Ягъфәр Гарипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ягъфәр Гарипов latin yazuında])
Ягъфәр Гарипов
Туган телдә исем Ягъфәр Закир улы Гарипов
Туган 14 февраль 1941(1941-02-14)
СССР, РСФСР, ТАССР, Тымытык районы, Наратлы
Үлгән 26 апрель 2023(2023-04-26) (82 яшь)
РФ, ТР, Яр Чаллы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре социолог
Ата-ана
  • Закир Садретдинов (әти)
  • Шәмселбанат Садретдинова (әни)
Бүләк һәм премияләре РФ ФА П. Сорокин исемендәге көмеш медале

Ягъфәр Гарипов, Ягъфәр Закир улы Гарипов (1941 елның 14 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Тымытык районы, Наратлы2023 елның 26 апреле, РФ, ТР, Яр Чаллы) [1] ― социология фәннәре докторы (2016), философия фәннәре кандидаты (1978), Казан федераль университетының Яр Чаллы институты Икътисади теория һәм икътисади сәясәт кафедрасы укытучысы, профессор, доцент. [2] Россия социологлар җәмгыятенең (РОС) мактаулы әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 14 февралендә Татарстан АССР Тымытык районы Наратлы авылында туган. Бабасы Садертдин авыл мәчете имамы булган, НЭП заманында авылда кибет тоткан, соңрак крестьян тормышына күчкән. [3]

Балачак һәм яшьлек еллары Бөгелмә шәһәрендә уза. Анда рус мәктәбен тәмамлаган (1958). Югары белемне Казан авиация институтының моторлар төзелеше факультетында (КАИ) ала, аны «инженер-теплофизик» белгечлеге буенча тәмамлый (1963). 1964 елда Димитровградта атом реакторлары фәнни-тикшеренү институтына эшкә җибәрелә. 1965 елда КАИга әйләнеп кайта. 1972 елга кадәр әлеге институтта укытучы булып эшли. КАИ аспирантурасында ел ярымга якын укый, 1974―1977 елларда СССР Фәннәр академиясе Социология институтының (хәзерге Россия ФА Социология институты) аспирантурасында укый, анда «Милли мөнәсәбәтләрне социологик тикшерүдә күп үлчәмле анализ (методологик һәм методик проблемалар)» темасына философия фәннәре кандидатлыгына диссертациясен уңышлы яклый. 1998 елдан ― өлкән фәнни хезмәткәр. [4]

1978―1993 елларда ― Казан дәүләт педагогия институтының өлкән фәнни хезмәткәре. Алты ел дәвамында ТР Фәннәр академиясенең Социаль-икътисади һәм хокукый фәннәр институтында әйдәп баручы фәнни хезмәткәр булып эшли.

1984―1998 елларда ― Совет социология ассоциациясенең Идел буе филиалының Татарстан бүлеге рәисе, аннары Татарстан социологлары ассоциациясе президенты була. Берникадәр вакыт Россия Социаль Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы була.

2002 елдан Чаллы шәһәрендә яши һәм эшли. Башта Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе (КАМПИ) профессоры, [5] соңрак Казан федераль университетының Яр Чаллы институты Икътисади теория һәм икътисади сәясәт кафедрасы укытучысы, профессор, доцент. [2]

2017 елда, 76 яшендә, үзенең күпьеллык тикшеренүләре буенча Уфада «Күпмилләтле Россия төбәгендә этнотел процесслары: үсеш тенденцияләре һәм социаль проектлау үзенчәлекләре (Татарстан Республикасы мисалында)» темасына социология фәннәре докторлыгына диссертация яклый (фәнни консультант социология фәннәре докторы, профессор Рушан Рәхимҗан улы Галләмов). [6]

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Социология, милләтара мөнәсәбәтләр. Җылылык физикасы белгече буларак эшли башлый, социолог буларак таныла. Аның фәнни җитәкчелегендә 6 кандидатлык диссертациясе әзерләнгән һәм якланган. 100 дән артык фәнни хезмәт авторы. Кайбер фәнни хезмәтләре биредә һәм биредә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2007 ― Яр Чаллы мэрының Мактау грамотасы
  • 2011 ― РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы
  • 2012 ― РФ Фәннәр Академиясенең Питирим Сорокин исемендәге «Фәнгә керткән өлеше өчен» Мактаулы көмеш медале

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Легенды уходят. Страницы недоСоциологии Вконтакте, 26.04.2023
  2. 2,0 2,1 Елена Рассолова. Однажды ученый — навсегда ученый! МОО «Молодые ученые города Набережные Челны» ВКонтакте, 4.04.2018(рус.)
  3. Зөлфия Сабурова. Наратлы // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 278-289нчы бит.
  4. Гарипов Ягфар Закирович. Персональная страница сотрудника КФУ. Казанский (Приволжский) федеральный университет
  5. Гарипов Ягфар Закирович – кандидат философских наук, профессор Камской государственной инженерно-экономической академии
  6. Автореферат Гарипов Я.З._02.04.2017.pdf

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]