Чынлы районы (Татарстан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чынлы районы (Татарстан) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Чынлы районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Иске Шәйморза

Нигезләү датасы

1935 елның 10 феврале

Юкка чыгару датасы

1959 елның 12 октябре

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1939)

38 817 кеше[1]

Милли состав

татарлар, чувашлар, руслар[1]

Чынлы районы (рус. Цильнинский район) — 1935 елдан 1959 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Татарстан Көньяк-Көнбатышында, Буадан Көньяк-Көнбатышка 30 чакрым ераклыкта урнашкан. Административ үзәк - Иске Шәйморза авылы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чынлы районы территориясе 1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа һәм Сембер өязләрендә, 1920 елдан 1930 елга кадәр Буа кантонында, 1930 елдан 1935 елга кадәр Буа һәм Чүпрәле районнарында урнашкан.

1935 елның 10 февралендә Буа һәм Чүпрәле районнарыннан аерылып чыгу юлы белән Будённый районы буларак барлыкка килә. 1957 елның 29 ноябрендә исеме Чынлы районы итеп үзгәртелә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1959 елда 12 октябрендә, ә аның территориясе Буа һәм Чүпрәле районнары составына кертелгән.[2][3]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елда Чынлы районы 26 авыл советына бүленгән: Әлши, Зур Чынлы, Борындык, Боерган, Вольнистан, Ямбулат, Күшке, Шәмәк, Кече Чынлы, Новоселки, Яңа Тинчәле, Яңа Чынлы, Яңа Шәйморза, Раково, Сарсаз, Кырык-Садак, Иске Мәртле, Күчкән Иске Суыксу, Иске Тинчәле, Иске Шәйморза, Таковар, Тимбай, Чуаш Киштәге, Чуаш Сарыкамышы, Чуаш Шәйморзасы, Янтуган. Район мәйданы 729 км² тәшкил иткән.[2][3]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елда халык саны 38817 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 57,26 %, чувашлар - 28,36 %, руслар - 13,9%.[1]

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда 21 колхоз эшләп килгән була[4]:

  • "Азат" - Кырык-Садак авыл советы;
  • Карл Маркс ис. колхоз;
  • "Кызыл Сабанчы" - Иске Шәйморза авыл советы;
  • "Кызыл Яр";
  • Киров ис. колхоз - Чуаш Шәйморзасы авыл советы;
  • "Красная Ягодная";
  • "Кызыл Ялкын";
  • "Красные Новоселки" - Новоселки авыл советы;
  • Мичурин ис. колхоз - Күшке авыл советы;
  • Молотов ис. колхоз;
  • "Яңа Тормыш" - Кырык-Садак авыл советы;
  • "Ответ интервентам";
  • "Җиңү" - Ямбулат авыл советы;
  • "Прогресс";
  • "Сталин юлы" - Ямбулат авыл советы;
  • "Сакко" - Яңа Шәйморза авыл советы;
  • "Трудовик";
  • "Ударник" - Вольнистан авыл советы;
  • Фрунзе ис. колхоз;
  • "Кызыл Суыксу" (1932-1935) / Фрунзе ис. колхоз (1935-1951);
  • Чапаев ис. колхоз.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 http://www.demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2409
  2. 2,0 2,1 http://www.millattashlar.ru/index.php/ЧЫНЛЫ_РАЙОНЫ_(Цильнинский_район)
  3. 3,0 3,1 http://www.millattashlar.ru/index.php/БУДЁННЫЙ_РАЙОНЫ_(Будёновский_район)
  4. https://www.kremnik.ru/node/440262