Николаевка (Минзәлә районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николаевка (Минзәлә районы) latin yazuında])
Николаевка
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Тауборын авыл җирлеге[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Тауборын авыл җирлеге[d][1]
Почта индексы 423722
Карта

НиколаевкаТатарстан Республикасының Минзәлә районында урнашкан авыл. Минзәлә елгасыннан 3 км ераклыкта, Минзәлә шәһәреннән 25 км көньяк-көнчыгышка таба, Йомры Ялан (рус. “Круглое Поле”) тимер юл станциясеннән 105 км ераклыкта, төньяк-көнчыгыш яктан 12 км Казан-Уфа автотрассасында урнашкан.

1876 елда Николавкада 89 хужалык булып, аларда 551 кеше яшәгән, соңгы халык санын исәпкә алу буенча авылда 467 кеше исәпләнгән.

Почта индексы — 423722.

Николаевка авылының тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николаевка авылы тарихы Россия империясенең 18 гасырда алып барган сәясәте белән бәйле. Бертуган алпавытлар Матвей һәм Никита Можаровларның шушы төбәктәге шактый гына татар авылларын җирләре, болыннары һәм урманнары белән бергә сатып ала. Шушы бертуганнарның тагын берсе – Николай Моҗаров хәзерге Башкортстандагы Урмы, Йөзмә, Татарстанның Зәй районындагы күп авыллар белән бергә, Тауборын авылын да бик күп җирләре белән сатып ала. Тауборыннан куылган татарлар урынына Можаров Пенза, Тамбов һәм Смоленск губерналарындагы авылларның крестьяннарын күчереп утырта. Һәм шушы Тауборын 18 гасыр азагында Можаровның үз исеме белән, ягъни Николавка дип атала башлый.

Николаевка авылының халык шөгыле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Крестьяннарның күпчелеге җир эшкәртү, мал асрау, таш чыгарып, алардан амбарлар, терлек абзарлары төзү белән шөгыльләнгән.

Бүгенге көндә Николаевка мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Рябинушка” һәм “Калинка” рус фольклор ансамбльләре белән танылган.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.4 °C -11.2 °C -6 °C 4.2 °C 13.3 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4.1 °C -5.2 °C -10.7 °C 3.8 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.8 °C.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәйдан 12/2006
  • Мензелинский край: история и современность/ Сост: Ю.Ю. Юсупов, М.Н.Сафиуллин. – М.: 2006. – 497с.
  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.