Заһир Исмәгыйлев
Заһир Исмәгыйлев, Заһир Гариф улы Исмәгыйлев, баш. Заһир Ғариф улы Исмәғилев (1916 елның 26 декабре (1917 елның 8 гыйнвары), Ырынбур губернасы, Югары Сәрмән — 2003 елның 30 мае, Уфа) — композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе. БАССР (1963), РСФСР (1968), ССРБ (1982) халык артисты. РСФСР дәүләт (1973), БАССР С. Юлаев исемендәге Дәүләт (1967) премияләре лауреаты. ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы (1942 елдан).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1916 елның 26 декабрендә (1917 елның 8 гыйнвары) Ырынбур губернасы (хәзерге БР Белорет районы) Югары Сәрмән (Сәрмән) авылында туган. 1937 елда П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршындагы башкорт студиясенә укырга керә. Бөек Ватан сугышы елларында Уфада эшли, фронт бригадаларында концертлар белән катнаша, ватандарлык рухындагы җырлар иҗат итә («Башкорт батырлары», «Каһарманнар турында җыр», «Соңгы хат», «Шәйморатов генерал»). Башкорт студиясен тәмамлагач (1948), Мәскәү консерваториясенең композиторлык факультетында белем ала. 1954-1978 елларда БАССР композиторлар берлеге рәисе, 1968-1988 елларда Уфа дәүләт сәнгать институты ректоры, 1977 елдан профессор.
З. Исмәгыйлев — республиканың сәнгатендә, мәдәниятендә сизелерлек эз калдырган шәхес. Милли опера, камера-вокал, хор, инструменталь музыкалар үсешенә зур өлеш кертә. «Салават Юлаев», «Урал илчеләре», «Каһым-түрә», «Акмулла», «Шәүрә», «Агыйдел дулкыннары» операларының музыкасы авторы. Л.Б. Степанов белән берлектә беренче башкорт балетын — «Торна җыры» (1944) иҗат итә.
300дән артык җыр һәм романс язган.
Уфа мөселман зиратында җирләнде.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1955 РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе
- 1963 БАССР халык артисты
- 1968 РСФСР халык артисты
- 1982 ССРБ халык артисты
- 1984 БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре
- 1973 М.И. Глинка исемендәге РСФСР дәүләт бүләге — «Агыйдел дулкыннары» операсы (1972) һәм «Әни сүзе» хор шәлкеме (1972) өчен
- 1967 С. Юлаев премиясе (беренче алучы) — «Яңа җырлар» җыентыгы өчен.
- 1996 М. Акмулла премиясе — «Акмулла» операсы өчен (1996)
- 1949 Хөрмәт Билгесе ордены
- 1967 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1977 Халыклар дуслыгы ордены
- 1971 Ленин ордены
- 1997 4нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
- 1998 БР ФА шәрәфле академигы
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2006 Уфада урамга исеме бирелгән.
- 2008 Уфада опера һәм балет театры янәшәсендә һәйкәл куелган.
- Уфа дәүләт сәнгать институтына исеме бирелгән.
- Сәрмәндә музей-йорты ачылган.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Заһир Исмәгыйлев(үле сылтама)(рус.)
- Заһир Исмәгыйлев(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 8 гыйнвар көнне туганнар
- 1917 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Белорет районында туганнар
- 30 май көнне вафатлар
- 2003 елда вафатлар
- Уфада вафатлар
- Ленин ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары
- ССРБ халык артистлары
- РСФСР халык артистлары
- БАССР халык артистлары
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Мифтахетдин Акмулла премиясе лауреатлары
- РСФСР дәүләт премиясе лауреатлары
- Композиторлар
- Ректорлар
- Вуз укытучылары
- Иҗади берлекләр рәисләре
- Мәскәү консерваториясен тәмамлаучылар