания, Франция һәм Италия. 1839-1840 елларда ул Парижда Леон Коньедан өйрәнә, рәссамнар Карл Вальбом һәм Пьер Викенберг белән таныша. Швецияга кайтып, ул рәсем төшерү мәктәбен ача, аның укучылары арасында швед рәссамы Амалия Линдегрен да була.
1845 елда Швеция королевасы Софиянең Парижда киләсе укуын түләгән; 1845-1846 елда ул Дрезденда немец рәссамнары Юхан Кристиан Клаусен Далдә һәм Каспар Давид Фридрихта элекке осталарның картиналарының күчермәсен эшләргә өйрәнә. 1851-1855 елларда уку һәм Мюнхен, Болонья, Флоренция һәм Рим калаларында туктап, анда да укыган, Римда ул швед һәм немец рәссамнары колониясе әгъзасы була, рәссам Фридрих Овербек җитәкләгән Назарейлылар хәрәкәтендә катнаша. Римда София Адлерспаре католицизмга күчә (үзе лютеран гаиләсеннән булган), папа Пий IX портретын яза. Аның бу еллардагы эшләрендә романтизм һәм рәссам Рафаэлның тәэсире сизелә.
1855 елда Адлерспаре эшләре Король Сараенда куелган Швецияга сәяхәт ясый.
1862 елда Адлерспаре Швецияга төпләнеп яшәргә кайта. Анда аңа Litteratörernas och Artisternas pensionsförening пенсия билгели. Беренче түләүне алганнан соң күп тә үтми, рәссам вафат була.
Хәзерге вакытта София Адольфина Адлерспаре картиналары Стокгольмдагы Швеция Милли музеенда («Принцесса Жозефина», 1841; Оскар Беренче портреты, 1846; Аксель фон Арбин һәм Генриетта", 1858 һ. б.), Крагеһольм замогында һәм шәхси коллекцияләрдә саклана. Король гаиләсе әгъзаларының берничә портреты, Пий IX портреты король коллекцияләрендә саклана.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Österberg, et Carin al., Svenska kvinnor: föregångare, nyskapare. Lund: 1990 Signum. ([[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 91-87896-03-6]])(швед.)
- Stålberg, Wilhelmina & Berg P. G.. 1864-1866 om Anteckningar qvinnor svenska(швед.)
- Källor: Dagbok, i i av Tidskr sammandrag meddelad Leijonhufvud Sofie. för hemmet, Årg. 5-6, 1863-64;
- Konstutställning Kvinnornas egen (Idun, 1911, ' s. 146); J. Roosval, Svenskt konstgalleri (1912);
- Ida Trotzig, Sophie Adlersparre (Idun, 1911, ' s. 406);
- 1911 mars 1-30 Svenska konstnärinnors utställning. Kataloe.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 KulturNav — 2016.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 RKDartists
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Sophie Adolphine Adlersparre — 1917.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 Ås (Kalmar län) kyrkoarkiv, Husförhörslängder, SE/VALA/00464/A I/1 (1806-1822), bildid: C0029441_00198
- ↑ Sofia Adolfina Adlersparre — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ 6,0 6,1 S:ta Eugenia katolska församlings kyrkoarkiv, Död- och begravningsböcker, latinska, SE/SSA/0108/F I/1 (1801-1868), bildid: 00067712_00171
- ↑ https://gravar.se/forsamling/katolska-kyrkogarden-i-stockholm/katolska-kyrkogarden/0/ix/a-s-adlersparre — Gravar.se.