Правда (газета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Правда (газета) latin yazuında])
(Правда битеннән юнәлтелде)
«Правда» (тат. дөреслек, хакыйкать)
«Правда» газетасы логитибы
Формат

оппозицион фирка басмасы


Гамәлгә куючы

Россия коммунистлар фиркасе

Мөхәрир

Комоцкий Борис

Нигезләнгән

1912

Тел

рус

Төп офис

125993, ГСП-3, Мәскәү ш., Правда урамы 24

Тиражы

103 000


Веб-сайт: http://gazeta-pravda.ru/
Правда, 16 март 1917
Мәскәүне саклаучы, ноябрь 1941

«Правда» газетасы – озак еллар коммунистлар фиркасе (РСДРП, ВКП(б), КПСС) төп матбугат органы булып торган көндәлек басма. Хәзерге вакытта – КПРФ басма органы.

Белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Советлар Берлегенең җитмеш биш елга якын төп матбугат органы саналган “Правда” гәзитен В. И. Ульянов-Ленин 1912 елның 5 маенда (искечә стиль белән — 22 апрельдә) Петроградта оештырып чыгара башлый. Патша хөкүмәте беренче ике елда гәзитне сигез тапкыр яба, аның җитәкчеләрен, активистларын эзәрлекли. Ул кара дәвердә исемен берничә тапкыр алмаштырырга мәҗбүр ителсә дә, матбугат басмасы үз юлыннан тайпылмыйча бара, изүчеләргә каршы көрәштә хезмәт ияләрен, зыялыларны, иҗат кешеләрен, хәрбиләрне туплаучы көчкә әверелә. Ил башкаласы белән бергә 1918 елның 16 мартында “Правда” редакциясе Мәскәүгә күченә. 1945 һәм 1962 елларда — Ленин ордены, 1972 елда Октябрь революциясе ордены белән бүләкләнә. 1922 елдан 5 май Матбугат көне буларак билгеләп үтелде.

1991 елда Советлар Берлеге җимертелеп ташланганда аны чыгаруны туктатып торалар. Шул ук елдан ул Россия Федерациясе Коммунистлар фиркасе органы булып нәшер ителеп килә. Соңгы ике дистә елда ниләр генә кичерергә туры килсә дә, ул үзенең исемен дә, логотибын да, кыйбласын да үзгәртмәде. 2012 елда аның тиражы — 100 300 данә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]