Карелия мөселманнары Диния нәзарәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карелия мөселманнары Диния нәзарәте latin yazuında])
Карелия мөселманнары Диния нәзарәте
рус.  Духовное управление мусульман Карелии
Баш-фатир:

185002, Россия байрагы Россия, Карелия, Петрозаводск, Муезерская ур., 100

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Рәис

.шәех Габделгазиз Дятко

Нигезләү
Россия мөфтиләр шурасында теркәлү

2001 ел

islamrk

Карелия мөселманнары Диния нәзарәте, шулай ук Карелия мөхтәсибәте (рус. Духовное управление мусульман Карелии, ДУМ КР, Карельский мухтасибат) ― Карелия мөселманнарын берләштерүче үзәкләштерелгән дини оешма. 2001 елда Петрозаводск, Костомукша, Кондопога мөселман җәмгыятьләрен берләштереп оештырылган[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диния нәзарәте урнашкан Петрозаводск мәчете (мәчет итеп яраклаштырылган коттедж тибындагы ике катлы шәхси йорт)

1999 елда Петрозаводскида россияле мөселман Олег (Мостафа) Стародубцев һәм Ливиядә туып-үскән студент-медик Эль Бардвил Висам Али Мөхәммәд Ибраһим яңа мөселман җәмгыятен оештыра башлый, аңа, нигездә, традицион христиан халыклары (руслар, кареллар, финнар) вәкилләрен һәм шәһәр вузларында белем алучы гарәп студентларын җәлеп итә. 2000 елда оешма Россиянең Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте составында теркәлә, аның имам-хатибы итеп Равил Гайнетдин Висам Бардвилны билгели.

2000 елның 15 августында мөселман җәмгыяте Петрозаводскиның шактый дәрәҗәле районында мәчет төзүгә рөхсәт ала. Җир бүлеп бирү Петрозаводск администрациясе архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе тарафыннан санкцияләнгән. Мәчет төзелеше планнары игълан ителгәннән соң, протестлар дулкыны башланып, төзелеш эшләре туктатыла [2].

2000 ел ахырына Бардвил Костомукша мөселман җәмгыятен Россиянең Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте юрисдикциясенә күчерә һәм 2001 ел башында Кондопогада чеченнарның мөселман җәмгыятен оештыру инициативасы белән чыга һәм аны теркәтүгә ирешә. Шул рәвешле ул республикада үзәкләштерелгән мөселман структурасын теркәү өчен кирәкле база булдыра. Әмма төрки халыкларның мөселман җәмгыятьләре республика нәзарәтеннән аерылып чыгып, 2001 елда Үзәк Диния нәзарәтенә кушыла.

Оешма 2001 елның 3 декабрендә Россия мөфтиләр шурасында рәсми теркәлү уза. Карелия МДН беренче рәисе – Али Висам Бардвил [3]. 2015 елда оешма җыенында рәис итеп Сергей (Габделгазиз) Дятко сайлана.

КР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең төп юнәлешләре — мәгърифәтчелек, дин тотучыларның тәрбия эше, җәмәгатьчелек белән үзара хезмәттәшлек, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне консолидацияләү, шулай ук төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү.

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Петрозаводскида мәчет (мәчет итеп яраклаштырылган коттедж тибындагы ике катлы шәхси йорт), Кондопога, Олонец, Костомукша, Сортавала шәһәрләрендә гыйбадәт бүлмәләре эшли. Аларда атна саен җомга намазлары, шулай ук Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә гает намазлары, никахлашу йолалары үткәрелә, ритуаль хезмәтләр күрсәтелә.

2011 елда Россия Президенты Дмитрий Медведев РФ Генераль прокуратурасына Петрозаводскидагы мәчет тирәсендәге низагны ачыкларга куша. Президентка мөрәҗәгать белән мәхәллә кешеләре чыккан булган. Алар мөселман өммәтенең шәһәрдә бердәнбер мәчеттән мәхрүм ителүенә борчылу белдергән.

2017 елда Карелия башлыгы Артур Парфенчиков катнашында Петрозаводскиның Вытегорск шоссесы районында Карелиядә беренче мәчеткә (Ислам мәдәни үзәге) нигез ташы салу тантанасы уза [4]. Мәчет төзелеше 2019 ел бәяләре белән 75 млн сумга төшә, дип исәпләнгән [5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]