Минзәлә Казан Изге Ана иконасы чиркәве

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минзәлә Казан Изге Ана иконасы чиркәве latin yazuında])
Чиркәү
Минзәлә Казан изге Ана иконасы чиркәве
храм в честь иконы Казанской Божией Матери
Минзәлә Казан изге Ана иконасы чиркәве
Минзәлә Казан изге Ана иконасы чиркәве
Минзәлә Казан изге Ана иконасы чиркәве
Ил Татарстан
Шәһәр Минзәлә
Дин Православие
Мәхәллә Казан епархиясе
Чулман аръягы благочиние округы 
Бина төре бер башлы гыйбадәтханә
Төзелеш еллары 18821897 еллар
Халәте гамәлдә

Минзәлә Казан изге Ана иконасы чиркәве (рус. храм в честь иконы Казанской Божией Матери) — Рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархаты) Татарстан митрополиясе Казан епархиясе Чулман аръягы благочиние округына караучы дини оешма.
Чиркәү җитәкчесе — иерей Алексей Павлов.
Адресы - 423700, ТР, Минзәлә, Октябрь урамы, 1нче йорт.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасыр башында ук Минзәлә шәһәре зиратында Изге Николай чиркәвенә караучы зур булмаган Элҗен чиркәве (рус. Ильинская церковь) булган. 1840 елларда әлеге чиркәү нигезендә Элҗен пәйгамбәр хатын-кызлар монастыре (рус. Пророко-Ильинский женский монастырь) оеша. 1886 елда Изге Николай чиркәве акчасына (агачтан) яңа бина корыла, чиркәүнең исеме «Могҗиза тудыручы Казан изге Ана иконасы хөрмәтенә» дип атала.

XX гасырның 30нчы елларында советлар хакимияте тарафыннан Изге Николай чиркәве ябылгач, православие динен тотучылар Казаннан тыш Татарстанда ябылмый калган бердәнбер әлеге чиркәүгә йөри башлый. 1982-1987 елларда ак кирпечтән чиркәүнең яңа бинасы корыла.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]