Самар өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Самар өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте latin yazuında])
Самар өлкәсе
мөселманнарының
төбәк Диния нәзарәте
Баш-фатир:

443081 Россия байрагы / Самар өлкәсе, Самара, Стара Загора ур., 54.

Оешма төре:

дини оешма

Рәсми теле:

рус

Җитәкчеләр
рәис

мөфти Талип хәзрәт Яруллин

Нигезләү
ҮДН карары

1994

Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (рус. ЦРО Региональное духовное управление мусульман Самарской области, РДУМ СО) ― Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составында һәм кануни идарәсендәге үзәкләштерелгән дини оешма (Диния нәзарәте). Самар өлкәсе территориясендә урнашкан мөселман дини оешмаларын ирекле нигездә берләштерүче.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991 елның гыйнварында өлкә үзәгендә СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтенә (рус. ДУМЕС) керүче Куйбышев мөхтәсибәте оештырылган (имам-мөхтәсиб Куйбышев Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы В. Л. Яруллин)

1994 елның 18 ноябрендә Самар шәһәрендә өлкә мөселманнарының беренче съезды узган. Анда Куйбышев мөхтәсибәте Самар өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте итеп үзгәртелә[1].

1999 елның 19 июлендә юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәлгән.

Диния нәзарәте эшли башлаганнан бирле, 1995―2012 елларда Диния нәзарәте рәисе (мөфти) вазыйфасын Лотфулла улы Вагыйз хәзрәт Яруллин (1934―2020) алып барган (2012―2020 елларда ҮДН казые). 2012 елдан рәис (мөфти) ― Вагыйз улы Талип хәзрәт Яруллин (1963 елгы), «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган[2][3], II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнгән[4].

Самар өлкәсендә 1994 елда ― 24, 2011 елда ― 96 мәхәллә теркәлгән. 96 мәхәлләнең һәркайсында да диярлек татар имамы эшли. Әмма үзгә милләттән булган мөселман күпчелек (чеченнар, азәрбайҗаннар һ. б.) намазга йөрүче кайбер мәчетләрдә вәгазьләр рус телендә бара. Әмма күп мәчетләрдә вәгазьләр татар телендә сөйләнелә. Шулай ук җомга вәгазенең яртысын татар телендә, калган өлешен русча алып барган берничә мәхәллә дә бар[5].

Өлкә хөкүмәте үз бюджетыннан дини корылмаларны төзекләндерү өчен акчалата ярдәм күрсәтеп килә. Мәсәлән, 2008 елда 130 миллионнан артык акча бүлеп бирелгән булган[5].

Самар өлкәсендә 2021 елга 200 меңнән артык мөселман, башлыча, татарлар яши[6].

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диния нәзарәте урнашкан Самар җәмигъ мәчете

Җәмигъ мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Самар тарихи мәчете

Самар җәмигъ мәчетенең рәсми ачылышы 1999 елның 28 ноябрендә була. 4 катлы мәчет бинасының манарасы белән биеклеге – 60 метр, төп гөмбәзнең диаметры 13,5 метр тәшкил итә. Гомуми мәйданы ― 4800 квадрат метр, сыйдырышлыгы ― бер үк вакытта 5000гә якын кеше.

«Нур» мәдрәсәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Самар җәмигъ мәчете каршында 50 укучыга исәпләнгән «Нур» мәдрәсәсе эшләп килә. Мәдрәсә 1994 елда, Җәмигъ мәчете төзелеше белән бер үк вакытта диярлек төзелә башлый[5]. 2003 елның 7 мартында мәдрәсә төзелеше тәмамлана. Мәдрәсәнең беренче ректоры итеп имам-хатыйб Габделәхәт Фоат улы Мингачев билгеләнә, аны Җәмигъ мәчете имамы Иршат Сафин алмаштыра, 2010 елның августыннан мәдрәсә ректоры булып Али Зәкәрия улы Сөләйманов тора. Биредә, шәкертләрнең стационар укуларыннан тыш, өлкә мөселман җәмгыятьләренең имамнары һәм мөәзиннәренең рухи белемнәрен камилләштерү буенча вакытлыча җыеннар үткәрелә, ислам тәгълиматы нигезләре, гарәп графикасы буенча белем алырга теләгән мөселманнарны якшәмбе көнне укыту алып барыла, җәйге вакытта балаларны укыту буенча курслар оештырыла[7].

Басма органнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диния нәзарәтендә әүвәл «Әссәламегаләйкем» дигән газета чыгып килгән, анныры «Ислам-Нур» дигән газета нәшер ителә. Ул аена ике мәртәбә дөнья күрә. Беренче ике табак битле чыгырылышы ― рус телле укучылар өчен булса, дүрт табак битлесе ― татар телендә вәгазьләр, репортажлар белән басыла[5]. 2013 елдан «Сәлам (Мир)» газетасы чыгарыла (беренче мөхәррире Фәрит Шириязданов). 2023 елның мартына тиражы ― 2000, баш мөхәррире Мостафин Руслан Ибраһим улы[8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]