Кызыл Армия районы (ТАССР)
Ил | |
---|---|
Статус | |
Җөмһүрият | |
Административ үзәк | |
Нигезләү датасы | |
Юкка чыгару датасы | |
Рәсми телләр | |
Халык саны (1939) |
20 683 кеше[1] |
Милли состав |
Кызыл Армия районы (рус. Кзыл-Армейский район) — 1935 елдан 1958 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Чистайдан Көньяк-Көнчыгышка 25 чакрым ераклыкта, Татарстанның үзәк өлешендә урнашкан. Административ үзәк - Каргалы авылы.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кызыл Армия районы территориясе 1920 елга кадәр Казан губернасының Чистай өязе Караглы вулысында, 1920 елдан 1930 елга кадәр Чистай кантоны Караглы вулысында, ә 1930-1935 елларда Чистай районында урнашкан.
1935 елның 10 февралендә Чистай районыннан бүленеп чыгару юлы белән барлыкка килә.
1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Чистай өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.
1958 елның 23 маенда Кызыл Армия районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Яңа Чишмә һәм Чистай районнарына тапшырыла.[2]
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1948 елның 1 гыйнварына районда 19 авыл советы булган: Әҗәү, Акбулат, Васильев, Изгар, Исләй, Ишәле, Каргалы, Михайловка, Чаллы Башы, Рус Ялтаны, Иске Роман, Татар-Алкины, Татар Ялтаны, Татар Сарсазы, Федоров, Чытырчы, Чуаш Ялтаны, Чуаш Чабаксары һәм Шыкмай. Район мәйданы 670 км² тәкил иткән.[2]
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1939 елда халык саны 20683 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 71,9 %, руслар - 21,6 %, чувашлар - 5,9 %.[1]
Танылган кешеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Наил Ахунов - гаскәр командирының беренче урынбасары һәм хәрби совет әгъзасы, генерал-лейтенант, Белорус ССР Югары Советы депутаты.[2]
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстанның административ-территориаль бүленеше
- Татарстанның административ-территориаль бүленеше (1948)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- http://istmat.info/files/uploads/17632/sssr_ad-ter_delenie_1941_rsfsr.pdf 2016 елның 7 апрель көнендә архивланган.
- http://www.millattashlar.ru/index.php/КЫЗЫЛ_АРМИЯ_РАЙОНЫ_(Кзыл-Армейский_район)
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
- Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
- РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.