Мордовия Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мордовия Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте latin yazuında])
Мордовия Республикасы
мөселманнарының
Үзәк Диния нәзарәте
Мордовия мөфтияте
Баш-фатир:

430033 Россия байрагы / Мордовия байрагы, Саранск, Октябрь районы, Октябрьнең 70 еллыгы пр., 163А

Оешма төре:

үзәкләшкән дини оешма

Җитәкчеләр
Мөфти

Фәһим Шәфиев
(2008―2023)

Мөфти в.в.б.

Шамил хәзрәт Сабитов

Нигезләү
3 мөселман оешмасының оештыру җыелышы карары

2008 ел

islamic-centr.mordovia.su

Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән бутамагыз.
Мордовия Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте белән бутамагыз.

Мордовия Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (рус. ЦРО «Центральное духовное управление мусульман Республики Мордовия») ― Россия Ислам килешүе ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте) составындагы үзәкләшкән дини оешма. Мордовия Республикасы территориясендәге кайбер җирле мөселман дини оешмасы һәм дини төркемен берләштерә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мордовия Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте 2008 елның 18 сентябрендә теркәлгән[1]. Ул заманда Мордовиядә ике мөфтият була. Аларның берсе Равил Гайнетдин мөфтиятенә (Рәшит Халиков), икенчесе — Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Үзәк диния нәзарәтенә карый (җитәкчесе — Зәки Әйзатуллин).[2]

Яңа мөфтиятне Мордовия җитәкчелеге әлеге бәйсез оешмалар янына «курчак» оешма итеп төзи. Җитәкче итеп Казан ислам көллияте укытучысы, көрәш буенча спорт остасына кандидат Фәһим Шәфиев чакырыла. Яңа мөфтият яшерен һәм канунсыз төстә оештырыла, дип дәгъвалар ишетелә.[3]

Мөфтиятнең ышанычлы таянычы булып Мордовиянең өч иң борынгы мөселман оешмасы – Аксюн, Татар Тавлы һәм Зур Елховка тора[4].

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

МР Үзәк Диния нәзарәте составына Мордовиянең төрле районнарында 18 җирле мөселман дини оешмасы һәм 17 дини төркем керә[4].

Дини төркемнәрнең күп өлеше Мордовиянең төзәтү учреждениеләре территориясендә урнашкан. Һәрбер җәмгыятьнең гыйбадәт кылу урыны (мәчетләр, гыйбадәт йортлары һәм гыйбадәт кылу бүлмәләре) бар[5].

Ислам мәдәни үзәге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рухи-мәдәни үзәк

Идел буе федераль округында беренче Ислам мәдәни үзәгенә (рус. ИКЦ, Духовно-культурный центр, ДКЦ) 2014 ел башында нигез салынган, 2018 елның 2 ноябрендә Мордовия Башлыгы В. Д. Волков[d] катнашында тантаналы ачылган. Үзәкнең төп максатлары: ислам мәдәниятен, сәнгатен, фәнен һәм мәгарифен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән социаль-мәдәни функцияләрне гамәлгә ашыру; Россия халыклары арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итү; социаль, милли һәм дини конфликтларны булдырмау; Исламда радикализмга һәм экстремистик кәефләр формалаштыруга каршы тору; дини үзаң нигезләре буларак иманны һәм рухилыкны ныгыту; үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, җәмгыятьтә һәм дәүләттә гаилә ролен ныгыту[6].

Ислам мәдәни үзәге бинасын реконструкцияләү алып барыла, ул өч функциональ блоктан торачак: мәгариф, мәдәният һәм ял блогы. Ислам мәдәният үзәгендә бай китап фонды һәм югары технологияле мәгълүмати җиһазлар белән китапханә, Ислам мәдәнияте музее, күп функцияле конференцияләр залы, уку аудиторияләре, мәгълүмат-нәшрият үзәге, балаларның иртә үсеш бүлмәсе, иҗади үсеш үзәге, намаз бүлмәсе, медицина кабинеты һәм социаль ашханә урнашачак[4].

Мөфти[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диния нәзарәте оешканнан бирле, 2023 елның көзенә хәтле мөфти Фәһим хәзрәт Шәфиев җитәкли[4]. 1982 елның 6 августында Мордовиянең Ләмбрә районы Аксюн авылында туган. Мәдинә Ислам университетының (Согуд Гарәбстаны) гарәп теле факультетын тәмамлаган, 2007―2008 елларда Казан ислам көллияте ректоры вазыйфасын биләгән[7] Ислам мәдәни үзәге директоры, Мордовия Республикасы татарларының «Якташлар» төбәк милли-мәдәни автономиясе идарәсе рәисе, Мордовия Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы[8].

Мордовия Республикасы Үзәк Диния нәзарәте мөфтие вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ― Шамил хәзрәт Сабитов[9].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]