Дин вә мәгыйшәт (журнал)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дин вә мәгыйшәт (журнал) latin yazuında])
Дин вә мәгыйшәт
Tөр

сәяси, дини, әдәби журнал

Формат

'


Гамәлгә куючы

Вәли Хөсәенов

Нәшер итүче

Вәли Хөсәенов

Нигезләнде

1906 елның 31 декабре

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1918

Төп офис

Ырынбур

Тиражы

800

«Дин вә мәгыйшәт» (Дин һәм тормыш) — 1906 елның 31 декабреннән 1918 елга кадәр Ырынбурда татар телендә айга 2 (соңрак атнага бер) тапкыр чыгып килгән сәяси, дини һәм әдәби журнал. Нәшире — мулла һәм сәүдәгәр, басмаханә хуҗасы, хәйрияче Вәли Хөсәенов (Мөхәммәтвәли Габделгани улы Вәлиев, 1871-1933). 1918 елда ябылганчы журналның 555 саны дөнья күргән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1907 елның апреленә кадәр «Дөнья вә мәгыйшәт» исеме белән чыгып килгән. Нәширләре — Ш. К. Шәһидуллин (Шәфигуллин — ?), М.А. Дәүләтшин, соңыннан мулла һәм сәүдәгәр Вәли Хөсәенов (Мөхәммәтвәли Габделгани улы Вәлиев, 1871-1933). Мөхәррирләре — башта Вәли Хөсәенов, аннары З. Хәйруллин, Ф. Даутов, Г. Ханисламов.

1906 елда Вәли Хөсәенов «Дөнья вә мәгыйшәт» (1907 елдан «Дин вә мәгыйшәт») журналын бастыру өчен Ырынбурда «Дин вә мәгыйшәт» басмаханәсе ача. Әлеге басмаханә 1917 елда ябылганчыга кадәр 180 000 тираж белән 104 исемдә татарча китап бастырып чыгара.

Журнал нигездә ислам дине мәсьәләләрен чагылдыра һәм дин әһелләренә атап чыгарыла. Мәкалә авторлары мәктәп-мәдрәсәләрдәге җәдитчелек хәрәкәтенә кире карашта тора. Шул ук вакытта журнал битләрендә ислам тарихына, ислам фәлсәфәсенә һәм дини әдәп-әхлак мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр дә урнаштырыла. Журнал Идел-Урал буе, гомумән, Россия империясе төрки халыкларның әхлакый йөзе, әхлаксызлык куркынычы мәсьәләләрен күтәрә, укыту-тәрбия эшләрендәге җәдитчелекне яклаучыларга, хуплаучыларга каршы була, ягъни кадимчелек тарафдары булып кала. Журналда Г. Әхмәров, Г. Мансур, Ф. Саймани, Г. Ургани мәкаләләр бастыра, ләкин күпчелек мәкалә имзасыз яки псевдоним белән басыла.

Журнал сәясәте алдынгы карашлы татар зыялылары (бигрәк тә, Габдулла Тукай) тарафыннан каты тәнкыйтьләнә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ислам. Белешмә-сүзлек (төзүче Заһид Шәфигый). Казан:ТКН, 1993. ISBN 5-298-00949-2
  2. Гайнуллин М. Татарская литература и публицистика начала ХХ века. Казань, 1983.
  3. Ислам на Урале: энциклопедический словарь (сост. и отв. редактор Д.З. Хайретдинов). М.- Н.Новгород: ИД «Медина», 2009. ISBN 978-5-9756-0054-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]