Казанлык (Стара-Загора өлкәсе)
Казанлык | |
болг. Казанлък | |
Байрак | Илтамга |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 1300 |
---|---|
![]() | |
Рәсми исем | Казанлък[1] һәм Kazanlak[1] |
Дәүләт |
![]() |
Нәрсәнең башкаласы | Казанлык[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Казанлык[d][1] |
Сәгать поясы | UTC+02:00 һәм UTC+03:00 |
Халык саны |
48 551 (15 март 2024)[2], 53 644 (15 март 2024)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 407 ± 1 метр |
Кардәш шәһәр | Искәндәрия[d], Верия[d], Фукуяма, Сен-Ерблен, Луксор[d], Тольятти, Ле-Гра, Наҗканижа, Кочани[d], Тырговиште[3] һәм Цзинань[d] |
Нәрсә белән чиктәш | Троян[d] |
Мәйдан | 36 км² |
Почта индексы | 6100 |
Рәсми веб-сайт | kazanlak.bg |
Җаваплы | Проект:Болгария[d][1] |
Җирле телефон коды | 0431 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
![]() |
Казанлы́к (болг. Казанлък) — Болгария шәһәре. Стара-Загора өлкәсенең Казанлык общинасына керә.
Урнашуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казанлык шәһәре Казанлык казанлыгында, Стара-Платина тау сыртының көньяк битләвендә урнашкан[5].
Ил башкаласы София шәһәреннән 194 км көнчыгышка таба һәм Бургастан көнбатышка таба 185 км, Стара-Загорадан төньяк-көнбатышка таба 36 км, Пловдивтан төньяк-көнчыгышка таба 114 км һәм Варнадан көньяк-көнбатыш тарафта 320 км ераклыкта урнашкан.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанлык шәһәре XV гасырда барлыкка килгән [5].
XVII гасырдан башлап роза мае җитештерү үзәге буларак билгеле [6].
1877-1878 еллардагы Рус-төрек сугышы барышында Казанлык озак вакытлар хәрби хәрәкәтләр зонасы булып торган [5].
1901 елда шәһәрдә сәнгать галереясы һәм «Искра» тарихи музее ачыла [5].
1918 елда «Кремона» кыллы музыка кораллары остаханасе ачылган (1944 елда аның нигезендә кыллы музыка кораллары фабрикасы төзелә) [6][7].
1924 елда Софиядән Казанлыкка «Арсенал» корал җитештерү заводы күчерелә.
1941 елда шәһәр читендә «Калвача» аэродромы җиһазландырыла.
1953 елда шәһәр халкы саны 20 мең тәшкил итә, бу вакытта шәһәрдә туку сәнәгате һәм эфир майлы культураларны (роза чәчәге) эшкәртү сәнәгате эшләгән [8].
1967-1969 елларда биредә роза маен җитештерү музее ачыла [5].
1969 елда шәһәр халкы саны 50 мең тәшкил итә, шәһәр икътисады нигезен машиналар эшләү (станоклар, гидравлика җиһазлары һ. б.), туку, агач эшкәртү һәм азык-төлек җитештерү сәнәгатьләре тәшкил итә.
1985 елда халык саны 61 мең тәшкил итә. Шәһәрдә машиналар төзү, туку һәм азык сәнәгате, шулай ук эфир майлары җитештерү предприятиеләре эшли [6].
2008 елда халык саны 52,8 мең кеше тәшкил иткән [5].
Туризм
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казанлык шәһәреннән ерак түгел урнашкан казанлыкта Стара-Планина таулары (Балкан таулары) итәгендә туристларга яхшы билгеле Гөлчәчәкләр (Розалар) үләне бар – ул Болгариянең мөһим туристлык объекты.
Истәлекле урыннар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Чудомир» әдәби-сәнгать музее
- «Шипка-Бузлуджа» милли паркы-музей
- Фракия монастыре
- Шипка (тау)
- Бузлуджа түбәсе[9]
Даими уздырылучы чаралар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Розалар фестивале [10][11]
- Халыкара фольклор фестивале
- Чудомир тантаналары
- Фракия патшалары үзәнендә бәйрәм
Туганлашкан шәһәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ил | Шәһәр | Ел |
---|---|---|
![]() |
Александрия | 2006 |
![]() |
Луксор | 2006 |
![]() |
Грасс | 2004 |
![]() |
Кашан | 2009 |
![]() |
Сен-Ерблен | 2008 |
![]() |
Верия | 2001 |
![]() |
Тольятти | 1994 |
![]() |
Фукуяма | 1995 |
![]() |
Кочани | 2007 |
![]() |
Наҗканижа | 1970 |
![]() |
Тырговиште | 2004 |
![]() |
Цзинань | 2013 |
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Казанлык кыш көне: Берләшкән Европа мемориалы
-
Яңа Казанлыкта җәяүлеләр урамы
-
Фракия чиркәвендәге сурәт
-
Васил Левски кварталы
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 НСИ Националният регистър на населените места
- ↑ 2,0 2,1 https://www.grao.bg/tna/t41nm-15-03-2024_2.txt
- ↑ http://www.pmtgv.ro/anexaHCL110-2014.pdf
- ↑ BG State e-Government Agency
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Казанлык // Большая Российская Энциклопедия / редколл., гл. ред. Ю. С. Осипов. том 12. М., научное издательство "Большая Российская Энциклопедия", 2008. стр.390-391
- ↑ 6,0 6,1 6,2 Kazanluk // The New Encyclopedia Britannica. 15th edition. Micropaedia. Vol.11. Chicago, 1994. page 776
- ↑ С. Дервентский. Мастера струнных инструментов // журнал «Болгария», № 6, 1955. стр.14-15
- ↑ Казанлык // Большая Советская Энциклопедия. / редколл., гл. ред. Б. А. Введенский. 2-е изд. том 19. М., Государственное научное издательство «Большая Советская энциклопедия», 1953. стр.302
- ↑ Архивированная копия. әлеге чыганактан 2014-10-29 архивланды. 2014-06-18 тикшерелгән. Официальный туристический портал Болгарии — Министерства экономики, энергетики и туризма
- ↑ Култура и туризъм / Фестивал на розата 2014 / Община Казанлък
- ↑ Karlovo.bg — Официален сайт на Община Карлово — Празник на Розата 31.05.2014