Гата Сөләйманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гата Сөләйманов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гата Сөләйманов
Ғата Сөләймәнов
Г.Сөләйманов.jpg
Туган телдә исем Гата Зөлкафил улы Сөләйманов
Туган 15 июнь 1912(1912-06-15)
РИ, Ырынбур губернасы, Югары Урал өязе, 1 нче Төрекмән
Үлгән 25 июнь 1988(1988-06-25) (76 яшь)
Уфа
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре театр артисты, җырчы, курайчы
Бүләк һәм мөкәфәтләре «Хөрмәт Билгесе» ордены (1955)
Салават Юлаев премиясе (1971)

Гата Сөләйманов (Гата Зөлкафил улы Сөләйманов, баш. Ғата Зөлҡәфил улы Сөләймәнов) – курайчы, опера җырчысы (баритон), БАССР халык артисты (1963), РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1978), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1971).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1912 елның 15 июнендә Ырынбур губернасы Югары Урал өязе (хәзерге Баймак районы) 1 нче Төрекмән авылында туган. 3 яшендә ятим кала. Авыл мәктәбендә башлангыч белем ала. Уфадагы сәнгать техникумын (1927), Мәскәүдә консерваториянең милли бүлеген (1940) тәмамлый. 1928 елдан Беренче күчмә театрда (1934 елдан Баймак колхоз-совхоз театры) курайчы булып, 1940 елдан Уфада опера һәм балет театрында җырчы, 1945-1972 елларда Уфада драма театрында драма артисты булып эшли. 1963-1988 елларда Уфа сәнгать укуханәсендә укыта.

Бөек Ватан сугышы елларында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елда Гата Сөләйманов Башкортстан сәнгать бригадасы төркемендә фронтка барып, 3 ай эчендә 90 концертта катнаша.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г. Сөләйманов яздырган көйләр.«Мелодия» фирмасы

Халык җырларын һәм көйләрен җыю һәм тарихы, ноталары белән бастырып чыгару, милли уен коралы курайны пропагандалау өлкәсендә хезмәте зур. «Җыр һәм музыка дәресләре» (1960-1970, берничә басмада), «Курай» (1961, 1970, 1985) исемле китаплары курайда уйнарга өйрәтү методикасына нигез сала.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфа опера-балет театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Акбүзат» - Сәүбән батыр, Мәсем хан (беренче башкаручы)
  • «Карлыгач», Н.К.Чемберджи – Кормый
  • «Ашкадарар», А.А.Эйхенвальд - Әсфән (беренче башкаручы)
  • «Айсылу», М.М.Вәлиев, Н.И.Пейко – Галикәй, Һидият

Уфа драма театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Концертларда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Абдрахман кантон», «Габдулла ахун», «Баяс», «Гомәров», «Урал», «Бала карга; «Бүгәс маршы», «Заһидә», «Кара үрдәк», «Салковский», «Сабирәкәй», «Ильяс», «Алты егет», «Форт Петровский», «Аһылай», «Кәрвансарай», «Ятим кыз Хәтирә», «Зөлхәбирә», «Каһым түрә» һ.б. көйләр.[1]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Баймак шәһәре сәнгать мәктәбенә исеме бирелә.
  • Г. Сөләйманов призына Һөнәри курайчылар бәйгесе (1997) уздырыла.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]