Рәшидә Туйсина
| Рәшидә Туйсина Рәшиҙә Туйсина | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | Рәшидә Гыйльметдин кызы Туйсина |
| Туган | 10 май 1942 (84 яшь) Баймак районы Чыңгыз авылы |
| Милләт | башкорт |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | биюче, мөгаллим |
| Балалар | улы Хәлил Ишбердин, биюче, БР атказанган артисты |
| Ата-ана |
|
| Бүләк һәм премияләре | |
Рәшидә Туйсина (Рәшидә Гыйльметдин кызы Туйсина, баш. Рәшиҙә Ғилметдин ҡыҙы Туйсина) – биюче артист. РСФСР атказанган артисты (1978). Г.Сәләм (1968), С.Юлаев (1974) премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1942 елның 10 маенда БАССР Баймак районы Чыңгыз авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, пионер әйдаманы булып эшли. Уфага вожатыйлар укуына баргач, Фәйзи Гаскәров ансамбленә кастинг үтә.[1]
- 1960 елдан халык биюләре ансамбле солисты
- 1980-1987 елларда Уфа филармониясендә балет солисты
- Р. Гарипов исемендәге 1- санлы гимназия-интернатта (1991 елдан), Г. Әлмөхәммәтов исемендәге гимназия-интернатта (1994 елдан), 144- санлы гимназиядә (1997-2002 елларда) бию төркеме җитәкчесе.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Молдавиядә (1972), Эстониядә (1977) «РСФСР әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә, Якутиядә (1978), Чуашиядә (1981) «БАССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә катнаша. ССРБ шәһәрләрендә һәм 20 чит илдә (Мали, Сенегал, Гвинея, Һиндстан, Монголия, Франция, Италия, Швеция, Алмания, Польша, Финляндия, Испания, Дания һ.б.) гастрольдә була. Яшьләр һәм студентларның бөтендөнья фестивалендә (София, 1968) лауреат исеменә, җыр һәм бию ансамбльләренең бөтенрусия ярышында (Мәскәү, 1978) дипломга лаек була.[2]
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Р. Туйсина биюләре табигыйлеге, тирән эчтәлекле булуы белән җәлеп итә. Тумыштан килгән искиткеч грация һәм сокланырлык кул пластикасы белән биюләрендәге хатын-кыз образларын җепкыр эшкәртелү дәрәҗәсенә җиткерә.[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- БАССР атказанган артисты (1972)
- БАССр халык артисты (1974)
- РСФСР атказанган артисты (1978)
- Г. Сәләм премиясе (1968)
- Салават Юлаев премиясе (1974)
- Салават Юлаев ордены (2012)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкортстан (белешмәлек) (рус.)
- Рәшидә Туйсина юбилеен сәхнәдә билгеләде 2016 елның 5 март көнендә архивланган
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Республика Башкортостан, № 88, 15.05.2012, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-24
- ↑ Город-Уфа сайты, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-24
- ↑ Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
- ↑ Уфа-гид сайты
- 10 май көнне туганнар
- 1942 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Баймак районында туганнар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- «Шәхес» инфобоксында санлы параметр кулланылган битләр
- БАССР атказанган артистлары
- БАССР халык артистлары
- Русиянең атказанган артистлары
- Г. Сәләм премиясе лауреатлары
- Салават Юлаев ордены кавалерлары
- Артистлар