Гүзәл Яхина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гүзәл Яхина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гүзәл Яхина
Г.Яхина.jpeg
Туган телдә исем Гүзәл Яхина
Туган 1977(1977)
Казан
Яшәгән урын Катанов тыкрыгы, Казан[1]
Достоевски урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты
Һөнәре язучы
Балалар улы
Бүләк һәм мөкәфәтләре «Русский Букер»
«Ясная поляна»
«Большая книга»
«Звездный билет» (2015)

Гүзәл Яхина, Гүзәл Шамил кызы Яхина, рус. Яхина Гузель Шамилевна (1977) — язучы, ХХ гасырның 30 нчы еллары афәтләре турында язылган «Зөләйха күзләрен ача» (рус. Зулейха открывает глаза) дебют китабы авторы, «Русский Букер», «Ясная поляна», «Большая книга», «Звездный билет»[2] әдәби премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китабы

1977 елда Казанда туган. Әти-әнисе ягыннан тамырлары Саба районы Җөри авылына тоташа. Казанның 131 нче санлы урта мәктәбен, Казан дәүләт педагогия институтының алман һәм инглиз телләре бүлеген, Мәскәүдә Кино мәктәбенең сценарий факультетын тәмамлаган. 1999 елдан Мәскәүдә яши, тәрҗемә, реклама, маркетинг һәм PR өлкәсендә эшли һәм иҗат итә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бала чагыннан иҗат белән мавыга: хикәяләр, пьесалар, әкиятләр яза.

«Нева», «Октябрь» журналларында әсәрләрен бастыра. «Сибирские огни» журналында «Зөләйха күзен ача» романыннан өзекләр басылып чыга.

«Зөләйха күзләрен ача»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әсәрнең мәүзүгы автор гаиләсенең тарихыннан алынган. Әбисе Рәисә Шакир кызы Шакированың[3] башыннан үткәннәрен яза: ул 1930-1946 елларда Ангара елгасы буенда сөргендә була. Әсәрдә вакыйгалар Юлбаш дигән уйдырма татар авылында һәм Себердә бара.
  • Әсәрне язу өчен автор «Сахаров-үзәк» сайтыннан сөргеннән язылган истәлекләр белән таныша.
  • Денисов образы Михаил Шолоховның «Күтәрелгән чирәм»еннән Давыдов образына тартым.
  • Г. Довженконың «Җир» (рус. Земля) һәм Сергей Эйзенштейнның тыелган «Бежин луг» фильмнары тәэсире сизелә.
  • Людмила Улицкая һәм Борис Акунин беренчеләрдән булып әсәргә уңай бәя бирәләр[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Русский Букер», «Ясная поляна» (2 млн сум)[5], «Большая книга» (3 млн сум)[6], «Звездный билет-2015»[7] әдәби премияләре.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]