Талип Яруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Талип Яруллин latin yazuında])
Талип Яруллин
Туган телдә исем Талип Вагыйз улы Яруллин
Туган 9 гыйнвар 1963(1963-01-09) (61 яшь)
СССР, РСФСР, Куйбышев өлкәсе, Куйбышев
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре дин әһеле
Балалар ике улы, кызы
Бүләк һәм премияләре
II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале
II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале

Талип Яруллин, Талип Вагыйз улы Яруллин (рус. Талип Вагизович Яруллин, 1963 елның 9 гыйнвары, СССР, РСФСР, Куйбышев өлкәсе, Куйбышев) ― дин эшлеклесе, 2012 елдан Самар өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе (мөфти).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төбәк Диния нәзарәте урнашкан Самар җәмигъ мәчете

1963 елның 9 гыйнварында Куйбышев (1991 елдан Самар) шәһәрендә өч балалы дини гаиләдә туган. Совет чорында ук мөселманнар арасында зур абруй белән файдаланган әтисе Летфулла улы Вагыйз хәзрәт (1934―2020) 1983 елда (ул вакытта аңа 49 яшь) Куйбышев шәһәре гыйбадәт йортының имам-хатыйбы була, 1995―2012 елларда Самар өлкәсе мөфтие, 2012―2020 елларда ҮДН баш казые булган[1][2]

Мәктәпне тәмамлагач, Куйбышев приборлар төзү техникумына укырга керә, әмма укуын тәмамламый, армиягә китә. 1982 елда Н. М. Шверник исемендәге Куйбышев приборлар төзү техникумын (2012 елда Идел буе дәүләт көллиятенә[d] кушылган) «Радио-прибор җайланмалары җитештерү» белгечлеге буенча тәмамлый. 1982, 1984―1993 елларда А. А. Масленников исемендәге заводта[d] (рус. ЗиМ; 2009 елда ябылган) электр-вакуум җиһазларын сынаучы-көйләүче булып эшли. 1993―1995 елларда «Волга» сәүдә йортында хезмәт куя[3].

Дин юлында хезмәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993―1996 елларда Куйбышев мәчетендә мөәзин.

1998 елда Казандагы Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге югары мөселман мәдрәсәсенә укырга керә. Анда дүрт ел читтән торып укый[1].

1998 елдан Самар мәчетендә имам, 2001 елдан имам-хатыйб. 2008 елдан читтән торып укып, Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган.

2012 елның 26 сентябрендә узган Самар өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенең V чираттан тыш съездында күпчелек тавыш белән Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы төбәк Диния нәзарәте рәисе (мөфти) итеп сайланган[4] [5] [6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, өч бала тәрбияләгән: ике улы (гаиләле дин әһелләре) һәм кызы[1].

Энесе ― эшмәкәр, мөфти хатынының сеңлесенә өйләнгән[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]