Матвеевка районы (ТАССР)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Матвеевка районы (ТАССР) latin yazuında])
Матвеевка районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Иске Матвеевка

Нигезләү датасы

1944 елның 19 феврале

Юкка чыгару датасы

1954 елның 22 ноябре

Рәсми телләр

татар, рус

Матвеевка районы (рус. Матвеевский район) — 1944 елдан 1954 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Татарстан Көнчыгышында, Минзәләдән Көньяк-Көнчыгышка 25 чакрым ераклыкта урнашкан. Административ үзәк — Иске Матвеевка авылы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Матвеевка районы 1944 елның 19 февралендә төзелгән. Район территориясе 1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Матвеев вулысында, 1920 елдан 1930 елга кадәр Минзәлә кантонында, 1930 елдан 1935 елга кадәр Минзәлә районында, ә 1935 елдан 1944 елга кадәр Минзәлә һәм Калинин районнарында урнашкан.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Чистай өлкәсе составына, ә 1953 елның 21 февралендә Бөгелмә өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1954 елның 22 ноябрендә бетерелгән, территориясе Калинин һәм Минзәлә районнары составына тапшырылган.[1]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район 1948 елның 1 гыйнварына 53 торак пунктны, 18 авыл советын үз составына кертә: Аю, Бикбау, Югары Темирхан, Югары Юшады, Иске Иркәнәш, Калтак, Кызыл Төбәк, Кузлуковакский, Маткауш, Николаевка, Яңа Маҗын, Яңа Тамбов, Рус Караны, Рус Мөшегесе, Иске Александровка, Иске Матвеевка, Татар Мөшегесе һәм Чупай.[1] Район мәйданы 657 км² тәшкил иткән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 http://www.millattashlar.ru/index.php/МАТВЕЕВКА_РАЙОНЫ_(Матвеевский_район)