Эчтәлеккә күчү

Гагаузча Википедия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гагаузча Википедия latin yazuında])
(Гагауз Википедиясе битеннән юнәлтелде)
Википедия Гагаузча Википедия
гаг. Gagauzca Vikipediya

URL gag.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр Гагауз теле
Эшли башлау вакыты 13 ноябрь 2010 ел
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 3020
Битләр саны 7814
Үзгәртүләр саны 73 437
Теркәлгән кулланучылар 15 625
Актив кулланучылар 24
Идарәчеләр 1
Тирәнлек 23.7

Гагаузча Википедия (гаг. Gagauzca Vikipediya) — Википедиянең гагауз телендәге бүлеге.

Гагауз телендәге тест проект 2007 елның мартында Инкубаторда килеп чыга. Ләкин проект буенча эшчәнлек 2009 елның сентябренә кадәр ике елдан артык вакыт дәвамында зур үсеш алмый.

Алдагы айларда (аеруча 2009 елның ноябрь аеннан) тест проект Инкубатор һәм кече бүлекләр үлчәме буенча зур үсеш кичерә. Ноябрь уртасында ук проект Викимедиа фондының Тел бүлекчәсе тарафыннан алдан хуплана. 2009 ел ахырына проектта инде берничә йөз мәкалә була (кайберләре гаять эчтәлекле була), үз вакытында Башбит формасы тәгаенләнә.

2010 елның 13 ноябрендә гагауз википедиясенең Викимедиа тел бүлекчәсе тарафыннан тулысынча хупланганлыгы билгеле була. 3 декабрьдән сайт эшли башлый.