Нурулла Фазлаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурулла Фазлаев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Нурулла Фазлаев
Н.Г.Фазлаев.jpg
Туу датасы 6 март 1909(1909-03-06)
Туу урыны Сембер губернасы Буа өязе, Мунчәли авылы
Үлем датасы 1997 ел(1997)
Үлем урыны Казакъстан, Тараз
Иялек Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
КазакъстанFlag of Kazakhstan.svg Казакъстан
Гаскәр төре Инженер гаскәрләре инженер гаскәрләре
Дәрәҗә Калып:ССРБ, старшина
Җитәкчелек иткән отделение
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин орденыКызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены

I дәрәҗә Ватан сугышы орденыII дәрәҗә Ватан сугышы ордены
 Истигъфада 1945

Нурулла Фазлаев, Нурулла Гарифулла улы Фазлаев, рус. Фазлаев Нурулла Гарифуллович (1909 елның 6 марты, Сембер губернасы, Буа өязе, Мунчәли1997 ел, Казакъстан, Тараз) – Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Берлеге Каһарманы, старшина.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1909 елның 6 мартында Сембер губернасы Буа өязе (хәзерге Чүпрәле районы) Мунчәли авылында крәстиян гаиләсендә туган. Авылда җиде сыйныфлы мәктәп тәмамлаган. 1929-1936 елларда Данбаста шахтада эшли. 1936-1940 елларда Җамбул (хәзерге Тараз) шәһәрендә (Казакъстан ССР) ремонт-төзелеш конторасында ташчы, урман эшкәртүче булып эшли. 1941 елның августында Кызыл гаскәргә алына. Ике ел Иранга кертелгән Кызыл гаскәр составында хезмәт итә, союздаш илләрдән кертелүче ярдәмне юллардан тоткарлыксыз үткәрүне тәэмин итү хезмәтендә була, кече командирлар әзерләүче курсларны тәмамлый, старшина итеп билгеләнә.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елдан фронтта. Үзәк һәм 1нче Украина фронтларында сугышларда катнаша. 1нче Украина 13нче армия 19нчы мөһәндис-сапер бригадасы 281нче аерым штурм мөһәндис-сапер батальонында отделение белән җитәкчелек итә. Курск дугасында отделениегә хәрәкәт итүче армия үтәсе юлны миналардан чистарту бурычы йөкләнә. Беренче көнне отделение 500 мина, икенче көнне 750 мина, өченче һәм алдагы көннәрне 1000 әр мина табып, зарарсызландыра.
1945 елның 26 гыйнварында каһарманлык күрсәткән. Һохбаушвиц авылында (Сьцинава шәһәреннән 6 км төньяктарак, Польша) Одер елгасын кичү өчен, беренче булып, борам кичүе сала. 5 тәүлек эчендә әлеге борам аркылы 100 дән артык автомашина, туплар үтә, корал ташыла. Шулай итеп, совет солдатларына аргы якта плацдарм тоту өчен зур ярдәм күрсәтелә. 1945 елның 10 августында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1945 елда хәрби хезмәттән азат ителә. Җамбул (хәзерге Тараз) шәһәрендә яши.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Яшәгән йорты диварына истәлек тактаташ куелган.
  • Тараз шәһәрендә урамга исеме бирелә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.6 (У-Я). Казань, 2014.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Герои Советского Союза — казахстанцы. Алма-Ата, 1968.
  2. Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз. Казан, 1990.
  3. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  4. Война. Судьбы. Память. Песни (автор-төзүчеләр М. Небольсина, Б. Хәмидуллин). Казан: «Идел-Пресс», 2015. ISBN 978-5-85247-796-5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]