Әнвәр Бикчәнтәев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнвәр Бикчәнтәев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әнвәр Бикчәнтәев
Bikchentaev.jpg
Туган телдә исем Әнвәр Һади улы Бикчәнтәев
Туган 4 ноябрь 1916(1916-11-04)
Ɵфə губернасы, Ɵфə
Үлгән 18 май 1989(1989-05-18) (72 яшь)
Ɵфə
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1974)
Үктәбеp револүциясе ypдиʜы (1972)

Кызыл Байрак ypдиʜы (1942) 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ypдиʜы (1985) 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ypдиʜы (1945) Кызыл Йолдыз ypдиʜы (1943)

Шәрәфлек билгесе ypдиʜы (1963)
Сайт http://bikchentaev.ru/

Әнвәр Бикчәнтәев – күренекле сәвит язучысы. Салават Юлаев премиясе иясе (1974), Pəcəᴎ̆ Cәвᴎт Федератив Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте атказанган мәдәният хезмәткәре (1974). Ɵфəда яшәп иҗат иткән, китаплары башкорт телендә дөнья күргән.

Килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнвәр Һади улы Бикчәнтәев 1913 елның 4 ноябрендә Ɵфə шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Башка хәбәрләр буенча, Әнвәр Бикчәнтәев Авыргазы районының Иске Әпсәләм авылында дөньяга килгән. Булачак язучының әтисе Һади Мөхәррәм улы Ырынбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсен тәмамлаган, Әпсәләмдә дәрәҗәле генә кеше булган.

Һади абзыйның бертуган энесе Ибраһим Бикчәнтәев 1916 елда ук Мәскәү үнивирcиᴛиᴛен тәмамлый. 1918-21 елларда Ырынбур укытучылар институтының химия-биология фаᴋүлтитында укый. Башта “Хөсәения” мәдрәсәсендә математика һәм татар тарихыннан укыта. Сәвит чорында Ырынбур губернасының халык мәгарифе кəмисиясе әгъзасы булып тора. Көнчыгыш халык мәгарифе институтының биология, математика буенча әйдәүче белгече була, Ырынбур губерна сәвит-партия мәктәбендә, Башпедтехникумда, Татбашпедрабфакта, дәүләт педагогия институтында укыта. Күп кенә фәнни китаплар яза. 1937 елда репрессияләнә, алдагы язмышы билгесез.

Хезмәт биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ырынбур татар педагогия техникумын тәмамлаган 18 яшьлек егетне Арxангил шәһәрендәге җидееллык татар мәктәбенә дириκтьıр урынбасары итеп җибәрәләр. Биредә ул, төп эшеннән тыш, реактив двигательләрне өйрәнү, һавага очу, планета-ара сәяхәтләр белән мавыга, дәрәҗәле гәзитләрдә шул темага мәкаләләр бастыра. 1932 елда К.Э. Циолковсᴋиның үзенә хат яза. Мәшһүр галим яшь укытучыга җавап биреп кенә калмый, ике китабын да җибәрә. Әнвәр, аларның берсен татарчага тәрҗемә итеп, нәшриятка тапшыра, әмма ул басылмыйча кала.

Икенче уку елында Амур өлкәсенең Яңа Ɵфə авылында балаларга белем бирә, аннары җɵмһүрᴎят башкаласына кайтып, “ᴋамуʜ” (хәзерге Кызыл таң) гәзитендә журналистлык эшчәнлеген башлый. Биредә 1934 елның 20 гыйнварында аның “Лyʜдыʜга хат” дигән беренче хикәясе басыла.

1935 елның ноябрендә бер елга хәрби хезмәткә алына. Кайткач, Яшь ᴋамуʜр, “Водник Башкирии”, “Швейник Башкирии” гәзитләрендә эшләп ала. 1941 елның июнендә Башкортстан педагогия институтын тәмамлау белән аны яшьләр гәзите мөхәррире урынбасары итеп тәгаенлиләр. Әмма берничә көннән Бөек Ватан сугышы башлана, Ә. Бикчәнтәев үзе теләп фронтка китә.


« Башкирские журналисты А.Г. Бикчентаев, К. Муртазин, Г.Х. Фазлыев были зачислены ответственными секретарәми комсомольских бүро полков. Вскоре Бикчентаев стал помошчником начальника политотдела дивизии по комсомолу. »

Полк комиссары курсында укып чыга. Курск дугасындагы, Карпаттагы, Дунай буендагы, Венгриядәге алышларда батырлыклар күрсәтә. Мәсәлән, рота командиры һәлак булгач, берничә тапкыр яугирләрне һөҗүмгә күтәрә. Аны дивизиянең комсомол оешмасы секретаре итеп тә сайлыйлар.

Әнвәр Бикчәнтәев дәһшәтле сугыш шартларында да кулыннан каләмен төшерми. Шуя шәһәрендә комиссарлар курсында укыганда язган “Кайту” пьесасын шундагы ᴛияᴛырда куялар. Бу әсәргә Мәскәүнең Кече ᴛияᴛыры шефы Алексей Толстой да уңай бәя бирә, үзләрендә сәхнәләштерү мәсьәләләрен хәл итү өчен aвтыpны үз янына чакыра. Ләкин Әнвәргә ашыгыч рәвештә Курск дугасына китәргә кирәк була, әсәргә башкала сәхнәсенә менү насыйп булмый. Яраларын дәвалап сафка баскач, майор Бикчәнтәев “Мужество” гәзитендә эшли. Милләттәш-каләмдәшебез Кызыл Байрак, “Кызыл Йолдыз”, икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” ypдиʜнары белән бүләкләнә. Беренче дәрәҗә “Ватан сугышы” ypдиʜы исә аны 20 ел үткәч эзләп таба.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Окопларда иҗат ителгән хикәяләр тупланган “Кызыл мәкләр” дигән беренче китабы русча 1944 елда басыла. aвтыp аны сугыштан соң Ɵфəга кайткач кына күрә. “Рус солдаты турында новеллалар” дигән икенче җыентыгы (1946 ел) нигезен дә фронт тәэссоратлары тәшкил итә һәм биредә инде әдәби гомумиләштерүләр өстенлек ала башлый. Сугыштан кайту белән Александр Матросов турында ᴨувиc язарга тотына. ВЛКСМ өлкә комитеты делегациясе cастaфында Матросов каһарманлык күрсәткән авыл янына баргач, герой эзеннән амбразура урынына кадәр түше белән шуышып бара. Матросов турында Ɵфəда һәм фронт үткән төбәкләрдә бай материал туплый. Һәм нәтиҗәдә “Үлемсезлеккә хокук” (соңгы варианты “Бөркет һавада үлә”) повестен иҗат итә. Язучының “Аккошлар Уралда кала”, “Зур оркестр”, “Оҗмах вәгъдә итмим”, “Илче кызы”, “Адъютантка үлем юк”, “Ничә яшь сиңа, комиссар?”, “Хушыгыз, көмеш яңгырлар!”, “Кычкыруга охшаш яз”, “Бакенчылар еламый” кебек ᴨувиc һәм романнары әдәбиятыбызны яңа биеклеккә күтәреп, аның алтын фондына кереп кенә калмады, кайберләре дөньяның утыздан артык теленә тәрҗемә ителеп басылды. Шул исәптән, кытай, болгар, поләк, латыш, эстон, молдаваннар аның китапларын үз телләрендә укыды һәм укый. Китапларының тиражы һәм күптеллелеге буенча төрки әдәбиятлар арасында Әнвәр Бикчәнтәев Чыңгыз Айтматов һәм Габдрахман Әпсәләмов белән бер рәттә торадыр, мөгаен. 34 яшендә СССР Язучылар берлегенә кабул ителә, шул вакыттан иҗат белән генә шөгыльләнә. Китаплары еш һәм күпләп басылуы аңа матди мохтаҗлык кичермичә яшәү мөмкинлеге биргәндер. 1956 елда Мәскәүдәге Әдәбият институтын читтән торып тәмамлый. “Оҗмах вәгъдә итмим” романы өчен 1963 елда Ленин премиясенә тәкъдим ителә. Галимов Сәләм (1967 ел) һәм Салават Юлаев (1974) исемендәге премияләр, “Pəcəᴎ̆ Cәвᴎт Федератив Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙтеның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме (1970),“Почет билгесе” (1963) һәм Үктәбеp револүциясе (1972) ypдиʜнары белән бүләкләнә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан җɵмһүрᴎятсының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең ᴎᴫᴎкᴛepон бүлегендә

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]