Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте latin yazuında])
Пермь крае
мөселманнары
Диния нәзарәте
Пермь мөхтәсибәте
Баш-фатир:

614015 Россия байрагы / Пермь крае, Пермь, Ленин районы, Үзәк, Монастырская ур., 69

Оешма төре:

дини оешма

Рәсми теле:

рус

Җитәкчеләр
рәис

баш имам-мөхтәсиб Илһам Бибарсов

Нигезләү
РФ МДН карары

2006

dum_pk

Пермь крае мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте белән бутамагыз.

Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте (рус. Централизованная религиозная организация Духовное управление мусульман Пермского края в составе Духовного управления мусульман Российской Федерации) яки Пермь мөхтәсибәте (рус. Пермский мухтасибат) ― Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте составында һәм кануни идарәсендә эшләүче үзәкләштерелгән дини оешма (Диния нәзарәте). Пермь крае территориясендәге 15 мөселман җәмгыятен, шул исәптән Березники һәм Нытва шәһәрләрендә, Барда районы үзәгендә һәм башка торак пунктларда урнашкан дини җәмгыятьләрне берләштерә. 2006 елдан 2013 елга кадәр оешма «Пермь крае мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте» дип аталган. Пермь мөхтәсибәтенең үзәге булып 1903 елда төзелгән Пермь җәмигъ мәчете тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пермь җәмигъ мәчете. Диния нәзарәте урнашкан бина

Пермь төбәгендә ислам[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пермь тарихчы-галиме профессор Андрей Белавин[d] (1958―2024) күп санлы археологик экспедицияләр барышында Кама буенда (Карагай районында) Х―ХI гасырларга караган таш мәчете (гыйбадәт йорты) булган мөселман торак пункты булуын ачыклаган һәм исбатлаган [1].

Тарихи документлар 1826 елда Пермь губернасында 21 000 мөселманны берләштергән 143 мәчет булуын күрсәтә. 1897 елгы халык санын алу буенча Пермь губернасында 151.495 мөселман яшәгән. 1913 елның 1 гыйнварына 198 мәктәп һәм 22 мәдрәсә эшләгән[2].

1980-елларда Пермь өлкәсендә мөселманнар XX гасыр башында төзелгән һәм 1930-елларда ябылган шәһәр мәчете тирәсендә туплана. Төрле елларда анда саңгыраулар клубы, КПСС өлкә архивы, Пермь туган якны өйрәнү музее филиалы урнашкан булган[3].

1989 елның 7 маенда Пермьдә шәһәр халкының демонстрациясе була, анда мәчет бинасын дин тотучыларга кайтару турында таләп тә яңгырый. Берникадәр вакыттан соң, Пермь шәһәренең халык депутатлары Советы бинаны мөселман җәмгыятенә тапшыру турында карар чыгара. 1990 елның 4 апрелендә бина дин тотучылар кулына күчә, әмма элек мәчетнең бердәм комплексына кергән хуҗалык һәм ярдәмче биналары мәчеткә кайтарылмый кала. 1991 елның гыйнварыннан ремонт-тергезү эшләреннән соң Пермь җәмигъ мәчетендә даими гыйбадәтләр башлана. 1991 елның 15 гыйнварында ул СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте составындагы Пермь мөхтәсибәте үзәге була[3].

Диния нәзарәте (Пермь мөхтәсибәте)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзәкләштерелгән дини оешма Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте (Пермь мөхтәсибәте) 2006 елда Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте (рус. ДУМЕР) юрисдикциясендә төзелгән. 2006 елның 11 сентябрендә теркәлү узган. 2006 елдан 2013 елга кадәр оешма «Пермь крае мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте» дип аталган.

2006―2012 елларда оешманың рәисе (мөфти) булып хаҗи Хәмит Мәхмүт улы Галәветдинов (1935―2012) тора, аның вафатыннан соң, Пермь җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы хаҗи Илһам Әнвәр улы Бибарсов Диния нәзарәте рәисе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә, 2013 елның февралендә узган чираттан тыш съезд барышында ул Диния нәзарәтенең рәисе итеп (Пермь краеның баш имам-мөхтәсибе дәрәҗәсендә) сайлана[4]. Шул ук съездда имам-мөхтәсибнең беренче урынбасары итеп Коръән-хафиз Заһит Казеханов сайлана[5]. Чираттан тыш съезд делегатлары дини оешманың Уставын һәм исемен үзгәртү өчен тавыш биргән. Оешма Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте (Мәскәү мөфтияте, ДУМЕР) составындагы Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте (Пермь мөхтәсибәте) дип аталачак. Мөхтәсибәт рәисе Илһам Бибарсов «баш имам-мөхтәсиб» рухани дәрәҗәсенә ия була[4].

2023 елның 16 мартында Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәтенең (Пермь мөхтәсибәте) Пермьдә узган чираттагы V съездында И. Бибарсов яңа срокка дини оешманың рәисе итеп сайланган[6].

Пермь ислам көллияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пермь крае мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенә караучы «Пермь мөселман көллияте» белән бутамагыз.

1996 елның 1 гыйнварынннан Пермь җәмигъ мәчете каршында эшләүче мәдрәсә[7] Диния нәзарәте каршында эшләүче мөселман дини оешмасы «Пермь ислам көллияте» дини һөнәри белем бирү оешмасы (рус. Мусульманская религиозная организация духовная профессиональная образовательная организация «Пермский исламский колледж», ПИК) итеп үстерелә (Пермь крае, Пермь шәһәре, Монастырская урамы, 69). 2015 елдан директор Илһам хаҗи Бибарсов[8]. 2023 елның 1 июлендә Пермь ислам көллиятендә беренче чыгарылыш булган[9]. Җирле хакимиятләр ярдәме белән Барда районының Үдик авылында мәчет бинасын реконструкцияләү алып барыла, реконструкциядән соң әлеге бинада Пермь ислам көллияте филиалы эшләячәк.

Басма органнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диния нәзарәтенең басма органнары ― «Ислам в Пермском крае» (Пермь краенда Ислам) газетасы һәм «Искренность» журналы (мөхәррир Сафа Кәримов)[10].

Диния нәзарәте рәисләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пермь җәмигъ мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәтенең (Пермь мөхтәсибәте) үзәге (җәмигъ мәчете) булып 1903 елда төзелгән Пермь җәмигъ мәчете тора.

2019 елдан Пермьдә Гагарин бульвары 74а адресы буенча Пермь крае мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенә караучы җәмигъ мәчете (Пермь крае җәмигъ мәчете) төзелә. [13][14].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Белавин А. М. Археологическое изучение Западного Урала в начале ХХIв.:экспедиционные, исследовательские и издательские проекты. «Вестник Пермского федерального исследовательского центра», 2015, стр. 12(рус.)
  2. Пермский исламский колледж
  3. 3,0 3,1 Региональное Духовное Управление мусульман Пермского края. Общая информация(рус.)
  4. 4,0 4,1 Выпускник РИУ избран имам-мухтасибом Пермского края. Татар-информ, 12.02.2013
  5. ЦРО Духовное управление мусульман Пермского края (Пермский мухтасибат)
  6. В Перми прошел V Съезд Духовного управления мусульман Пермского края (Пермский мухтасибат). Уполномоченный по правам человека в Пермском крае, 16.03.2023(рус.)
  7. Ильхам Бибарсов: «Для нас не существует национальности». Newislamru, 30.09.2014(рус.)
  8. Пермский Исламский Колледж. Руководство. Педагогический (научно-педагогический) состав
  9. Пермский исламский колледж-2023. Первый выпуск!
  10. В Перми вышел очередной номер исламского журнала «Искренность». Мусульмане России(рус.)
  11. Галяутдинов Хамит Махмутович (17.09.1935 – 17.11.2012). Мусульмане России(рус.)
  12. Бибарсов Ильхам Анвярович. ДУМ РФ(рус.)
  13. В Перми строители установили на Соборной мечети ее ключевой архитектурный элемент. МК Пермь, 10.07.2023(рус.)
  14. Строительство Соборной мечети в Перми

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]