Эчтәлеккә күчү

Флюорография

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Флюорография latin yazuında])
Флюорография
Сурәт

Флюорографияүпкәләрне һәм күкрәк читлеген рентген методы белән тикшерү.

Киңәш ителү шартлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әгәр сезне тын бетү, йөткерү, хәлсезлек борчыса, вакыты-вакыты белән температура күтәрелеп торса, бу тикшерүдән баш тартырга ярамый. Ул туберкулёз, үпкәләрнең кайбер профессиональ авыруларын, специфик булмаган ялкынсыну процессларын, үпкә шешләрен табарга булыша.

Нурланыш алу куркынычы зур түгел, шулай да табиблар елга ике тапкырдан артык флюорография узарга киңәш итмиләр (профилактика өчен елга бер тапкыр), ә йөкле хатын-кызларга бу ысул гомумән тыела.

Әгәр агымдагы ел эчендә флюорография узып, рентген белән дә тикше­ренгән булсагыз, табибка бу хакта әйтергә кирәк. Санлы флюорограф белән тикшергәндә, нурланыш дозасы 4-5 тапкыр кими. Шуңа күрә мөмкинлек булганда, хәзерге заман аппаратында тикшеренү яхшы.