Рифкать Арсланов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рифкать Арсланов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рифкать Арсланов
Р.М.Арсланов.jpg
Туган 8 аугыс 1946(1946-08-08) (73 яшь)
Уфа, РСФСҖ, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте, ССҖБ яки Уфа, РСФСҖ, ССҖБ
Яшәгән урын Ленин урамы[d], Уфа[1]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Flag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d]
Һөнәре рәссам

Рифкать Арсланов (Рифкать Мөхәммәт улы Арсланов, 8 аугыс 1946(1946-08-08) (73 яшь), Уфа, РСФСҖ, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте, ССҖБ
Уфа, РСФСҖ, ССҖБ — , ) — нәкышче-рәссам, сәхнә бизәүче, БАССРның (1989) һәм РФның (1999) атказанган сәнгать эшлеклесе. Салават Юлаев премиясе лауреаты (2018).

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Р. М. Арсланов картиналары.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елның 8 августында Уфада театр рәссамы Мөхәммәт Нуриәхмәт улы Арсланов (19102001) гаиләсендә туган. Әнисе Мәгафүрә Сәлигаскәрова (19222015), опера җырчысы. Һөнәри югары белемне Суриков исемендәге Мәскәү академия сәнгать институтында (проф. М. М. Курилко һәм М. Н. Пожарская остаханәсе) ала (1978). Мәскәүнең Зур театрында Н. Н. Золотарев җитәкчелегендә стажировка үтә.

1968 елдан Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында сәхнә бизәүче рәссам булып эшли. Рәссам иҗатын педагогик хезмәт белән бергә алып бара, 1978 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтының рәсем сәнгате кафедрасында эшли, профессор.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рифкать Мөхәммәт улы Арсланов — Башкортстанның әйдәүче рәссамнарының берсе. 1000 нән артык картина авторы. Аның хезмәтләре Уфада М. Нестеров исемендәге сәнгать музеенда, Мәскәүдә Третьяков галереясендә, А. А. Бахрушин исемендәге музейда, М. Глинка исемендәге музейда, АКШ, Канада, Испания, Алмания музейларында һәм шәхси тупланмаларда саклана.

«Фра-Дьяволо» (Д. Обер), «Фауст» (Ш. Гуно), «Максимка» (Б. Терентьев), «Евгений Онегин» һәм «Пики дамасы» (П. Чайковский), «Салават Юлаев» һәм «Акмулла» (Заһир Исмәгыйлев), «Нәркәс» (Хөсәен Әхмәтов), «Дон Паскуале» (Г. Доницетти), «Давыл» (Рәүф Мортазин) операларын; «Бремен музыкантлары» (Г. Гладков), «Биндюжник һәм кыйрал» (А. Журбин) мюзиклларын; «Маугли» (Морат Әхмәтов), «Курай турында легенда» (Рим Хәсәнов), «Орфей» (Е. Фомина), « Керри туташ» (Раймонд Паулс), «Тиль Уленшпигель» (Р. Штраус), «Мең дә бер кичә» (Фикрәт Әмиров), «Кара йөзләр» (Халикъ Зәимов, А. Чугаев), «Пахита» (Л. Минкус), «Вальпургия төне» (Ш. Гуно) балетларын; «Исерек Силен» (О. Нуссио), «Күзгә күренү» (М. Равел), «Па-де-катр» (Ц. Пуни) хореографик миниатюраларын бизи. БР, РФ һәм БДБ драма театрлары сәхнәләрендә йөздән артык спектакльне бизи.

Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә — «Каһым-түрә» (2002), «Сильва» (2005), «Акмулла» (2006), «Алтын чеби» (2008), «Вальпургия төне» (2010) спектакльләрен бизи.

Күргәзмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Республика күргәзмәләре, Уфа, 1970, 1974, 1976, 1977.
  • В. И. Ленинның 100 еллыҡ юбилеена багышланган 3 зона рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе, Мәскәү, 1971.
  • РСФСР автономияле республикалары рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе, Мәскәү, 1971.
  • «Театр һәм кино рәссамнары» күргәзмәсе, Ленинград, 1974.
  • «Социалистик Урал» зона күргәзмәсе, Уфа, 1974.
  • «Совет Русиясе» бөтенрусия күргәзмәсе, Мәскәү, 1975.
  • «Хезмәткә дан» күргәзмәсе, Мәскәү, 1976.
  • Бөтенроссия яшьләр күргәзмәсе, Мәскәү, 1976.
  • Бөтенсоюз яшьләр күргәзмәсе, Мәскәү, 1976.
  • Халыкара (Алмания, Польша, Финляндия, Югославия) күргәзмәләрдә катнаша.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]