Рөстәм Сабитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Сабитов latin yazuında])
Рөстәм Сабитов
Туган телдә исем Рөстәм Нариман улы Сабитов
Туган 5 декабрь 1955(1955-12-05) (68 яшь)
Уфа
Яшәгән урын Үктәбер инкыйлабы урамы[d][1]
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре композитор
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (2010)

Рөстәм Сабитов (Рөстәм Нариман улы Сабитов, баш. Рөстәм Нариман улы Сабитов) – композитор, РФ (2007) һәм БР (1997) атказанган сәнгать эшлеклесе. С. Юлаев (2010), Дм. Шостакович (2001) премияләре лауреаты. БР композиторлар берлеге рәисе (1992-2005).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1955 елның 5 декабрендә, Уфада композитор Нариман Сабитов гаиләсендә туган. Уфада сәнгать укуханәсенең музыка белгече бүлеген, дәүләт сәнгать институтының теория-композиторлар факультетын (1980, Е. Земцова сыйныфы) тәмамлаган. 1981-1983 елларда Мәскәүдә ССРБ Зур театрында стажировка (җитәкчесе Фуат Мансуров) үтә. Уфада опера һәм балет театрында (1983-1990, 2005 елдан) дирижёр, Уфа сәнгать институтында (1990-1993) һәм аның каршындагы махсус музыка мәктәбендә (1990-1997) укытучы булып эшли. 1998 елдан Нариман Сабитов исемендәге музыкант-башкаручыларның ачык бәйгесе сәнгать җитәкчесе.[2] 2012-2013 елларда Уфа опера һәм балет театрының директоры һәм сәнгать җитәкчесе.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле жанрларда һәм стильләрдә иркен иҗат итә. Халык көйләренең аһәңен заманча композиторлык техникасы белән көчәйтә.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфа опера һәм балет театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Сильва», Имре Кальман
  • «Асрау-хуҗабикә» (Служанка-госпожа), Дж. Перголези
  • «Пер Гюнт», Э. Григ
  • «Травиата», Дж.Верди
  • «Моцарт и Сальери», Н.А. Римский-Корсаков,
  • «Аккош күле» (Лебединое озеро), П.И.Чайковский
  • «Сильфида», Х. Левенсхольд
  • «Буратино» (балет), Н.Г. Сабитов
  • «Пахита», Минкус
  • «Вальпургия төне» (Вальпургиева ночь), Ш. Гуно
  • «Төнге шәһәр балладасы» (Баллада ночного города), Журбин[3]

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Мәхәббәт һәм үлем» (Любовь и смерть) (1979, көнчыгыш легендалары нигезендә үзенең либреттосы)
  • «Прометей» балет-ораториясе (1998, М.Кәримнең «Ташлама утны, Прометей» трагедиясе буенча Н. Спектор либреттосы)

Симфония[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Симфония (2002)
  • «Лорка» (2005)
  • Симфония (2007)
  • Эскрипкә һәм оркестр өчен концерт (1980)
  • «Симфония картиналары» (1992)

Камера-инструмент музыкасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кыллы квартет өчен «Зеркальные конструкции» шәлкеме (1978)
  • Кыллы оркестр һәм гобой (соло) өчен концерт (1984)
  • Кыллы оркестр һәм бәрмә кораллар өчен «Әтием ядкаре» (Памяти отца) поэмасы (1987)
  • Камера оркестры, 2 курай, кубыз, думбыра өчен «Халык стилендә бәләкәй симфония» (Маленькая симфония в народном стиле) (1996)
  • «Гаҗизлек» (Отчаяние) фортепьяно квинтеты (2003) һ.б.

Вокал музыкасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ф. Гарсия Лорка сүзләренә 5 романс (1976)
  • Сопрано һәм фортепьяно квинтеты өчен «Мәхәббәт һәм үлем» (Любовь и смерть) поэмасы (М.Кәрим сүзләренә) (1978)
  • Сопрано, инглиз рожогы һәм фортепьяно квинтеты өчен «Төнге тынлыкта» (В ночной тишине) (А. Исаакян сүзләренә) (1982)
  • Хор өчен «Япон шигъриятеннән» (Из японской поэзии) (К. Хитомара һәм О. Якимото сүзләренә) (1978)

Балалар өчен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Балалар хоры өчен «Балаларга» (Детское) миниатюралар шәлкеме (С. Маршак һәм халык сүзләренә) (1985)
  • Фортепьяно өчен пьесалар
  • Җырлар

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (2007)
  • БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1997)
  • Салават Юлаев премиясе (2010) – «Прометей» балетына язган музыкасы (1998) өчен
  • Дм. Шостакович исемендәге премия (РФ композиторлар берлеге) (2001)

ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы (1988)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарский энциклопедический словарь. Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маэстро, чыгу юлына! (Р. Сабитов эшеннән алынды)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]