Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте latin yazuında])
Мордовия Республикасы
мөселманнары
Диния нәзарәте
МР МДН
Баш-фатир:

430011 Россия байрагы / Мордовия байрагы, Саранск, Пролетар районы, Титов ур., 5/1

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Мөфти

Раил Асаинов

Нигезләү
Мәскәү мөфтияте юрисдикциясендәге 5 җәмгыять карары

2000 ел

islam-rm.com

Мордовия Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте белән бутамагыз.
Мордовия Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте белән бутамагыз.

Мордовия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, МР МДН (рус. Централизованная религиозная организация Духовное Управление мусульман Республики Мордовия, ДУМ РМ) ― Мордовия Республикасында урнашкан үзәкләштерелгән дини оешма. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешма составында һәм кануни идарәсе астында 2000 елдан эшли.

Югары органы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диния нәзарәте әгъзаларының мәҗлес – съезды идарә итүнең югары органы булып тора. Башкарма орган ― МР МДН Президиумы.

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам динен уртак рәвештә тоту һәм тарату өчен Россия Федерациясенең Мордовия Республикасы территориясендә урнашкан мөселман дини оешмаларын ирекле нигездә берләштерү.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диния нәзарәте Исламның дини кануннарына һәм Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарына ярашлы рәвештә мөселманнарның җирле дини оешмалары тарафыннан 2000 елның ноябрендә оештырылган. Аның оештыручылары булып Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте (рус. ДУМЕР) (Мәскәү мөфтияте) юрисдикциясендәге 5 җәмгыять тора[1].

Мөфтиләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2000―2001 елларда ― Наил хәзрәт Фәрхетдинов
  • 2001―2011 елларда ― Рәшит хәзрәт Халиков (башка эшкә күчү сәбәпле ― Россия мөфтиләр шурасының Хаҗ эшләре буенча департаменты җитәкчесе ― үз теләге белән мөфти вәкаләтләрен тапшыра)
  • 2011 елда ― Абдулкарим Абдурашитов (автомобиль һәлакәтендә һәлак булган)
  • 2011–2023 елларда ― Исхаков Илдуз Маметович[2]
  • 2023 елдан ― Асаинов Раил Фәрит улы (Абдулмалик-хәзрәт)

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диния нәзарәте рәисе резиденциясе урнашкан «Әл-Мансур» мәчете. Саранск

Диния нәзарәте рәисе резиденциясе Саранскиның «Әл-Мансур» Үзәк Җәмигъ мәчетендә урнашкан.

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диния нәзарәте структурасына Мордовия Республикасы территориясендә урнашкан җирле дини оешмалар һәм дини төркемнәр керә:

  • Саранск шәһәре үзәк җәмигъ мәчете мәхәлләсе
  • Саранск шәһәре Ленин районы мөселманнарының җирле дини оешмасы
  • Саранск шәһәре Октябрь районы мөселманнарының җирле дини оешмасы
  • Ләмбрә районы Ләмбрә авылы «Иман» җирле дини оешмасы
  • Ләмбрә районы Аксюн авылы мәхәлләсе җирле дини оешмасы
  • Ромоданово районы Азюрка авылы «Җәмигъ» җирле дини оешмасы
  • Ромоданово районы Азюрка авылы «Әл-Рәҗәб» җирле дини оешмасы
  • Ромоданово районы Азюрка авылы «Әл-Фуркан» җирле дини оешмасы
  • Ромоданово районы Азюрка авылы «Әл-Мөхәррәм» җирле дини оешмасы
  • Ромоданово районы Азюрка авылы 2нче мәчет җирле дини оешмасы
  • Ромоданово районы Азюрка авылы «Тәүбә» җирле дини оешмасы
  • Ромоданово районы Азюрка авылы «Рамазан» җирле дини оешмасы
  • Ләмбрә районы Инәт авылы «Әбу-Бәкер» җирле дини оешмасы
  • Ләмбрә районы Кырви авылы Үзәк мәчете мәхәлләсе җирле дини оешмасы
  • Ләмбрә районы Зур Ялху авылы «Мәдинә» җирле дини оешмасы
  • Ләмбрә районы Свәрби авылы мәхәлләсе җирле дини оешмасы
  • Кадошкин районы Иса авылы мәхәлләсе җирле дини оешмасы
  • Кадошкин районы Латыш авылы «Нур» җирле дини оешмасы
  • Ләмбрә районы Пензятка авылы мәхәлләсе җирле дини оешмасы
  • Дубёнки районы Ламат авылы мәхәлләсе җирле дини оешмасы
  • Инсар районы Яндовище авылы мәхәлләсе җирле дини оешмасы
  • Рузай районы Өрләдем авылы «Айнулла» җирле дини оешмасы
  • Чамзинка районы Чамзинка бистәсе мәхәлләсе җирле дини оешмасы
  • Ромоданово районы Алтар авылы мөселманнарының «Нур» дини төркеме
  • Ләмбрә районы Мельцан авылы мөселманнарының «Яхъя» дини төркеме
  • Ләмбрә районы Таула авылы мөселманнарының «Умар» дини төркеме
  • Тәрби районы Сыркыды авылы мөселманнарының җирле дини төркеме

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]