Ускүдар (мәчет, Саранск)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ускүдар (мәчет, Саранск) latin yazuında])
Мәчет
Ускүдар
Ускудар
Ил Россия
шәһәр 430023 Мордовия, Саранск, Пролетар районы, Октябрьнең 60 еллыгы пр., 4Б
Дин Ислам
Мәхәллә МР МТДН Саранск шәһәре «Ускүдар» җәмигъ мәчете мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы бина янәшәсендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2005
Төзелеш еллары 20052011 еллар
Төп даталар:
2005 (төзелеш башлану)
2011 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Ускүдар (рус.  Соборная мечеть «Ускудар» г. Саранска) ― Мордовия Республикасы башкаласы Саранск шәһәренең Пролетар районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Мордовия Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (мөфти Зәки Айзатуллин) составындагы Саранск шәһәре Ускүдар җәмигъ мәчете мәхәлләсе карамагында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Саранскида беренче мәчет XX гасырның 90нчы еллары ахырында ачылган. Ул шәхси секторда, Гончаров урамындагы 33нче йортта элеккеге балалар бакчасының бер катлы бинасында урнашкан булган. Шәһәр хакимияте бу бинаны җирле мөселман җәмгыятенә бушлай тапшыра. Республика башкаласы мөселманнарының намаз уку өчен үз бинасы барлыкка килә[1].

Тышкы рәсемнәр
Мәчет төзелеше фотосурәтләре.

«Ускүдар» дип аталган мәчет кыска вакыт эчендә Төркия белгечләре катнашында төзелә. Мәчетнең нигезе 2005 елның 17 августында салынган, 2006 елда стеналар төзелгән һәм түбәсе ябылган, 2007 елда ярымайлы манара төзелгән, 2010 елда Истанбулның Ускүдар районы мөфтияте мәчетне эчтән бизәргә ярдәм иткән. Төркиядән мөнбәр, келәмнәр, көрси, михраб, бизәкле плиткалар китерелгән. Мәчет Мордовия мөселманнары җыйган һәм Ускүдар районы мөфтие Мехмет Гок биргән акчага этаплап төзелгән[2].

Тышкы рәсемнәр
Мәчетнең тантаналы ачылышы фотосурәтләре.

2011 елның 2 июлендә Саранск шәһәренең икенче Җәмигъ мәчете тантаналы рәвештә ачылган. Тантаналы ачылышта кунаклар арасында ҮДН рәисе югары мөфти Тәлгать Таҗетдин, Пенза өлкәсе, Чувашия Республикасы, Татарстан, Сембер, Волгоград һәм Ырымбур шәһәрләреннән мөфтиләр, Мордовия башлыгы (1995—2012 елларда) Н. И. Меркушкин булган[3].

2023 елның февралендә мөфти Тәлгать Таҗеддин «Ускүдар» Җәмигъ мәчетен Үзәк Диния нәзарәте карамагына алу өчен Мордовия судына мөрәҗәгать иткән. Мәчет мәхәлләсе активы РФ Президенты, аның Идел буе федераль округындагы вәкиле һәм Мордовия башлыгы исеменә «Ускүдар» Җәмигъ мәчетен рейдерлык басып алуны булдырмау үтенече белән хат әзерләгән[4].

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үз исемен мәчет Истанбулның бер районы Ускүдар (төр. Üsküdar) хөрмәтенә алган.

Проекты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет проекты Чуашстан Республикасы Яңа Чабаксар шәһәре мәчете өчен архитектор Альфред Локман улы Ибраһимов тарафыннан төзелгән булган, әмма шәһәрдә ниятләнгән төзелешне кайбер сәбәпләр аркасында тормышка ашыру мөмкин булмаган. Нәтиҗәдә, Мордовия мөфтие Зәки Айзатуллинның Чувашиягә визиты барышында аңа бу проект күрсәтелгән һәм мөфти аны хуплаган [5].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрнең төньяк-көнбатыш районында урман паркы читендә матур урында урнашкан. Үз автопарковкасы бар.

Мәчет татар һәм төрек стилендә төзелгән, архитектурасының нәфислеге һәм тыйнаклыгы белән аерылып торган сигез яклы формадагы ике катлы кирпеч бинадан гыйбарәт. 2007 елда төзелгән манарасы үзенчәлекле итеп бизәлгән: турыпочмаклы аскы өлеше әкренләп сигез яклы өске ярусларга күчә, манараның биеклеге 40 м тәшкил итә. Намаз залы эчендә турыпочмаклы колонна куелган. Диварлар төрек стилендәге орнаментлы плиткалар белән капланган. Беренче катында чикләвек агачыннан ясалган дини җиһазлар урнашкан[6].

Мәчет 200гә якын мөселманны кабул итә.

Ускүдар Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы ― Мәүлиханов Хәким Али улы[7].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мечеть на улице Гончарова станет многофункциональным мусульманским центром. Юлдаш, 16.03.2020
  2. Соборная мечеть «Ускудар». Туристский портал Мордовии(рус.)
  3. Центральная Соборная мечеть Аль-Мансур. Администрация Пролетарского района города Саранска(рус.)
  4. Скандальный муфтий Талгат Таджуддин обратился в мордовский суд. Алсу Мякушева ВКонтакте, 9.02.2023
  5. В столице Мордовии открылась новая мечеть. 86islam.ru, 03.06.2011(рус.)
  6. Мечеть Ускудар, Саранск. Tripadvisor(рус.)
  7. Мечеть Ускудар. Региональное Духовное Управление мусульман РМ

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]