Мөхәммәт Арсланов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәт Арсланов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мөхәммәт Арсланов
Туган телдә исем Мөхәммәт Нуриәхмәт улы Арсланов
Туган 2 февраль 1910(1910-02-02)
Уфа губернасы Мәмәк авылы
Үлгән 20 октябрь 2001(2001-10-20) (91 яшь)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы, Русия байрагы
Әлма-матер Репин исемендәге институт[d]
Һөнәре рәссам, нәкышьче
Бүләк һәм мөкәфәтләре Хезмәт кызыл байрагы ордены Хезмәт кызыл байрагы ордены

Мөхәммәт Арсланов – татар рәссамы, нәкышьче. Башкортстан АССР һәм РСФСРның халык рәссамы (1968, 1980), Башкортстан АССР, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1943, 1964). Башкортстан АССРның Салават Юлаев исемендәге Республика бүләге лауреаты (1973).

Мөхәммәт Нуриәхмәт улы Арсланов Башкортстанның Кушнарин районындагы Мәмәк исемле татар авылында туып үсә. 1930 елда Уфа сәнгать техникумын тәмамлый. Ә 1931-1934 елларда Ленинградтагы И. Е. Репин исемендәге институтта белем ала.

Мөхәммәт Арсланов Башкортстанда театр декорацияләре һәм костюмнары сурәтләрен һөнәри эшләүче, шушы төр сәнгатькә нигез салучы булып исәпләнә. Ул гомере буе М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында һәм Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында иҗат итте. Җәмгысе 200дән артык спектакльне бизәде.

Башкортстанда беренче монументаль сәнгать рәссамнарыннан, опера һәм балет театры фойесындагы нәкышьле панно авторы (1940 нчы еллар). 1949 елдан халыкара театрлар күргәзмәсендә (Вена, 1955), Беренче бөтенроссия театр һәм кино рәссамнары күргәзмәсендә (Мәскәү, 1956) «1917-1958 елларда Совет театры» (Мәскәү, 1958), «Театр һәм кино рәссамнары» (Ленинград, 1974) күргәзмәләрендә катнаша. 1979 да Мәскәүдә шәхси күргәзмәсе күрсәтелә. Әсәрләре Третьяков галереясе, А.А. Бахрушин исемендәге Үзәк театр музее (Мәскәү), М.И. Глинка исемендәге музей (Мәскәү), М.В. Нестеров исемендәге Сынлы сәнгать музеенда (Уфа шәһәре) саклана.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]