Тычканлылар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тычканлылар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тычканлылар
Mus Musculus-huismuis2.jpg
Халыкара фәнни исем Muridae Иллигер, Иоганн Карл Вильгельм, 1811[1][2][…]
Таксономик ранг гаилә[1][2][…]
Югарырак таксон мышиные[d][2][3]
Таксонның халык атамасы Muridé, Murid һәм глувци
Commons-logo.svg Muridae Викиҗентыкта

Тычканлылар, яки тычканнар (лат. Muridae) — кимерүчеләр отрядына керүче имезүче хайваннар семьялыгы (Rodentia). Тән озынлыгы 5 сантиметрдан башлап (кечкенә тычкан) 48 сантиметрга кадәр (нәзек койрыклы күсе Phloeomys cumingi). Бөтен җирдә таралган, күпчелек төрләре тропик һәм субтропик урманнарда. Төньяк һәм Көньяк Америкага һәм күп кенә утрауларга кертелгән.

Россия фаунасында 13 төргә якын тычканлылар очрый.

Биология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тычканнар (шулай ук күселәр) төнлә һәм эңгер-меңгердә аеруча актив. Күпчелеге орлыклар белән тукланып җирдә тормыш алып бара, кайбер өлеше — хайван ризыгы ашый. Кайберләре — синантроп хайваннар (өй тычканы, кайбер күселәр). Елның җылы вакытында үрчи, кеше өйләрендә — ел буе. 1,5—3 айда җенси яктан өлгерәләр.

Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Семьялык үз эченә 4 ассемьялык, 147 ыруг һәм 701 төр ала.

Кеше өчен әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тычканнар — күп кенә паразитлар йөртүче, кеше һәм йорт хайваннары авыруларын, шулай ук куркыныч инфекцияләрне кузгатучылар. Бөртеклеләр һәм урман хуҗалыкларна, азык-төлек һәм төзелеш материалларына зур зыян китерәләр. Иң зур зыянны Mus (мәсәлән, өй тычканы (Mus musculus)) ыругы тычканнары китерәләр. Көрәш чаралары: азык-төлеккә керү юлын ябу, куркыту (ультратавыш нурланышы: тычканнар 40 кГц кадәр ешлык ишетәләр), санны тоткыннар һәм агу ярдәмендә көйләү.

Лабораторияда тычкан-альбинос

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]