Россия Ислам килешүе ассоциациясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Россия Ислам килешүе ассоциациясе latin yazuında])
Россия
Ислам килешүе
ассоциациясе
Бөтенроссия мөфтияте
Баш-фатир:

614022 Россия байрагы / Пермь крае, Пермь, Екатерина ур., 62В

Оешма төре:

дини оешма

Рәсми теле:

рус

Җитәкчеләр
рәис

мөфти Мөхәммәт Рәхимов
(2010―2013)

идарә башлыгы

мөфти Мөхәммәтгали Хуҗин
(2010-2012)

Нигезләү
оештыру конференциясе карары

8.12.2000

Ликвидация
суд карары

14.03.2016

Россия Ислам килешүе ассоциациясе (рус. ЦРО Российская ассоциация исламского согласия, РАИС) яки Бөтенроссия мөфтияте (рус. Всероссийский муфтият) ― 2010―2016 елларда гамәлдә булган үзәкләштерелгән дини оешма (Диния нәзарәте)[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия ислам килешүе ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте) 2010 ел ахырында булдырылган. Бу оешма Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы һәм Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәгеннән соң илнең дүртенче үзәкләштерелгән мөфтияте булыр дип уйланылган. Яңа мөфтиятне оештыруда Бөтендөнья урыс халык соборы бюросы әгъзасы, үзен ислам белгече дип атаучы Роман Силантьев[d] һәм Россия президенты идарәсенең 2002―2011 еллардагы баш киңәшчесе, 2006―2011 елларда Ислам мәдәниятенә ярдәм итү фонды идарәсе әгъзасы[2] Алексей Алексеевич Гришин башлап йөргән[3].

2010 елның 8 декабрендә Мәскәүдә узган оештыру конференциясендә Ставрополь, Пермь крайлары, Урал, Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтләре һәм Рязань шәһәренең җирле «Инам» мөселман дини оешмасы җитәкчеләре үзәкләштерелгән дини оешма ― Россия Ислам килешүе ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте) оештыру турында документка кул куйган.

Россия ислам килешүе ассоциациясе Россиянең традицион (мәгърифәтле) исламы традицияләренә тугърылык һәм гомуми килешү аша мөселманнарның бердәмлегенә ирешүне максат итеп куюын игълан итә[4].

Ставрополь крае мөфтие хаҗи Мөхәммәт Рәхимов[d] бертавыштан яңа Диния нәзарәтенең Рәисе, мөфти итеп сайланган. Россия ислам килешүе ассоциациясе Идарәсен (башкарма комитетын) Пермь крае мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗин[d], Голәмәләр шурасын Фәрит хәзрәт Сәлмән җитәкләгән[5]. Конференциядә оешманың уставы, меморандум һәм Мәскәү шәһәрендә мәчетләр төзелеше белән бәйле хәлләр буенча белдерү кабул ителгән.

Дини күзәтчелек оештыруның башлангычында Пермь крае мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе (2013 елга кадәр) мөфти Мөхәммәтгали Хуҗин торган. 2010 елның декабрендә ул Россия Ислам килешүе ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте) составына кергән, Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын биләгән[6].

2012 елның 21 июнендә Бөтенроссия мөфтиятенең идарә җитәкчесе итеп Мордовия Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе (2008―2023 елларда) мөфти Фәһим Шәфиев билгеләнә[7]. Бөтенроссия мөфтиятен оештыруның башлангычында торган Пермь крае мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗин һәм аның тарафдарлары оешмадан читләштерелә («М. Хуҗин эшчәнлеге Бөтенроссия мөфтиятендә сәламәт булмаган хәл тудыра һәм оешманың нәтиҗәле эшчәнлегенә комачаулый» дигән нәтиҗә белән)[8].

2013 елның июлендә Ставрополь крае мөселманнары Диния нәзарәте Бөтенроссия мөфтиятеннән чыга, һәм мөфти Мөхәммәт хаҗи Рәхимов бу оешманың рәисе вазыйфасыннан китә[9][10].

Екатеринбургта Россия Ислам килешүе ассоциациясенең (РАИС) чираттан тыш съездын үткәрү һәм Бөтенроссия мөфтияте―РАИС башлыгы вазыйфасына Пермь мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗинның сайлануы турында хәбәр ителә. Шул ук вакытта Россия Ислам килешүе ассоциациясе (РАИС) җитәкчелегенең икенче өлеше, җавап итеп, узган съездны легитим түгел дип атый, М. Хуҗинны оешмада җитәкчелекне тартып алуда турыдан-туры гаепли.

2016 елның 14 мартында суд карары буенча Бөтенроссия мөфтияте бетерелгән[11].

Бәя[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«

Әлеге мөфтиятне Россия мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти Равил Гайнетдин «кесә» һәм «курчак» мөфтият дип атаган. Моны ул «Россиядә исламны басарга тырышу өчен эшләнә», дигән[3][12]

»

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В Москве учрежден Всероссийский Муфтият. muftiyat.ru
  2. Алексей Алексеевич Гришин. Циклопедия
  3. 3,0 3,1 Кто он? - Муфтий Фагим Шафиев. umuslim.ru
  4. Мусульмане России создали ассоциацию исламского согласия. smotrim.ru , 8.12.2010(рус.)
  5. Председателем Совета улемов РАИС стал казанский теолог. ИА REGNUM, 6.04.2011(рус.)
  6. Хузин Мухаммедгали, глава исполкома Всероссийского муфтията, муфтий Пермской области. Интерфакс-Религия(рус.)
  7. На посту председателя РАИС муфтия Пермского края сменил муфтий Мордовии. business-class.su, 1.12.2012(рус.)
  8. Муфтий Хузин отстранен от руководства Всероссийского муфтията. РИА Новости, 29.02.2020(рус.)
  9. Выбор Хузина главой Всероссийского муфтията расколол ассоциацию. РИА Новости, 01.03.2020(рус.)
  10. Мухаммад Рахимов не оправдал доверия коллег по РАИС. IslamNews, 4.07.2013(рус.)
  11. ЦРО Российская ассоциация исламского согласия (Всероссийский муфтият). audit-it.ru
  12. Алексей Малашенко. РАИС почти не виден. Ежедневный журнал, 25.12.2010(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]