Көртлекләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көртлекләр latin yazuında])
Көртлекләр
Сурәт
Халыкара фәнни исем Perdix Матюрен-Жак Бриссон, 1760[1][2][3][…]
Таксономик ранг ыру[1][2][4][…]
Югарырак таксон Кыр тавыклары[1]
Commons-logo.svg Көртлекләр Викиҗыентыкта

Көртлекләр (кыр тавыклары, лат. Perdix) — тавыксыманнар отрядыннан кыр тавыклары ассемьялыгының кошлар ыругы. Сунарчылык объекты.

Ыругның төрләре — урта зурлыктагы көртлекләр. Томшыгы һәм аяклары караңгы төстә. Каурыйларының өске өлеше чуар, коңгырт төсле, янлары һәм койрыгы җирән. Аякларында типкечләре юк. Тешеләр иркәкләрдән аксылрак.

Ауразиянең урта зонасында яшиләр. Соры көртлек АКШ һәм Канадага да күчерелгән.



  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 2005.
  2. 2,0 2,1 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. IOC World Bird List Version 6.4 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  4. IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2