Ришат Муллагилдин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ришат Муллагилдин latin yazuında])
Ришат Муллагилдин
Туган телдә исем Ришат Усман улы Муллагилдин
Туган 3 февраль 1969(1969-02-03)
СССР, РСФСР, БАССР, Уфа
Үлгән 15 апрель 2022(2022-04-15) (53 яшь)
РФ, Башкортстан, Уфа
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре архитектор
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе

Ришат Муллагилдин, Ришат Усман улы Муллагилдин (1969 елның 3 феврале, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа2022 елның 15 апреле, РФ, БР, Уфа) ― архитектор, 1999 елдан Россия архитекторлар берлеге әгъзасы. 2005 елдан Уфаның «RAUM Architects» ҖЧҖ президенты. «Торатау» конгресс-холлы бинасының проект авторы. «ARX Awards» милли (2006, 2007), Салават Юлаев исемендәге БР дәүләт (2008) премияләре лауреаты. Халыкара архитектура академиясе профессоры (2008) [1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ришат Усман улы Муллагилдин

1969 елның 3 февралендә Уфада туган. Әтисе Баймактан [2]. Уфаның 89нчы урта мәктәбен, Мәскәү архитектура институтын(рус.) (рус. МАрхИ, 1995) тәмамлаган. Ике ел РФ Һава-десант гаскәрләрендә хәрби хезмәт үткән.

Япониядә Токионың Шибаура технология институтында стажировка узган, Кейо университетында белем алган, докторантура тәмамлаган. Япон телен камил белгән.

  • 1994 елдан (МАрхИда укыган вакыттан) – җәмәгать биналарын һәм корылмаларын проектлау буенча «Моспроект-2» муниципаль проект компаниясе архитекторы (Б. В. Палуй остаханәсе) [1].
  • 1997―2005 елларда Япониядә белемен күтәрә һәм осталыгын арттыра. Гаилә кора.
  • 1998―1999 елларда – Nihon Sekkei проект фирмасы архитекторы, бер үк вакытта 1999-2001 елларда Шибаура технология институты архитектор-инструкторы.
  • 2005 елдан – Уфаның «RAUM Architects» ҖЧҖ президенты.
  • Башкортстан Президентының архитектура һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшчесе булып эшләгән.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Агыйдел елгасының уңъяк яры Көньяк битләве проекты (рус. Проект южного склона) Архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә беренче Россия премиясе – «ARX AWARDS-2006» лауреаты була һәм 2006 елда «Россиядә иң яхшы шәһәр төзелеше проекты» дип таныла. Конгресс-холл «Россиядә иң яхшы күпфункцияле комплекс» дип таныла һәм шул ук премияне 2007 елда ала. Шулай ук Конгресс-холл Халыкара архитектура академиясенең махсус премиясенә лаек була һәм бәйсез жюри тарафыннан XV халыкара «Зодчество» фестивалендә «иң уникаль проект» дип таныла. «Акбүзат» ипподромы проекты Россия Архитекторлар берлеге дипломына лаек була [1].

Уфадагы «Торатау» конгресс-холлы
«Акбүзат» ипподромы

Архитектура һәм шәһәр төзелеше, дизайн мәсьәләләренә багышланган 20 дән артык фәнни хезмәт, күргәзмә каталоглары, «Россия архитектурасы буенча белешмә» җыентыгы (Токио, 2002, япон телендә) авторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2006 – «ARX Awards» милли премиясе (Мәскәү) – Агыйдел елгасының уңъяк яры көньяк битләве проекты (рус. Проект южного склона) өчен
  • 2007 – «ARX Awards» милли премиясе – Конгресс-холл күпфункцияле бинасын проектлаган өчен
  • 2008 – Салават Юлаев премиясеКонгресс-холл күпфункцияле бинасын проектлаган өчен (Киокадзу Араи белән бергә) [3]
  • 2011 – «AIDA Awards» милли премиясе (Япония) – һөнәри казанышлар ярдәмендә заманча җәмгыять үсешенә уникаль өлеш керткән өчен [4]
  • һ. б.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]