Борис Домашников

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борис Домашников latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Борис Домашников
Б.Домашников.jpg
Туган телдә исем Борис Федор улы Домашников
Туган 5 март 1924(1924-03-05)
Иваново өлкәсе Лух районы Кригоузово авылы
Үлгән 20 июнь 2003(2003-06-20) (79 яшь)
Уфа
Милләт урыс
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Өфә сәнгать укуханәсе
Һөнәре рәссам
Балалар улы Виктор (1956), рәссам,
кызы Татьяна
Бүләк һәм мөкәфәтләре Салават Юлаев премиясе «Хөрмәт Билгесе» ордены

Борис Домашников (Борис Федор улы Домашников, рус. Борис Федорович Домашников) - рәссам, пейзаж остасы, БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1965), ССРБ халык рәссамы (1975), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1977), Русия сәнгать академиясе мөхбир-әгъзасы (1997). ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1954).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Стадион. Эңгер-меңгер». 1969.

1924 елның 5 мартында Иваново-Вознесенск губернасы (хәзерге Иваново өлкәсе Лух районы) Кригоузово авылында туган. 1935 елда гаиләсе Уфага күчеп, әти-әнисе мотор төзү заводында эшли башлый.[1] 9 классны тәмамлагач, бер ел тегермәнчеләр әзерли торган техникумда укый. Әтисе сугышка алынгач, остаханәдә эшли башлый, сугыш елларында өндәмәләр, плакатлар яза. Сугыштан соң, 1945 елда ачылган Уфа театр–сәнгать укуханәсенең декорация бүлегенә укырга керә, анда П. Лебедев, А.Э. Тюлькин сыйныфын тәмамлаган, диплом эше — Н. Римский-Корсаковның «Кар кызы» операсына декорация эскизлары (1950). Сәнгать укуханәсеннән соң мәктәптә рәсем укыта, курчак театрында сәхнә бизәүче (декоратор) булып эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфада театр–сәнгать укуханәсендә укыган елларында ук рәссамнарның республика һәм бөтенрусия күргәзмәләрендә катнаша. Италияда, Сәмәрканд, Бөек Новгород, Псков шәһәрләрендә (1960 елларда) борынгы мигъмарият ядегәрлекләрен өйрәнә. Иҗади мирасында Русия табигатенә, Уралга, каеннарга, кечкенә шәһәрләргә, борынгы урыс храмнарына һәм Уфа тыкрыкларына булган мәхәббәтен чагылдырган картиналар аерым урын алып тора. Башкортстан сынлы сәнгатен Русия күләмендә таныткан мәртәбәле рәссамнарның берсе.

Катнашкан күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1953 елда Уфада 30 картинасын берләштергән беренче шәхси күргәзмәсе була.[2]

ССРБ шәһәрләрендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфа (1949, 1953), Мәскәү (1953-1955, 1959, 1961-1977), Салават (1966), Ленинград (1969, 1972, 1976-1977), Сембер (1970), Свердлау (1964), Пирем (1967), Чиләбе (1964, 1969), Новгород (1958), Горький (1964), Ярыслау (1964), Сарытау (1964), Новосибирск (1970), Новокузнецк (1970), Кемерово (1970), Бөре (1976).

Чит илләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Швеция (1974), Италия (1975), Франция (1976), Япония (1976), Польша (1977), Бөекбритания (1976), Һолландия (1976), Алмания (Галле, 1975; 1977), Маҗарстан (1977), Чехословакия (1974).

Әсәрләре саклана[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәссамның иҗади мирасы 40 музейда һәм шәхси куллардагы тупланмаларда саклана: Третьяков галереясе, Русия сәнгать академиясе, Көнчыгыш халыклары сәнгате дәүләт музее, Башкортстан милли музее, Нестеров исемендәге сәнгать музее (Уфа), Акъяр сәнгать музее һ.б.[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале (Мәскәү, 1957), II премия.
  • БАССР атказанган сәнгат эшлеклесе (1965).
  • РСФСР атказанган рәссам (1965).
  • РСФСР халык рәссамы (1975).
  • ССРБ халык рәссамы (1982).
  • Салават Юлаев премиясе (1977) — «Ленин янына», «Урал әкияте», «Яңадан яз», «Кызыл мәйдан», «Башкириядә август» картиналары өчен.
  • «Хөрмәт билгесе» ордены (1967).
  • Уфа шәһәренең шәрәфле ватандашы.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2008 елда Борис Домашников исеме Уфадагы бер урамга бирелә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]