Виктор Тёмин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Виктор Тёмин
В.А.Тёмин.jpg
Туган телдә исем Виктор Антоний улы Тёмин
Туган 3 ноябрь 1908(1908-11-03)
Царевококшайск
Үлгән 15 гыйнвар 1987(1987-01-15) (78 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Кунцево зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре журналист, фотограф
Җефет Тамара Белова
Балалар кызы Светлана Самсонова
Бүләк һәм мөкәфәтләре

Кызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены

I дәрәҗә Ватан сугышы орденыII дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Виктор Тёмин, Виктор Антон (Антоний) улы Тёмин, Тёмин Виктор Антонович (Антониевич) (1908 елның 3 ноябре, Казан губернасы, Царевококшайск1987 елның гыйнвары, Мәскәү) — совет фотокорреспонденты. «Известия ТатЦИКа», «Кызыл Татарстан», «Правда», «Известия» газеталарында, «Огонек» журналында, ТАСС агентлыгында эшли. Бөек Ватан сугышының беренче көненнән алып соңгы көненә кадәр үзәк газеталарның (Правда, Красная звезда) фронт хәбәрчесе буларак катнаша, капитан. Нюрнберг процессын «Правда» корреспонденты буларак төшереп бара, Япониянең капитуляция актына кул куюын фотога ала, Берлинда Рейхстаг өстенә эленгән Җиңү байрагын беренчеләрдән булып очкычтан фотога төшерә[1].
Мари АССР һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Минзәлә шәһәренең шәрәфле ватандашы (1973).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В.А.Тёмин фронтта
Рейхстаг. В.А. Тёмин фотосы. 02.05.1945

1908 елның 21 октябрендә (3 ноябрендә) Казан губернасы Царевококшайск (хәзерге Мари Ил, Йошкар-Ола) шәһәре Воскресенский соборы православие рухание Антоний Анатолий улы Темин[2][3] гаиләсендә туган.

1915 елның ноябрендә әтисен Уфа губернасы Минзәлә шәһәренә чиркәү мәктәпләре күзәтүчесе итеп күчерәләр. Балачагы Минзәлә шәһәрендә уза. В.М. Молотов исемендәге мәктәпне (хәзерге 1нче урта мәктәп) тәмамлый. Мәктәптә укыганда ук фотога төшерү белән мавыга[4].

1922 елдан Казанда яши. 14 яшеннән башта «Известия ТатЦИКа», соңрак «Кызыл Татарстан» газеталарында фотохәбәрче булып эшли [5], 1929 елда Казанга килгән А.М. Горькийны сурәткә ала. Язучы аңа «Лейка» портатив фотоаппараты бүләк итә[6], әлеге фотоаппарат белән хәбәрче ике сугышны уза.

1930 елдан Мәскәүдә, «Правда» газетасында эшли.

1930 еллар башында илкүләм әһәмиятле вакыйгаларны: Төньяк полюска беренче экспедицияне, Челюскинчыларны коткаручы беренче Советлар Берлеге Каһарманнарын (1934), Чкалов, Беляков һәм Байдуковның озак вакытлы очышын, беренче хатын-кыз очучыларның (Полина Осипенко, Валентина Гризодубова, Марина Раскова) «Родина» очкычында очышын, «Таймыр», «Мурманск», «Ермак», «Садко» бозваткычларының Арктикага экспедициясен һ.б. фотога төшерә.

Хәсән күле (1938), Халхин-Гол елгасы (1939) янында барган сугышларда Г.К. Жуков белән таныша. 1939-1940 еллардагы совет-фин сугышында фотохәбәрче буларак катнаша.

Бөек Ватан сугышы елларында «Правда» газетасының фронт корееспонденты була. 1945 елның 1 маенда По-2 очкычы (очучы Иван Вештак) бортыннан Рейхстагка кадалган Җиңү байрагын фотога (ru) төшерә. «Правда» газетасында басылган әлеге фотоны дөньяның унлаган илләре газета һәм журналлары күчереп баса.

1945 елның 2 сентябрендә «Миссури» линкорында Япониянең капитуляция актына кул куюын, ягъни Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануы фактын тарих өчен төшерә.

1945 елның 20 ноябреннән 1948 елның 1 октябренә кадәр хәрби җинаятьчеләр өстеннән барган Нюрнберг процессында «Правда» газетасының махсус хәбәрчесе буларак катнаша.

Совет журналистикасының иң оператив һәм югары һөнәри фоторепортеры исәпләнә. 35 ел буе язучы М.А. Шолоховның тормышын һәм иҗатын фотога төшерә[7]. 28 чит илдә булып, кызыклы фотосурәтләр төшереп алып кайта[8]

1987 елның гыйнварында Мәскәүдә вафат. Кунцево зиратында җирләнгән.

Фотографның архивын кызы Мәскәү өлкәсе Балашиха шәһәре музеена тапшыра[9].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]