Мордовия Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мордовия Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте latin yazuında])
Мордовия Республикасы
мөселманнарының
төбәк Диния нәзарәте
Мордовия мөфтияте
Баш-фатир:

430023 Россия байрагы / Мордовия байрагы, Саранск, Пролетар районы, Октябрьнең 60 еллыгы пр., 4Б

Оешма төре:

үзәкләшкән дини оешма

Җитәкчеләр
Мөфти

Зәки Айзатуллин
(2000―2020)

Мөфти в.в.б.

Рафаэль Манюров
(2020 елдан)

Нигезләү
Мордовия мөселманнары съезды карары

2000 ел

Ликвидация
Мордовия Югары суды карары

2022 ел

muftiat.ucoz.ru

Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән бутамагыз.
Мордовия Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте белән бутамагыз.

Мордовия Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (рус. Централизованная религиозная организация Региональное духовное управление мусульман Республики Мордовия, ЦРО РДУМ РМ) ― 2000―2020 елларда Үзәк Диния нәзарәте составында һәм кануни идарәсендә булган үзәкләшкән дини оешма. Мордовия Республикасы территориясендәге 17 мәчетне берләштергән[1].

«Ускүдар» җәмигъ мәчете

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мордовия Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте 2000 елдан гамәлдә булган, кануни һәм административ яктан Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендәге Үзәк Диния нәзарәте составына кергән[2].

Төбәк Диния нәзарәте 2000 елның 11 октябрендә Мордовия мөселманнары съезды карары нигезендә төзелгән, Россия Федерациясе юстиция министрлыгының Мордовия Республикасы буенча Идарәсендә 2000 елның 9 декабрендә теркәлгән[2].

Идарә итүнең җитәкче органнары: мөфти, съезд, президиум[2].

Төбәк Диния нәзарәте составына Мордовия Республикасының Ләмбрә, Ельник, Ромоданово, Ковылкино, Темников районнарының җирле мөселман дини оешмалары кергән[2].

2020 елның җәендә хокук саклау органнарында Россия Үзәк Диния нәзарәте каршындагы Мордовия Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте мөфтие Зәки Айзатуллинга һәм аның Россия Федерациясендә тыелган «Тәблигъ җәмәгате» экстремистик оешмасына катнашы булуда шикләнелгән туганнарына ― имамнарга җитди сораулары туган [3].

2020 елның 7 июлендә Тәлгать Таҗетдин Зәки Айзатуллинның мөфти вазыйфасыннан үз теләге белән отставкасын кабул итә, аннан үзенә алмашка кандидатлар табуын сорый, төбәк Диния нәзарәте рәисе вазыйфаларын башкаручы булырга тәкъдим итә (тиешле указга Тәлгать хәзрәт 2020 елның 16 июлендә кул куя)[4].

2020 елның 17 августында Мордовия Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенең чираттан тыш съездында төбәк Диния нәзарәтен яңадан теркәү һәм аны Россия Үзәк Диния нәзарәте составынан чыгару турында коллегиаль карар кабул ителә, З. Айзатуллин бертавыштан яңа биш еллык срокка (Тәлгать Таҗетдинның Үзәк Диния нәзарәтеннән бәйсез) Мордовия Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте мөфтие итеп сайлана[5]. Зәки хәзрәт Айзатуллин Мордовия Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенең яңа Уставын бәйсез мөфтият буларак теркәү өчен РФ Юстиция министрлыгының Мордовия Республикасы буенча Идарәсенә документлар тапшырган.

2020 елның 18 августында Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Югары мөфти Тәлгать Таҗетдин Зәки хәзрәт Айзатуллинны Россия Үзәк Диния нәзарәте каршындагы Мордовия Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте җитәкчесе вазыйфасыннан азат итү турында указ чыгарган, Россия Үзәк Диния нәзарәте каршындагы МР МТДН рәисе ваыйфаларын башкаручы итеп Рафаэль хәзрәт Манюровны (Кочкурово районы Татар Ымызы авылының җирле мөселман дини оешмасы рәисе) билгеләгән[6].

2020 елның 15 августында Саранскиның «Адмирал» кунакханәсендә ҮДН делегациясенә кергән мөфтиләрнең төбәк Диния нәзарәтенә караган мәчетләрнең имамнары һәм мәхәллә рәисләре белән очрашуы уздырыла, ләкин яңа мөфти сайланмый кала[7].

2020 елның 23 октябрендә Саранск шәһәренең Пролетар район суды үзенең өченче утырышында РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.29 маддәсе (экстремистик материаллар җитештерү һәм тарату) буенча ике карар чыгарган: мөфти Зәки Айзатуллинга 2 мең сум штраф, һәм Мордовия Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенә (рус. РДУМ РМ) 100 мең сум штраф[8][9].

2022 елның сентябрендә Мордовия Республикасы Югары суды Төбәк Диния нәзарәтенең эшен туктата. Нигез булып «Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында» һәм «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» федераль законнарны бозулар тора[10].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]