Иске Матвеевка

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Матвеевка latin yazuında])
Кәҗә
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Минзәлә районы
Координатлар 55°32'17.18"тн, 53°16'54.04"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423721
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Старая Матвеевка

Иске МатвеевкаТатарстан Республикасының Минзәлә районындагы торак пункт, татар-рус авылы. 1784 елда хасил булган. Татар авылы буларак Казан ханлыгы дәвереннән мәгълүм. 1784 елга кадәр авылның исеме Кәҗә була. 1920 елга кадәр волость, 1944 - 1954 елларда район үзәге була. 1954 елдан Калинин, 1959 елдан Актаныш районына кергән. Хәзер — Минзәлә районында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1773-1775 еллардагы Е. Пугачев җитәкләгән Керәстиян сугышында Кәҗә авылыннан 28 ясаклы һәм 59 йомышлы татар катнашуы тарихка кереп калган. 1784 елдан соң авыл кешеләренә үзләре яшәгән урыннарын, ата-бабаларының асыл сөякләре күмелгән зиратын, үзләре дөнья көткән йорт-җирләрен калдырып китәргә туры килгән. Чөнки ул җирләр Ирәхтә вулысы старшинасы исеменнән йөзбашы Мәүлекәй Мостафин тарафыннан Матвей һәм Никита Можаровларга сатылган. Алпавыт Матвей Можаров авылны куып таратканнан соң, бушап калган йортларга үзе сатып алган крепостной керәстияннарны китереп керткән. Менә шуннан соң Кәҗә авылы Матвеевка авылына әйләнә. Тирә-яктагы Дәре авылы Дыреевкага, Камыштамак башта Аристовкага, аннан Александровкага, Тузганабикә Екатериновкага, Казлыкуак Кузлуковкага, Кәркин Каркинога әйләндерелә[1].

19441954 елларда — ТАССРның Матвеевка районы үзәге.

Авылда туган күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.4 °C -11.2 °C -6 °C 4.2 °C 13.3 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4.1 °C -5.2 °C -10.7 °C 3.8 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.8 °C.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.