Тырыш (Бакалы районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тырыш (Бакалы районы) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Тырыш (1930-елларга кадәр Яңа Чүплек) — Башкортстанның Бакалы районында юкка чыккан татар авылы. Минзәлә өязе Әмәкәй волосте Чүплек авылыннан күчеп килгән татарлар тарафыннан 1925—1926 елларда нигез салынган булган. 1930—1937 (1940) елларда Татарстан АССР Мөслим районында. 1937—1940 елларда РСФСР Югары Советы Указы белән ТАССР Мөслим районыннан БАССР Бакалы районы составына күчерелә (ЦТИА РБ ф. Р-394. Оп.3, д.916, л.17). 1980-еллар башында авыл тарала: халкы читкә китә, күбесе күршедәге Яңа Әгъбәз авылына күченеп бетә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга Минзәлә өязе Әмәкәй волостенә керүче Иске Чүплек (1930-еллардан соң Кызыл Төбәк) авылыннан күченеп килүчеләр нигез салган. Мөшеге елгасының сул кушылдыгы Чүплек ярында урнашкан Иске Чүплек авылында җир җитмәгән бер төркем кешеләр җыелып, сөйләшеп, яңа җиргә күчү турында эш йөртә башлый. Минзәләгә җир бүлегенә барып, җир бирүне сорап, прошение язалар. 1926 елның җәендә 12 гаиләгә күченеп китәргә рөхсәт бирелә һәм аларга 200 га җир бүлеп бирелә. Беренчеләрдән булып, Яңа Чүплек авылы утырасы җиргә Ситдыйк Таҗетдинов, Нурулла Сибгатуллин, Сәләхетдин Җәләев, Мәүләветдин Җәләев, Локманхәким Исламов, Габделхак Низамов, Хәсбиулла Хөснуллин, Мөсифулла Хөснуллин, Нурмөхәммәт Таҗетдинов, Хафиз Сафин, Әхмәтхак Низамов, Газиз Байбулатов, Шәйгәрдән Байбулатов һ. б. күчеп килә. Ара ерак булганлыктан, йорт-кураны күчерү бик кыен була, шуңа күрә өйләрне якын-тирә авыллардан сатып алып, күчереп салалар.

Яңа Чүплек авылы тирәсендә җирләр аз була: бераз басу Шарашлы ягында, Киләйгә таба шактый җирне, Әгъбәз ягындагы җирнең бер өлешен яңа күченүчеләргә бүлеп биргәннәр. 1926 елның язында бүлеп бирелгән 200 га җирне үзара бүлеп чәчәләр. Беренче елны ук җирле совет хакимияте күрсәтмәсе буенча сортлы орлык үстерү ширкәте («Тырыш» артеле) оештыралар, җитен чәчәләр.

1929 елда 13 хуҗалыктан торган авылда «Кызыл таң» күмәк хуҗалыгы оештырыла (рәисе Шәйгәрдән Байбулатов). 1930 елда «Кызыл таң» колхозын Яңа Әгъбәздәге «Урак һәм Чүкеч» колхозына кушалар, Яңа Чүплек (Тырыш) авылы шул колхозның бригадасы булып кала.

1930 елда авылда беренче балалар бакчасы ачыла (1934 елга кадәр мөдире — Нурсания Нурулла кызы Сибгатуллина (Сафина[1]).

1933 елда латин графикасы нигезендә ликбез оештырыла.

Авылдан вербовка белән кешеләрне Магниткага, Ленинградка, Казанга эшкә алып китүләр була.

1941 елда Бөек Ватан сугышына Тырыш авылыннан 15 кеше китә (унысы әйләнеп кайта, бишесе һәлак була, шагыйрь Сардар Җәләев — 1943 елда сугышта ятып калганнарның берсе).

Сугыштан соң авыл бик әкрен тернәкләнә. Авылда клуб, мәктәп, кибет булмый. Күрше авылга йөрергә мәҗбүр булалар. Яшьләрнең күбесе читкә, калганнары Яңа Әгъбәз авылына күченеп бетә

1970—1971 елда авылдан соңгы кешеләр күчеп китә. Соңгы йорт — Нургакидә Нурулла кызы Исламованыкы була. Аның ире Фәрхетдин Бөек Ватан сугышында һәлак булган, ялгызы бер кыз үстерә.

Яңа Әгъбәз авылында Тырыш авылыннан күчкән гаиләләр нәселләре — Нуруллиннар, Хөснуллиннар, Җәләевләр — яши.

Ойконим[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Чүплек» атамасы Мең вулысы башлыгы кенәз Канҗафәрнең энесе Чүплек би исеме белән бәйле. «Чүп» сүзе — төрки телләрдә «үлән» дигән мәгънәдә дә йөри[2][3].

«Тырыш» — артель атамасы, акрынлап авылны да барысына да ошаган шул атама белән атап йөртә башлаганнар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Венера Хәкимова. Чүплек би нәселләре. Мәйдан, 2021 ел, февраль, 98-105нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Нурсания Нурулла кызы Сибгатуллина – язучы Факил Сафинның әнисе
  2. Кызыл Төбәк. 2019 елның 8 июль көнендә архивланган. Минзәлә районы порталы
  3. Фрил Әхмәтов. Мәйдан, 2011 ел, 8нче сан, 155-160нчы бит