Фазулла Габдрәшитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фазулла Габдрәшитов latin yazuında])
Фазулла Габдрәшитов
Туган 12 (25) октябрь 1903
Иске Кандра, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 5 апрель 1975(1975-04-05) (71 яшь)
Бүздәк, БАССР, РСФСР, СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1944)

Ленин ордены (Ленин ордены)
Хәрби дәрәҗә рядовой[d]

Фазулла Габдрәшитов, Фазулла Габдулла улы Габдрәши́тов (12 [25] октябрь 1903, Иске Кандра, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, РИ5 апрель 1975, Бүздәк, БАССР, РСФСР, СССР) — Советлар Берлеге Каһарманы [1], Үзәк фронтның 61нче армия 7нче гвардия кавалерия корпусы 16нчы гвардия кавалерия дивизиясе 60нчы гвардия кавалерия полкының 2нче эскадроны пулеметчысы, гвардия рядовое.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1903 елның 12 (25) октбрендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге БР Туймазы районы) Иске Кандра авылында татар гаиләсендә туган. Туймазы кулланучылар җәмгыятенең әзерләүләр конторасында эшли. 1941 елның декабреннән Кызыл Армиядә. 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 60-нчы гвардияче атлы гаскәр полкында (16-нчы атлы гаскәр дивизиясе, 61 нче армиянең 7 нче атлы гаскәр корпусы) станлы уксибәр төзәүчесе. Көньяк-Көнбатыш, Брянск, Үзәк, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия, 1 нче һәм 3 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Мәскәүне саклауда (1941-42), Биләүдән көньяктарак һәм көньяк-көнбатыштарак барган сугышларда (1942-1943), Чернигов-Припәт, Һомел-Речица (икесе дә - 1943), Калинковичи-Мозырь, Белоруссия, Рига (барысы да - 1944), Варшава-Познань, Көнчыгыш Померания һәм Берлин (барысы да - 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1943 елда Нивки авылы янында (БССР, Һомел өлкәсе Брагин районы) Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: полкта беренче булып елганы кичә; полк бүлекчәләренә елганы кичүне тәэмин итә. Сугыштан соң Бүздәк районы кулланучылар җәмгыятенең әзерләүләр кантурында эшли.

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Батырлар китабы - Книга Героев. Казань, 2000;
  • Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2.
  • Герои Советского Союза - наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;
  • Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]