Мәхмүд Остагосманоглу әл-Уфи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәхмүд Остагосманоглу әл-Уфи latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Махмүт Остаосманоглу
Туган 1929(1929)
Трабзон, Төркия
Милләт төрек (госманлы)
Ватандашлыгы Flag of Turkey.svg Төркия
Һөнәре мөршид
Ата-ана
  • Гали бин Мостафа (әти)
  • Фатыйма ханым (әни)
Сайт http://www.ismailagacemaati.com

Шәех Мәхмүт Остагосманоглу әл-Уфи, (төр. Mahmut Ustaosmanoğlu; 1929 елда туды) — мәшһүр шәех. Хәнәфи мәзһәбе галиме, Коръән Кәрим мөфәссире, Нәкшбәнди тарикатының мөршиде. Нәкшбәнди-Мөҗәддиди-Халиди тарикатының алтын силсиләнең 36-нчы шәехе. “Исмаил агаҗәмгыятенең рәисе.

Шәех Мәхмүт Остагосманоглу әл-Уфиның биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 елда Уф шәһәре янында булган Миччо авылында (хәзерге Тавшанлы) дөньяга килә. Әтисенең исеме Гали Мостафа улы авылдагы мәчеттә мөәззин һәм имам-хатыйп вазифаларын башкара. Әнисе Фатыйма Туфан Ванлыуглы кызы. Кечкенә Мәхмүткә 10 ел тулгач, әтисе хозурында Коръәни Кәримне ятлый башлый, хафизлык кыла. Башта икешәр, аннары дүртешәр бит ятлап, Коръән хафиз була. Аннан соң Мәхмәд Рөштү Ашыйк Кутлудан тәгълим дәресләрен (дөрес махраҗ) ала. Аннары Балабан авылында “Әмсилә”, “Бина” дәресләрен Габделваххаб хуҗадан ала. Шулай ук “Ясин” сүрәсенең тәфсирен Мостафа һәм Хәсән Ибраһимуглы хуҗалардан ала, бу хуҗалар аны Рамазан аенда Кайсери шәһәренә Коръән Кәримне хәтем кылырга җибәрәләр. Анда Мәхмүт әфәнде бер елга кала һәм Тәсбихчизәде Хаҗи Әхмәт әфәнде хозурында фарсы һәм гарәп телләрен өйрәнә. Бу ел азагында ул: «Сөбха-и сыбъян», «Тухфа-и Вәхби», «Әвәмиль» һәм «Изхар» китапларын өйрәнә. Кайсеридан кайткач, Чалек исемле, Оф шәһәре янында булган бер авылга юл тота. Бу авылда “Сөләймәние” мәдрәсәсен тәмамлаган мәшһүр галимдә - Хаҗи Дурсун Фәйзи Гүвән исемле хуҗа-әфәндедә Кавагыйд, Фикх, Тәфсир, Хәдис һәм Гыйльме Каләм фәннәрен өйрәнә.

1935-нче елда 16 яшендә шаригать фәннәре буенча ижазәт (укыту рөхсәтен) ала. Туган авылына кайткач, укыту эшен башлый, шул ук вакытта ул авыл мәчетендә имам-хатыйп хезмәтен башкара башлый. Шул елны аны Зөхрә исемле апасының кызына өйләндерәләр, аларның өч балалары туа: Әхмәт (1949 елда туа), Габдулла (1952 елда туа) һәм кызы Фатыйма (1953 – 2004 еллар).

1952 елда Бәндермә шәһәренә хәрби хезмәткә алалар.

19541996 елларда кадәр Истанбулдагы «Исмаил ага» мәчетенең имам хатыйбы вазифасын башкара.

Гали Хәйдәр Ахысхави (к.с.) белән очрашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәхмүт әфәндедә (к.с.) яхшы гадәте була: кая да булган җирдә шәехларны зиярәт итү, шәех мәрхүмнәр саныннан булса, аның каберен зиярәт кылу һәм рухына Коръән уку. Нәкъ шулай ук аның хәрби хезмәттә булганда була. Мәхмүт әфәнде (к.с.) Бандырма шәһәрендә Шәех Гали Риза Әл-Бәззаз (к.с.) кабере турында белеп, вакыт табып, аның нурлы каберен зиярәт кыла. Моннан соң ул ошбу мөбарәк мөршиднең халифәсе, Истамбул шәһәренең Фәтих-Чәршәмбә төбәгендә, Мостафа Гыйсмәт Гарибулла дәргахында, булганын белә.

Шул вакыт Чәршәмбә төбәгендә булган Шәех Гали Хәйдәр әфәнде (к.с.), бу дөньядан 40 ел элек киткән, үзенең мөршиден – Гали Риза Әл-Бәззазны, күрә. Гали Хәйдәр әфәнде (к.с.) үзенең авыруына карамастан, юл сәфәренә җыена. Бандырма шәһәренә килгәч, ишек алдында Шәех Гали Риза Әл-Бәззаз (к.с.) күмелгән, мәчет-тәккәдә туктый. Моннан соң ул үзенең мөридләренә әмер бирә: “Солдатны эзләгез!”. Мөридләре исемен дә, фамилиясен дә, адресын да, бернәрсәсен белмәгән, солдатны эзли башлыйлар. Шәехнең әмере – изге, аңа каршы чыгып булмый. Шулай берничә көн үтә...

Бер вакыт Мәхмут әфәнде хәрби хезмәт сергән урыныннан чыгарга мөмкинчелек ала, моннан сож ул (к.с.) тәккәгә ашыгып Шәех Гали Риза әл-Бәззазның (к.с.) каберен зиярат итергә ният кыла. Мәхмут әфәнде (к.с.) Шәехның (к.с.) кабере янында Коръән укыганда, мәчеттән Гали Хәйдәр Ахысхавиның (к.с.) бер мөриде чыгып барган була. Мәхмут әфәндене (к.с.) хәрби хезмәтче киемендә күргәч, ул тиз генә мәчеткә борылып йөгерә һәм дә остазына мөрәҗәгать итеп, әйтә: “Остазым, безнең остазыбыз кабере өстендә бер яшь хәрби хезмәткәр Коръән укый!”. Гали Хәйдәр Ахысхави (к.с.) ашыгып, әйтә: “Тизрәк аны монда чакырыгыз!”. Гали Хәйдәр әфәнденең мөриде яшь Мәхмүт әфәндегә (к.с.) килеп, ана мөрәҗагать итә: “Кардәшем, хәзер мәчетнең өчендә бер шәех бар. Ул Сезне көтә. Мәхмүт әфәнде (к.с.) мәчет өченә кергәч, Гали Хәйдәр әфәнде аңа ихтирам йөзеннән торып баса, һәм дә мәчет өчендә булган кешеләргә мөрәҗәгать итә: “Ниһаять, Мин кемгә әмәнәтемне калдыручы килде!”.

Шулай ул, 1952-нче елда, 4 мәзхәб мөфтие Гали Хәйдәр Ахысхави (к.с.) мөриде була.

1954-нче елдан алып, Истамбулдагы “Исмаил ага” мәчетенең имам вазыйфасын үти башлый. 1996-нчы елда 65 яшькә җитеп, имамчылык вазыйфасын калдыра.

2010-нче елда Истамбул шәһәрендә бик мөһим бер хәл була: 42 илдән 320 Ислам галимнәре җыела. Үзенең чыгышында Ливан мөфтие Усама Рөфәи бөтен җыелган галимнәр исеменнән Шәех Мәхмүт әл-Уфины (к.с.) 15-нче хиҗри һәм 21-нче милади (григориан) гасырның яңартучысы (мөҗәддиде) дип раслыйлар.


Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рухул Фуркан тәфсире


  1. Рухул Фуркан тәфсире (төр. Ruhu`l-Furkan Tefsiri, 18 том)
  2. Сөхбәтләр (төр. Sohbetler, 4 том)
  3. Рисалә-и Көдсия (төр. Risale-i Kudsiyye, 2 том) османлы теленнән тәрҗемә.

Тафсир Рухуль Фуркан төр. Ruhu`l-Furkan Tefsiri Ошбу Коръән тәфсире Мәхмүт әфәнденең зур эшләренең берсе. "Рухул Фуркан" тәфсирендә тирән рәвештә фикх, гакыйдә, тасаввуф һәм башка Ислам фәннәре ачыклана. Тәфсирнең язылуы һаман дәвам ителә (бүгенге көнгә 18-нче томы чыккан), авыр һәм җентекле эш алып барыла. [1]

  • Сөхбәтләр

Сөхбәтләр төр. Sohbetler (4 том) [2]

  • Хатме Хаҗе сөхбәтләре

Хатме Хаҗе сөхбәтләре төр. Hatm-i Hace Sohbetleri

  • Иршадөл Мөридин

Иршадөл Мөридин төр. İrşadül Müridin

  • Рисәлә-и Көдсия

“Рисәлә-и Көдсия” (2 томда) госман теленнән тәрҗемә һәм аңлатмалар. “Рисәлә-и Көдсия” – Шәех Мостафа Гыйсмәт Гарибулланың бөек шигъри әсәре (Бөек Шәех Әфәнде исеме белән киң танылган). Әсәр 30 кисәктән һәм 443 бәйттән тора. Остаз Мәхмүт Әл-Уфи (к.с.) “Рисәлә-и Көдсия” әсәре хакында әйткән: “Ул имам Раббаниның (к.с.) “Мәктүбәт” дигән әсәренең мәтне (кыскача әсәре)”. Шулай ук бу китап турында әйтелде: “Дәрвишнең рухында берәр авырлык, яки шик керсә - “Рисәлә-и Көдсия” әсәреннән берәр бит укысын (һәм дә Аллаһ Тәгалә теләсә) - аңа рухи җиңеллек, сәкинә киләчәк”.

“Рисәлә-и Көдсия” китабына аңлатмарны әле Мөфтий Гали Хәйдәр Ахысхави (к.с.) яза башлый, шуның өчен Мәхмүт әл-Уфи (к.с.) аңлатмасына Гали Хәйдәр Ахысхави (к.с.) шәрехында аның китаплары битләрендә читендәге билгеләр белән тутырылган була.

Мөфтий Гали Хәйдәр Ахысхави (к.с.) әйткән: "Дөньяда, аларга каршы чыгып булмый торган, ике генә китап бар: беренчесе - Шәех Җәләлетдин Руминың (к.с.) "Мәснәви" китабы, икенчесе - "Рисәлә-и Көдсия", әммә "Рисәлә-и Көдсия" әсәрендә шәригать фәннәре тирәнрәк бирелгән”. Ошбу әсәр госманлы телендә язылган булса да, анда күп фарсы һәм гарәп сүзләре бар. Шәех Мәхмүт әл-Уфи (к.с.) 2 томлы әсәрен аңлатмалар белән яза һәм дә кайбер гарәп һәм фарсы сүзләрен яңа төрек теленә үзгәртеп яза.

Китапның беренче томы 2000 елның 4 августында дөнья күрә.


"Okunmaz bu ilim asla kitapla
Eğer çi hep beyan oldu kitapta
Verildi yedi bin yed sadri hitapla
Değildir harfu-savf ya kubabla
Teselsülle bulup hakka gidelim.
Cemâli bâ kemâle seyr idelim."
("Рисәлә-и Көдсия" китабыннан өзек)

Шәех Мәхмүт Остагосманоглу әл-Уфиның (к.с.) хикмәтле сүзләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер хәзрәт (динне, шәригать хөкемнәрен яхшы белүче кеше) йөз мең телевизордан да хәерлерәк вә мәнфәгатьле.

Рабита мәхәббәт белән генә була ала, мәхәббәт тыңлау, буйсыну (иттибагъ) белән генә була ала, тыңлый, буйсына алсаң – яратырсың, сине дә яратырлар.

Имам Раббаниның (к.с.) "Мәктүбәтсез" калган вакытта фәиз киселә (Аллаһ Тәгаләне белү нуры).

Кешеләр ит кебек, дин галимнәре тоз кебек. Ит тозсыз чери башлаган кебек, вәгазьсез калган кешеләр дә чери башлыйлар һәм дә алардан начар ис килә башлый.

Аллаһ Тәгалә синең гамәл китабын укырга сиңа әмер иткән вакытта, синең янында Коръәни Кәримне куярлар һәм дә әйтер Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгалә: “Син гөнаһ кылгансың. Минем Китабымда Син аны кылыр өчен кая таптың?”

Духа намазын калдыру минем өчен үлемнән дә авырыррак. Аны калдырганга мин үлемне сайлармын.

Чалманы кабул итмәгән кешене Пәйгамбәребез (с.г.в.), Җәбраил (а.с.) һәм дә үзе Аллаһ Тәгалә кабул итмәсләр.

Бу дөньяда бөтен әйбер ләгънәт кылынган, Аллаһ Тәгаләне зикер итүдән башка, "Әмер бил-Мәгрүф һәм Наһий ганил-Мөнкәр" (Яхшыга өндәүче һәм начарлыктан тыючы) ясаучылардан башка.

Әти-әниең, яки хатының синнән хат алып, берничә көннән соң аны укысалар – бу хәл, әлбәттә, синең кәефеңне бозыр иде. Ә бит, Аллаһ Раббың сине гөл күреп тора, ә син аның хатын (ягъни Коръәни Кәрим) кулыңа да алмыйсың, сиңа бу хәлгә оялырга кирәк.

Аурупа модасына иярү - намаз калдырганнан да начарырак (ягъни кәферләргә иярү бик начар гамәлләрдән).

Син Аллаһ Тәгаләнең сөтне чирәм белән саламнан барлыкка китерүенә гаҗәпләнмисең, ләкин кәферләр куллары белән ясалган электр әйберләрне күрүгә шаккатасың.

Балаларыгызны аналарының карыныда булган вакыт ук өйрәтә башлагыз. Үзеңне, хатыныңны һәм балаңны яратсан - гарәп теленә өйрән һәм аларны өйрәт.

“Хәерле көн!”, “Хәерле кичләр!”, “Алло!”, - сүзләрен Аллаһы Тәгаләнең сәламе (“Ассаләме галәйкөм!”) алдыннан әйтү зур гөнаһ булып санала.

7 яшьлек безнең калебләребездә нәрсә бар икәнлеген белсә, без тау артларына йөгереп китәр идек (оялудан). Аллаһ Тәгалә бөтен әйбер турында белә, ә без бер дә оялмыйбыз.

Телевизор караган кеше - үзенең динен яратмый.

Кемдә шул 3 әйбер булса, ул иманның татлыгын, тәмен сизәр: а) Аллаһы Тәгаләне яратса, б) Аллаһы Тәгаләнең илчесен (с.г.в.) яратса, в) Диндә булган кардәшен фәкать Аллаһ ризалыгы өчен яратса.

Кеше үзенең асылынып куюыннан курыккан кебек, иманын югалтудан да куркырга тиеш.

Ничәдән ничә сез гыйлем өйрәнүгә вакыт бирәсез, мин дә сезгә шулай ук минем белән аралашуга вакыт бирермен.

Һәркөнлек 4000-гә якын сөннәтләр бар, мин аларның өчесен генә кире каксам - минем артымнан бармагыз.

Миндә үлгән вакытта соңгы сулышым калса, мин “гыйлем алыгыз!”, - дип барыбер әйтер идем.

Зикерсез тәфәккүр (Аллаһ Тәгалә турында уйлау, фикерләү) җәй көне кар яуган кебек.

Син нәфесеңне хаклык белән тутырмасаң, нәфес үзеңне ялкан корырга әмер итәр.

Кем дә кем Әмер бил-Мәгъруф өчен чыкса, әммә дә ләкин сәясәт турында сөйләшсә - беркегә дә аның, хаклык белән алган, җәзасын туктата алмаячак.

Хәләл булмаган хатынга караган кешенең күзләренә эретелгән кургаш агызырлар.

“Хатын-кызлар ачык, капланмыйча йөрсәләр - гөнаһ булмас”, - дип әйткән кеше мөртәд (диннән чыккан) булыр.

Дөньяга (фәни көнкүрешкә) булган мәхәббәте кешене хәмердән күбрәк исертә, җәһәннәмгә керер өчен батырлык бирә.

Нәкшъбәндия тарикатының Шәех Мәхмүт Остагосманоглу әл-Уфига (к.с.) хәтле алтын силсиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]